Логотип Магариф уку
Цитата:

Барыбызга 275 ел педагогик хезмәт җыела

5 октябрьдә укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Укытучы – изге кеше, алар турында күпме шигырь, җырлар язылган.Барлык укытучыларымны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күнелемнән к...

5 октябрьдә укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Укытучы – изге кеше, алар турында күпме шигырь, җырлар язылган.

Барлык укытучыларымны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күнелемнән котлыйм. Мәктәп елларын бик сагынам, барлык укытучыларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Хатирәләр яңарды, өйдәге булган фотосурәтләрне карыйм. Арада газета материаллары да бик күп.Фәридә апаның “Яктыга омтылып” дигән материалын укып чыктым. Анда әнием – Сәлахова Дөрия Гайнулла кызы турында язылган. Бик мактап, әниемнен тырышлыгын,үҗәтлеген тәфсилләп язган Фәридә апа.
Әнием Дөрия – укытучы, бөтен гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган. Шул ук вакытта үзе дә гомер буе укыган, ирен, балаларын укыткан. Биш бала, авыл тормышы, мал-туар, йорт–җир, берсе дә аңа киртә була алмады, андагы ихтыяр көченә күпләр сокланды.
Иң элек Урта Кирмәндә кичке мәктәпне тәмамлый, аннан соң Казан педагогия училищесын читтән торып укып тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә керә. Соңгы талпыну да унышлы тәмамлана. Шул арада әтием Илсурны да агроном һөнәре алырга күндерә. Әтием 1976 елда агроном дипломы алып кайта.

...”Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – дигәннәр борынгылар. Без әти-әнинең балалары: Илдус, Лилия, Ильяс, Нурия югары белемле укытучылар булдык. Кечкенәбез Айгөл язмышын медицина белән бәйләде.
Кияү-киленнәр, оныклар да әнием юлыннан киткәннәр икән, ләбаса. Санап чыгардым: барыбызга 275 ел педагогик хезмәт җыела икән. Олы абыем – Илдуснын ике улы – Илдар белән Айдар әнием юлыннан баралар. Бүгенге көндә алар Мәскәу шәһәрендә балаларны баян буенча укыталар.

Аң-белемгә, һәрчак яктыга омтылырга, җыр-музыка яратырга, тату, матур гомер кичерергә өйрәттең безне, Әнием! Ә әтием сина һәр эштә терәк- ярдәмче булды.
Рәхмәт Сезгә, минем кадерлеләрем!
Нурия СӘГЫЙТОВА-СӘЛАХОВА,

Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбенең биология укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ