Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм тәбрикләве

Хөрмәтле «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясендә эшләүче алиһә затларыбыз!Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм кешелеккә яңалык, ма...

Хөрмәтле «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясендә эшләүче алиһә затларыбыз!
Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм кешелеккә яңалык, матурлык, кайнар хисләр алып килә. Дөнья яңара һәм яшәрә. Бу вакыт алга таба да безнең күңелне күтәрә һәм киләчәккә өмет баглый.
Хатын-кыз җилкәсендә – гаилә бәхете, киләчәк буынның сәламәтлеге, авырлыкларга бирешмәү ята.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез, күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-байлык китмәсен! Киләчәктә дә бердәм булып, аралашып эшләргә насыйп булсын.
Ихтирам белән,

Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ