Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстан Мостай Кәримен зурлады

Һәр төбәкнең, һәр милләтнең визиткасы, янартавы саналырдай шәхесләре була. Әгәр дә татар халкы өчен Тукай белән Муса Җәлил  нәкъ әнә шундый рухи биеклек ролен үтәсә, тугандаш Башкортстан өчен  Салават...

Һәр төбәкнең, һәр милләтнең визиткасы, янартавы саналырдай шәхесләре була. Әгәр дә татар халкы өчен Тукай белән Муса Җәлил  нәкъ әнә шундый рухи биеклек ролен үтәсә, тугандаш Башкортстан өчен  Салават Юлаев белән Мостай Кәрим – милли каһарманнары.
Быел Башкортстанда, чын мәгънәсендә, Мостай Кәрим рухы тантана итә. Бу атна-ун көндә бигрәк тә. Ник дисәгез, нәкъ менә 20 октябрьдә аның тууына 100 ел булды. Туган республикасы – Башкортстан яшьтәше ул: икесе дә – йөзьяшәрләр. Әле шунысы да бар: Мостай ага дөньяга аваз салган октябрь ае тугандаш Башкортстан халкы өчен Республика көне, суверенлык алган көн буларак та якын, кадерле.
Мостай Кәрим – үлемсез әсәрләре белән үзе исән чагында ук Башкортстан халкы күңелендә генә түгел, ә дөньякүләм абруй, шөһрәт казанган каләм иясе.  Театр җене кагылган татар тамашачысы һәм әдәбият сөючеләре өчен дә бик тә якын, кадерле шул ул! Мостай аганың «Ай тотылган төндә», «Салават», «Ташлама утны, Прометей!», «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Җәяүле Мәхмүт» кебек сәхнә әсәрләрен тамаша кылып, «Озын-озак балачак», «Ярлыкау», «Безнең өйнең яме» дигән повестьларын укып, кайсыбыз гына рухи ләззәт, тормыш сабагы алмагандыр!? Күпкырлы иҗаты Мостай ага Кәримнекедәй  югары бәяләнгән, төрле телләрдә киң яңгыраш тапкан башка әдип бармы икән төрки дөньяда? Ул – Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Салават Юлаев, Станиславский, Шолохов, Ленин, СССР Дәүләт премияләре лауреаты, Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, күпсанлы сугышчан һәм хезмәт орден-медальләре кавалеры...
Шуңа да Башкортстанда Мостай ага Кәримнең тууына 100 ел тулу юбилее дәүләткүләм югарылыкта, искитмәле үтемле чаралар белән билгеләп үтелде. Менә аларның кайберләре:
– Россия Президенты Указы нигезендә быелның май аенда Уфа аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде;
– 100 еллык юбилее уңаеннан Россия банкы истәлекле көмеш акчаны әйләнешкә кертте;
– шулай ук Мостай Кәримгә адарынган конверт та почта әйләнешенә кертелде;
– Россиянең яңа круиз лайнерына Мостай Кәрим исеме бирелде
– Кабарда-Балкардагы Чегем тарлавыгының 3555 м биеклектәге бер тау түбәсенә Мостай Кәрим исеме бирелде;
– Уфадагы Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында Мостай Кәримгә бюст куелды. Шагыйрьнең заманында шушы уку йортында укыганлыгын истә тотып, биредәге бер аудиториягә Мостай Кәрим исеме бирелде. Шулай  ук студентлар өчен Мостай Кәрим исемендәге стипендияләр һәм грантлар булдырылды;
– Уфада «Көнебез Мостай Кәрим белән» исеме астында әдәби флешмоб, «Мостай Кәрим укулары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция, «Мостайны карыйм һәм укыйм»дип исемләнгән марафон үтте;
– Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге фонд булдырылган...
Болары әле иң-иң мөһимнәре генә. Димәк, башкорт дуслар үзләренең олпат шәхесләрен зурлый да, кадерли дә белә. Бу җәһәттән, без – татарларга алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Ник дигәндә, киләсе елга безнең Татарстанның да олуг юбилее: ТАССР оешуга 100 ел булачак. Башкортларның Мостай Кәриме белән бер сафта торырдай мәшһүр милләттәшләребез дә бихисап. Республикабыз юбилее уңаеннан аларны да зурлыйсы, олылыйсы иде. Киләсе ел – Татарстан Президенты Р.Миңнехановның еллык Юлламасында телгә алынган Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфаннардан тыш, Фатыйх Кәрими, Мулланур Вахитов, Туфан Миңнуллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһир Бигиев, Азат Аббасов, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәби Дәүли, Әнвәр Бакиров, Петр Гаврилов, Мансур Хәсәнов, Зифа Басыйрова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяларның да юбилейлары елы бит. Онытмыйсы иде, алар мирасын, алар исемен яшь буынга, халыкка киңрәк җиткерәсе, бар җиһанга яңгыратасы иде. Нәкъ башкортлар сыман...

                       Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: ufa.bezformata.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ