Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда һәлак булган яшүсмерне коткарырлык булмаган

Башкортстанда аңын югалтып, ике ай комада ятканнан соң 13 яшьлек яшүсмер вафат булган. Бу хакта Ufa-Town хәбәр итә.Гыйнвар аенда  малай республиканың Бакалы районында милли көрәш ярышларында катн...

Башкортстанда аңын югалтып, ике ай комада ятканнан соң 13 яшьлек яшүсмер вафат булган. Бу хакта Ufa-Town хәбәр итә.
Гыйнвар аенда  малай республиканың Бакалы районында милли көрәш ярышларында катнашкан. Яшь  спортчы ярышлар вакытында көрәш алымын уңышсыз кулланган һәм аркасы белән келәмгә ауган, аннан аңын югалткан. Бик авыр хәлдә яшүсмерне хастаханәгә озатканнар. Айны малай район хастаханәсендә уздыра, мартта аны Уфада Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Табиблар яшүсмернең исән калу өмете бөтенләй диярлек булмаган дип белдергән.
Булган хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары турнирны оештыручылар гамәлләрендә хокук бозуларны ачыклаган.
Чыганак: Мел порталы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ