Балтырганнар мәктәптә үсә

Кемдер, бәлкем, балтырган урманда гына үсә дип уйлыйдыр, ә менә Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясенә кереп, бертын колак салып тыңласаң, ялгышмыйча, туп-туры балтырганнар янына килеп чыгачаксың.

Ары узсаң да кер, туган,

Бире узсаң да кер, туган, шул.

Атың армас, туның тузмас,

Исәнлекне бел, туган, шул! – дип такмаклый мондагы балтырганнар.

Балаларның фольклор ансамбльләренә исем шушы «Балтырган» керәшен җыруыннан алынган да инде. Зәвык тәрбияләү, тавышны, иҗади мөмкинлекләрне ачу, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, импровизация ясау белән беррәттән, халык көйләрен халыкчан стильдә башкаруның да, керәшен көйләренең үзенчәлекләрен дә үзләштерә алар монда. Ә балаларның күзен иң кыздыр-
ганы думбра, дәф, таш сыбызгы, шалтыравык, гөслә, хромка, баян кебек уен коралларыдыр, мөгаен. Алар инструментларда уйнарга да өйрәнәләр.

Бу хакта, репетицияләр арасында булса да, җитәкчеләре – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, татар һәм этномузыка кафедрасы доценты, фольклорчы-галим Геннадий Макаров белән дә сөйләшеп алырга җай таптым. Үзенең балалары да кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлагач, 13 нче гимназиядә ул – гомумән, үз кеше. Төгәлрәк әйтсәк, узган гасырның туксанынчы еллар башыннан алып биредә музыка дәресләре укыткан, бер үк вакытта фольк-
лор түгәрәге дә алып барган Геннадий әфәнде.

– Беренче думбрамны шул вакытта ясадым. Ни өчен думбрадан башладым дисезме? Чөнки ул безне төрки дөнья белән бәйли. Бу уен коралы бөтен төрки халык-
ларда да бар, – дип сөйли Геннадий Михайлович. – Тәүге думбра мәктәптә ажиотаж тудырды. Укучылар чын-
чынлап яратты бу уен коралын. Думбра кочаклап йокыга киткән балалары турында әти-әниләре миңа килеп сөйли иде. Ул гимназия өчен дә, беренче чиратта, үзем өчен дә үзенчәлекле бер иҗат лабораториясе булды.

Ул чакта фольклорчының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп йөргән чагы була әле. Аныңча, гыйлем янында гамәл булмаса, моның җәмгыятькә тәэсирен күрү бик кыен. «Нәрсәдер турында язып, аны хыялыңда йөртеп кенә эш бармый бит. Әгәр дә ул язганнарың тормышка ашмаса, аның бәясе бер тиен. Безнең бурыч нәкъ менә думбра, гөслә кебек борынгы уен коралларын тергезү, саклау иде. Шул рәвешле думбрабыз әлеге мәктәптән бөтен
Татарстанга таралды. Хәзер инде Айдар Фәйзрахманов та, Ренат Гыйләҗев та уйный думбрада», – ди Геннадий Макаров.

Моннан берничә ел элек, Казан мәктәпләрендә әрмән, грузин, удмурт, чуваш, таҗик һәм башка милләтләр өчен якшәмбе мәктәпләре оеша башлагач, нәкъ менә «Керәшеннәрнең этник мәдәниятен кайда үстерергә, үстермәсәң, ул да бетүгә бара бит» дигән уй белән Геннадий Макаров, бер хушлашканнан соң кайтып, янә шушы гимназиядә эш башлаган. «Балтырган» төрле милләт балаларын берләштерә. Мәктәптә мондый коллектив туплануга укучылар гына түгел, әти-әниләр дә бик риза. Җае чыккан саен, Г.Макаровның үзенә дә, килеп-килеп, рәхмәтләрен гел җиткереп торалар икән. Музыка, татар теле укытучылары, мәгариф бүлеге белгечләре белән берлектә, гимназиядә җыелышып, керәшеннәрнең этник сәнгате, гомумән, фольклор музыка турында зур сөйләшү – районкүләм семинар уздырырлык җирлек тә тудырган «Балтырган». Узган елгы тагын бер мөһим вакыйга турында искәртми узсак, «Балтырган» турын-
дагы сүзебез тулы булмый калыр кебек. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган чарада балалар керәшен ансамбле 400 мең сумлык сертификатка ия булган. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. «Әлеге акчага «Балтырган»нар тагын да матуррак сәхнә костюмнары тектерәчәк», – дип белдерде безгә 13 нче гимназия директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин.

Бу урында гимназиядә 2013 елдан бирле Татарстан
Халыклары дуслыгы музее эшләп килүен әйтү дә мәслихәт булыр. Биредә ел саен Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә зур әдәби-музыкаль чаралар уздырыла. Моның өчен гимназия укучылары һәм Татар-
стан халыклары Ассамблеясе вәкилләре төрле халыклар-
ның милли гореф-гадәтен чагылдырган тамашалар әзер-
ли. Казан дәүләт консерваториясе студентларының Геннадий Макаров җитәкчелегендәге «Бәрәкәт» ансамбле чыгышлары да мондый чараларның үзәгендә булучан.

Геннадий Михайловичның бәет-мөнәҗәтләр чыгаруга һәвәслеге дә, Тукай шигырьләрен көйләп уку тәҗрибәсе дә – һәркемнең күңеленә хуш килү генә түгел, хуплау таба торган гамәлләр. Соңгысы уңаеннан остазлары үзе дә, шаяртып: «Безнең татар рэпы Тукай заманында ук булган бит ул», – дип куя.

Мәктәп йолдызлыгы

13 нче татар гимназиясе татар шәһәр сәнгате өчен кадрлар тәрбияләү үзәге буларак та кабул ителә. Шушы мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә мәдәниятнең төрле өлкәләрендә эшләүчеләр тулы бер йолдызлык тәшкил итә.

Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате бүлеге укытучысы, җырчы Айгөл Хәйри; филология фәннәре кандидаты, КФУ ның һәм Россия ислам институтының журналистика факультетлары укытучысы, җырчы Алия Исрафилова; К.Тинчурин исемендәге
театр артисты, «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин; Г.Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина; «Болгар» радиосы алып баручысы Марсель Әхмәдуллин исемнәре халык телендә. Айгөл Хәйри белән Рөстәм Гайзуллин сигез ел буе бер сыйныфта, бер парта артында укып, IX сыйныфтан соң берсе –
музыка, икенчесе театр көллиятенә барып керә.

– Яңа Савин районы башкала үзәгеннән бераз читтәрәк булгач, без монда зур бер авыл кебек яшибез. Башка районнардагы кебек, атлаган саен Балалар иҗаты үзәкләре, музыка мәктәпләре юк. Шуңа да карамастан, сәләтле балалардан талантлар үстерәбез, – дип сөйли мәктәп директорының милли тәрбия буенча урынбасары Халидә Габделәхәт кызы Садриева, йолдызлык барлыкка китерүнең кайбер серләрен ачып. –
Укытучыларыбыз Казан, республика буенча узасы бәйгеләрне күзәтеп кенә торалар, берсен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Кайсы укучының нинди юнәлештә сәләте барлыгын сиземләп алалар да шул юнәлештә булачак конкурсларның берсенә әзерли башлыйлар. Бу җәһәттән гимназия укучыларының «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендәге; Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсындагы; республика-
күләм «Дулкыннар» бәйгесендәге; Ф.Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесендәге; «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек» шигырь укучылар конкурсындагы; «Ватан», «Казан сандугачы», «Леонардо» кебек җыр, бию, сынлы сәнгать фестивальләрендәге җиңүләрен искә төшереп китү дә артык булмас. Рөстәм Гайзуллин да юкка гына: «Шушы мәктәптә укуым белән чын-чынлап горурланам. Без шунда татар сәнгате дөньясына аяк бастык. Безнең мәктәптә электән сәләтле балаларны берләштерә торган «Мирас» оешмасы бар иде. Ничәнчедер сыйныфта укыганда, мине хәтта аның президенты итеп тә сайлап куйдылар, – дими. – Биология укытучыбыз Фәйрүзә Салихҗан кызы Исрафилова бер үк вакытта бию түгәрәге дә алып барды. Башта –
үзебездә, аннан «Химиклар» мәдәният сараендагы студиягә 8 ел биюгә йөрдем, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаштым. 9 нчы сыйныфтан соң, әнә шулай бии-бии,
театр көллиятенә китеп тә бардым».

Рөстәмнең үз балалары уку яшенә җиткәч, кайсы мәктәпкә бирергә икән дип икеләнеп-сайланып тору булмаган. Икесен да әти кеше укыган мәктәпкә алып килгәннәр. «Ни өчен дигәндә, биредәге укытучыларыбыз безгә белем биреп кенә калмады, милли рухны да күңелебезгә сеңдерделәр, сәнгатькә мәхәббәт тә тәрбияләделәр, – дип, чын күңелдән педагогларга хөрмәт һәм горурлык белән сөйли Рөстәм. – Ә инде мондагы тәртипне аңлатып бетерә торган түгел: мәктәп кечкенә булгач, барыбыз да укытучыларның күз уңында булдык. Үзебез дә, кайсы сыйныфта укуга карамастан, бер-беребезне исемләп белә һәм үзебездән 2-3 сыйныфка зурлар белән дус идек…»

Яхшы да, милли дә

Бүген дә әлеге җыйнак кына мәктәптә укучыларның сәләтләрен үстерү, үзара аңлашу, дуслыкларын
ныгыту максатында төрле юнәлештәге 32 түгәрәк эшли. Ниндиләре генә юк: «Космик инженерия һәм робот төзелеше» дә, «Менталь арифметика» да, «Программалаштыру» да, «КЭС-БАСКЭТ», «Күн туп» секцияләре дә, бию түгәрәге дә – бар да бар. Берләре баланың фәнни-техник, тәнкыйди, конструктив һәм алгоритмик фикерләү сәләтен үстерсә, икенчеләре фантазияне, образлы күзаллау мөмкинлекләрен арттыра.

Уңышлар, билгеле, үзеннән-үзе генә килми. Гимназиядә балаларда әдәбияткә, сәнгатькә кызыксыну уяту, милли сәнгатькә җәлеп итү, төрле халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру өчен шартлар тудырырга тырышалар. Әледән-әле татар зыялылары, әдипләре белән очрашулар уздыруның да, әдипләр иҗатына багышланган төрле конференцияләрдә призлы урыннар яулап кайтуларының да йогынтысы булмый түгел. Аннан шәхси үрнәк дигән төшенчәне дә читкә куярга кирәкмәс: укытучылар үзләре дә «Әдәби карта», «Ягымлы яз», «Китап дөньясына сәяхәт», «Идеяләр парады» кебек күп кенә иҗади бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре яулыйлар. Болары бик шәп-шәбен дә, ләкин монда бер нәрсә телгә алынмады бит әле. Менә шунысы барысыннан да әһәмиятлерәк тә кебек тоела: Татарстан халкы мөстәкыйльлек яулап йөргән туксанынчы елларда оешкан бу гимназиядә шуннан соң үткән вакытта шаккатмалы мохит тудырылган. Монда, әйтерсең, өй атмосферасы. Балалар татарча аралаша. Хәтта башка милләттән булганнары да. Әле бит шунысын әйтергә онытып торам: 13 нче татар гимназиясендә укучыларның 30 – 40 процентын рус, үзбәк, таҗик, грузин, азәрбайҗан, әрмән милләтеннән булган балалар тәшкил итә. Үзләре белән сөйләшкәч, «Кара әле, теләгән кешегә татар телен өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк икән», – дип уйлап куясың.

– Без татар телен яратабыз, – диләр әнә рус кызлары Аня белән Маша.

– Татар теле минем үз телемә бик охшаган, – ди төрек малае Тутан Каан. Үзбәк малае Хамзаев Санжарбек та шул ук фикердә.

– Мондагы укытучылар безнең барыбызны да ярата, –
диде алар, беравыздан, сөйләшеп куйган кебек. Чын толерантлык менә шушы буладыр инде ул. Башка милләтләр дә телеңне яратса, милләтеңне хөрмәт итсә генә була ул толерантлык – күпләр мәгънәсен аңламаган килеш, лаф орган төшенчә. Баланың мөмкинлекләре, сәләте ачылсын өчен кирәк булган мәхәббәт хисе турында: «Безне монда яраталар!» – дип кистереп әйткәннәрен әлегә кадәр минем бары Кабан буендагы яһүд мәктәбендә укучылардан гына ишеткәнем бар иде.

Менә хәзер ни өчен 13 нче татар гимназиясенең «Рәсәйнең 100 иң яхшы мәктәбе» конкурсында «Иң яхшы милли мәктәп» һәм «Ел вакыйгасы» номинация-
ләрендә җиңү яулаган белем йорты булуы аңлашылды инде. «IT-чемпион» конкурсында «Иң актив» мәктәп буларак та дан казанды әле алар.

Сәламәтлекне ныгыту, чыныгу һәм хәрәкәт активлыгын арттыру хисабына төрле яклап үсешкә ирешүгә юнәлтелгән чаралары да җитәрлек. Монда аларның берсен икенчесеннән аерып карап булмый, чөнки
Ризаэддин Фәхреддин әйтмешли:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.