Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортлар Татарстанны өлге итә

Казанда узган «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган Х Халыкара фәнни-гамәли конференциядә ут күршеләребез – «Башкортстан укытучы...

Казанда узган «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган Х Халыкара фәнни-гамәли конференциядә ут күршеләребез – «Башкортстан укытучысы» журналы вәкилләре дә бар иде.
Журнал тиздән үзенең 100 еллыгын билгеләп узарга җыена, шунлыктан алар форумга бер төркем булып килгәннәр. Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Хәбибов, редакция фотографы Илдар Урмантаев составындагы делегация юлга «Башкортстан укытучысы» журналының баш мөхәррире Салават Кәримов җитәкчелегендә чыкканнар. Без, әлеге форсаттан файдаланып, коллегаларыбызны редакциягә кунакка дәштек. Кунакларны, «Татмедиа» генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева җитәкчелегендә бөтен коллектив белән зурлап каршыладык. Очрашуда, мәгарифлеләр белән беррәттән, «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррире, күренекле язучы Вахит Имамов һәм «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире – журналистларның Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлап уздырылган «Алтын курай» халыкара бәйгесе лауреаты Венера Якупова да катнашты. «Сездә ничек тә, бездә ничек?» – дип барлый торгач, вакытның үткәне сизелми дә калды. Башкача була да алмый, чөнки кыйблалар бер, борчыган мәсьәләләр дә уртак бит. «Аралашып калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйча, «Татмедиа»га бик сөенеп килдек», – дип, редакциягә рәхмәтләрен җиткерде кунакларыбыз.
– Әле күптән түгел безнең республика җитәкчелеге Татарстанда йөреп кайтты. Алар безгә Татарстанны өлге итеп куя. Сезнең берничә плюсыгыз бар. Шуның иң беренчесе – «Татнефть» республиканыкы. Бездә исә дәүләт ярдәме элеккеге кебек үк түгел. Хәзер инде бездә дә, Татарстандагы кебек, Милли мәгариф идарәләре төзелде, бүлекләр зурайды, дәреслекләр буенча эшләүчеләребез дә, төбәкләр белән эшләүчеләребез дә бар. Димәк, зуррак, конкретрак планнарга исәп тотарга була дигән сүз. Сездә җитәкчеләр тарафыннан матбугатка игътибар зуррак кебек тоела. Техник яктан да сез көчлерәк. Журналыгыз да заманча. Без исә ел да үзебезнең проектлар белән федераль грантларда катнашабыз. Отсак алабыз – отмасак юк. Бюджеттан да әзрәк өлеш тия. Калганын үзебез эшлибез, – дип, Салават Кәримов чагыштырулар белән башлады әңгәмәне.
Нишлисең, күрше тавыгының күркә булып күренүе табигый хәл булса да, бары – бергә, югы – уртак дибез инде бу очракта. Туган тел мәсьәләсе дә, кадр- лар кытлыгы да, дәреслекләр бастыру өчен федераль исемлеккә керү, мәктәпләр ябылу, кыскартулар аркасында укытучыларның профиль алыштырырга мәҗбүр булулары да (ике якта да якынча 2,5 – 3 мең тирәсе) бар да – уртак проблемалар.
Язучы Вахит Имамов билгеләп үткәнчә, 2007 елдан соң Башкортстанда 500 гә якын мәктәп ябылган. Бездә дә, Мәскәү оптимизация дип кысрыклагач, беренче дулкында ук 323 мәктәп кыскартылуга дучар булган.
– Юкса, мәктәпләрне нинди авыр сугыш елларында да япмаганнар, саклап калганнар. Хәзер бит сакламыйлар. Бөтен бәла дә шунда, – ди Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ачынып. – Мәктәп бетте – авыл бетте, дигән сүз. Милли телнең бишеге – авыл.
– Ябылганнары 500 генә түгел шул, – дип, әңгәмәне дәвам итте «Башкортстан укытучысы»н җитәкләүче Салават Кәримов. – Күп мәктәпләр филиалга әйләнде. Моннан 12 – 15 еллар элек, мин Мәгариф министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә, Башкортстанда 3200 мәктәп санала иде. Бүген ул 1300 гә калды. Филиалга әйләнгәч, мәктәп юридик яктан мөстәкыйльлеген дә югалта бит... Ничек тә саклап каласы иде инде һичьюгы башлангыч мәктәпләрне. Безгә яңа җитәкче килгәч, ул үзе әлеге мәсьәләне күтәреп чыкты. Азмы-күпме бала булган һәрбер авылда, мотлак, башлангыч мәктәп булырга тиеш!
Безнең редакция коллективына, барыннан да бигрәк, Башкортстандагы мәгариф җитәкчелегенең, мәктәп директорларының, укытучыларның «Башкортстан укытучысы»на мөнәсәбәте ошады. Бүгенге көндә әлеге журнал 12 мең данә тираж белән чыгып килә. Баш мөхәррирнең әйтүенә караганда, очрашулар вакытында ул бервакытта да директорларны, укытучыларны «Журналга язылыгыз!» дип кодаламый, ә бары каты итеп: «Әгәр дә үзегезне УКЫТУЧЫ дип атыйсыз, укучылар белән эшләргә телисез икән, «Башкортстан укытучысы» һәрберегезнең өстәл журналы булырга тиеш», – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя икән. Билгеле, без мондый таләпнең мәгариф өлкәсендәге югары оешмалар фатихасы белән генә яңгырый алуына ачык төшендек. Менә бу мәсьәләдә Татарстан үзе Башкортстан- ны өлге итеп алсын иде.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ