Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ кабул итүнең шартлары билгеле

Татарстанда барлыгы 2912 кеше яңа коронавирус белән авырый. Шуның 63 е соңгы тәүлектә теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татар...

Татарстанда барлыгы 2912 кеше яңа коронавирус белән авырый. Шуның 63 е соңгы тәүлектә теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
Безнең республикада әлеге вирус белән авыруның беренче очрагы 15 мартта теркәлә. Нәкъ бер айдан соң әлеге күрсәткеч 128 гә, тагын бер ай узгач 2064 кә җитә. Соңгы атна эчендә яңа коронавирус йоктыруның 555 очрагы ачыкланган.
Чирлеләрнең 1 % ы бик авыр хәлдә, алар ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Барлык авыручыларның 5 % ы балалар, 15 % ы 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа вирус белән чирләүчеләрнең 40-50 % ында авыру симптомнарсыз гына уза.
Журналистларны иң кызыксындырган сорау чикләүләрнең кайчан тулысынча алынуы булды.
– Аның өчен 3 төп шарт үтәлү кирәк, – диде Марина Патяшина. – Авыру йоктыручыларның саны кими баруы, коронавирус йоктыручылар өчен әзерләнгән хастәханәләрдәге урыннарның яртылаш буш булуы һәм тиешле күләмдә тестлар үткәрелүе. Соңгы ике шарт тулысынча үтәлсә дә, беренчесе белән әле сораулар бар.
Ведомство җитәкчесе шулай ук санитария тәлапләре катгый үтәлергә тиешлеге турында кабат-кабат җиткерде: җәмәгать урыннарында да, эштә дә битлек һәм перчатка кияргә, кулларны юарга, антисептиклар кулланырга, социаль дистанция сакларга...
Матбугат конференциясе барышында тагын шунысы ачыкланды: Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек кабул итү буенча методик кулланмалар төзелгән, алар якын арада белем оешмаларына таратылачак. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, аларны үтәүдә бернинди авырлыклар да булмаячак.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ