Логотип Магариф уку
Цитата:

Банк карталары 

Кәгазь акчага ихтыяҗ кими бара. Хәтта гап-гади авыл кибетендә дә банк картасы яисә телефон ярдәмендә түләп була. Карта – акча дигән сүз. Аның белән дөрес эш итәргә өйрәник.Хезмәт хакы бер картага килә...

Кәгазь акчага ихтыяҗ кими бара. Хәтта гап-гади авыл кибетендә дә банк картасы яисә телефон ярдәмендә түләп була. Карта – акча дигән сүз. Аның белән дөрес эш итәргә өйрәник.
Хезмәт хакы бер картага килә, икенчесеннән бурычка алып торырга мөмкин, өченчесе телефонга бәйләнгән, дүртенчесендә кэшбэк бар... Банклар туктаусыз нидер тәкъдим итеп тора. Һәр рекламаны аек акыл белән кабул итү өчен, әйдәгез, банк карталарының төрләре һәм аларның мөмкинлекләре белән тәфсилләбрәк танышыйк әле.
Банк карталары дүрт төргә бүленә: дебет, кредит, овердрафтлы һәм алдан түләнгән. Һәркайсына аерым тукталып үтик.
Дебет карталары банктагы исәп-хисап счетындагы акчаларыгызны куллану мөмкинлеге бирә. Хезмәт хакы күчерелә торган карталар гадәттә бөтенесе дә әлеге төргә карый. Кертемнәрне иминиятләштерү турындагы канун буенча, дебет картасындагы акчаларыгыз иминиятләштерелергә тиеш. Сез сайлаган банк әлеге системага керәме? Бу турыда Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының кайнар линиясенә шалтыратып яисә сайтларына кереп карап та мәгълүмат алып була. Килешү төзегәнче башка сорауларыгызга да җавап алыгыз:
– банкның интернет һәм мобиль кушымталары җайлы эшләү-эшләмәвен, терминалларының күпме булуын белешегез.
– башка банклардагы кэшбэк программалары белән чагыштырыгыз.
– акча күчерүләр белән бәйле комиссияләрне сорашы-
гыз. Кемнәргә ешрак акча күчерергә туры киләчәк? (Һәм киресенчә). Гадәттә банк үз клиентлары арасындагы күчерүләр өчен комиссия алмый, шуңа күрә якыннарыгызның күпчелеге эш иткән банкны сайлау кулай булачак.
Кредит картасында, дебет картасыннан аермалы буларак, банк акчалары гына саклана. Аларны куллану банктан бурычка алып тору дигән сүз, аның өчен процентлар түләргә кирәк булачак. Кредит картасын иң отышлы куллану ысулы – гади һәм интернет-кибетләрдәге товар һәм хезмәтләр өчен түләү. Алай да, иң элек уйлап карагыз әле: чынлап та кирәкме сезгә әлеге карта? Түләүләрне кичектергән һәр көн өчен бурычны артыграк кайтару куркынычы бар бит, бәлки зур булмаган сумманы бурычсыз да җыярга мөмкиндер? Әгәр барыбер кредит картасы кирәк дигән нәтиҗәгә киләсез икән, төрле банклар тәкъдим иткән шартларны әйбәтләп өйрәнегез: картаны куллану өчен чыгымнар күпмегә төшәчәк? Әйе-әйе, бурычтан тыш, карта ярдәмендә акча күчерүләр, банкоматтан «салдырган» өчен комиссия, еллык хезмәт күрсәтү өчен дә түләргә туры киләчәк. Иминиятләштерү кебек сезгә кирәк булмаган хезмәтләрне тагып куймасыннар: килешүне укырга онытмагыз. Грейс-период срокларын төгәл белешегез. Әлеге вакыт эчендә алган бурычыгызны вакытында кайтарасыз икән, банкка процентлар түләргә туры килмиячәк. Кредит карталарын куллану аеруча игътибарлылык һәм төгәллек сорый. Шулай булмаганда, бурычны кайтару төпсез коега су ташуга әйләнеп калырга мөмкин.
Овердрафт – нигездә шул ук кредит инде, ләкин монда аерым карта ачарга кирәкми. Гадәттә, даими рәвештә акчасы булган дебет картасы хуҗаларына тәкъдим итә аны банк. Мисал өчен, сезнең хезмәт хакы ала торган дебет картагызга күпмедер күләмдә кредит лимиты бирергә мөмкиннәр. Ләкин овердрафтның процентлары гадәти кредитныкыннан күпкә югарырак була. 
Алдан түләнелгән карта асылы белән «электрон янчык» ролен генә үти. Банк исәп-хисап счеты ачмый гына, клиент түләгән суммага куллану өчен карта бирә. Андый карталарны якыннарыңа бүләк итеп бирергә дә күңелле. Ләкин әлеге дә баягы килешүне укырга онытмагыз, активлаштыру белән бәйле яисә башка төр комиссияләр дә каралырга мөмкин.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ