Барельеф ясыйбыз

Үзбәкстан ССРның һәм Татарстанның халык рәссамы, монументалист Чыңгыз Әхмәровның (1912–1995)  шәкерте Озад Хәбибуллин.  Аның белән Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга  багышлап уздырылган күмәк күргәзмә  эргәсендә очраштык.

Музейда очрашу

 Бер залны тулысынча  Россия Рәссамнар берлеге  Татарстан бүлекчәсенең  идарә әгъзасы  Озад әфәнде  һәм аның җәмәгате – рәссам  Ася  Семёнованың эшләре алып тора.  Осталык дәресенә килеп мондый күргәзмәгә эләгү билгеле күңелне тагын да үстереп, канатландырып җибәрде.  Төркем-төркем булып музейга килүче  балаларга да чын рәссамнарның үзләре белән күзгә-күз очрашу гел-гел насыйп булмый. Шуңа күрә дә «Ничек рәссам булырга?», «Сез боларны чыннан да үзегез ясыйсызмы?», «Ә менә бу ничек эшләнә?» кебек сорауларны яудырып кына торалар.  Иң башта, мөгаен, шунысын әйтергә кирәктер: бик продуктив эшләүче рәссамнарның берсе  ул Озад Гариф улы. Аның моннан берничә ел элек «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узган шәхси күргәзмәсен   әзерләгәндә  дә ярты ел эчендә  саллы- саллы  30 лап өр-яңа  эш өлгерткәне истә калган.   «Тәүлегенә 18 сәгать эшли алам икән», – дигән иде ул чакта.  Ася Дмитриевнаның эшләреннән шәркый аһәң бөркелә.  Аңлашыла: Казанга кайтканчы, 20 ел буе Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә баш рәссам булган  икән ул.

Хыялсыз кеше – канатсыз кош

«Үскәч кем буласыгыз килә?» – дип сүз ката балаларга рәссам. Бу сорауга җавапны  Озад үзе исә беренче сыйныфта укыганда ук  биреп куя.  Дөрес, ул чакта кара-кучкыл йөзле кечкенә малайның рәссам булачагын белгәч, бөтен сыйныф тәгәрәп көлә. Чөнки, көн туса, плакат язган бар акчасын эчеп, койма күләгәсендә исереп аунаучы бер таныш рәссам  барысының да күз алдында. «Синең нинди рәссам буласың килә соң?» – ди аңа шул чакта укытучысы, сыйныфта купкан  шау-шуны басарга теләп. «Шишкин, Верещагин, Левитан кебек. Мин аларның эшләрен  күптән күчереп ясадым инде», – ди малай.  Шунда тарих, рәсем укытучысы булып эшләүче әтисе Гариф ага һәм әнисе – Үзбәкстан ССРның атказанган мөгаллимәсе Сәидә Бакаева кебек укытучы булам дисә, әллә ни исләре дә китмәс иде дә бит.  (Бохара өлкәсенең  Гиждуван шәһәренең элеккеге М. Горький исемендәге мәктәбе хәзер Озад әнисенең исемен йөртә.) Ә монда шок! Рәссам, имеш! Барысына үч иткәндәй, шулай булып чыга да. Башта Дүшәнбедә сынлы сәнгать училищесын, аннан Ташкентта театраль сәнгать институтын, соңрак Рәссамнарның иҗат йортында аспирантура  тәмамлый Озад. Сайлаган юлында дан-дәрәҗәләргә ирешә. Урта Азиядә туып үскән Озадның Татарстанга кайтуында да очраклык юк. Кечкенәдән үк Нурлатта яшәүче әби-бабасы янына каникулларда кайтып йөргән Озад 2008 елдан бирле әтисенең тарихи ватанына  кайтып төпләнә. 

  Гәрчә сынчылык белән турыдан-туры шөгыльләнмәсә дә, Ташкент митрополитенындагы «Айбек» панносы белән конкурста беренчелеккә чыгып, СССРда «Ел скульпторы» буларак танылу алган рәссамга без дә осталык дәресенә шундыйрак эш йөкләргә булдык. Күргәзмәгә килгән балалар да  Ася Семёнованың  «Тукай» панносы  янында нәкъ шул сорауны бирделәр: бу ничек ясала? Шулай итеп, Ася Семёнованың «Туган тел» панносындагы барельефны ясап караячакбыз.  Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, үз кулыгыз белән пластилиннан нинди  генә сурәт ясарга уйласагыз да, алга таба аның техникасы шундый ук  булачак.

Эш өчен кирәкле әйберләр:

пластилин яки скульптура ясый торган балчык, гипс, сыек резина,  гипсны су  белән болгатыр өчен савыт.

  1. Иң беренче эш итеп пластилиннан нинди дә булса рельеф ясыйбыз. Кибетләрдә сатыла торган әзер формаларны кулланырга да мөмкин. Безнең очракта сынчылар файдалана торган балчыктан эшләнгән әзер рельефыбыз бар. Сурәт рельефының кай җире батынкырак, кай  җире    калкуырак булып тора – һәммәсенә  игътибар итәргә кирәк. Йөз чалымнары, сырлар барысы да мөһим. Монда  пластилин да, чүлмәк, скульптура ясый торган балчык һәм  хәтта гипс куллансаң да ярый.  Әмма соңгысында эшкәртү кыенлашачак. Шуңа күрә дә осталар азмы-күпме йомшаг-
    рак материал сайларга тырыша.
  2. Калып ясау өчен рельефны тартмага урнаштырабыз һәм өстен сыек резина белән каплап куябыз. Сыек резина сатуда бар.  Ул чама белән 5–6 сәгать  кибә. Вакыт чикле булганлыктан, без бу операциянең соңгы өлешенә генә тукталырбыз.  Резинадан эшләнгән калып барельефны күп тапкырлар кабатлау   мөмкинлеге  бирә.
  3. Әлеге резина форманы алып, тартмага урнаштырабыз һәм
    16 нчы номерлы гипсны су белән болгатканнан соң, сыек каймак сыманрак измә ясыйбыз. Яхшылап болгаткач, измәне әкрен-
    әкрен генә резин калыпка агызабыз, һәм ул  10–15 минут эчендә әзер була. Эшне сак кына калыбыннан алабыз. Барельеф әзер.
Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.