Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем көнендә линейкалар ничек үтәчәк?

Татарстан мәктәпләрендә 1-нче сентябрьдә тантаналы линейкаларны узган елдан бирле гамәлдә булган санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә генә үткәрергә мөмкин булачак. Бәйрәм чараларын бары тик бер...

Татарстан мәктәпләрендә 1-нче сентябрьдә тантаналы линейкаларны узган елдан бирле гамәлдә булган санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә генә үткәрергә мөмкин булачак. Бәйрәм чараларын бары тик бер сыйныф укучылары өчен яки ачык һавада бер параллель укучылары өчен генә оештырып булачак, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева.

ТР да Британия штаммы һәм 55 һинд штаммы йоктыруның 32 очрагы ачыкланган


Тантаналы линейкаларда битлек режимын үтәү мәҗбүри булачак. Төрле класслардан һәм башка мәктәпләрдән укучылар белән массакүләм чаралар уздыру тыела, дип билгеләп үтте М.Җамалиева. Моннан тыш, республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтрлар эшен дәвам итәчәк – дәресләргә югары температуралы укучылар һәм хезмәткәрләрне кертмәячәкләр.
«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 53 яңа очрагы теркәлгән, үсеш темпы 0,2% дәрәҗәсендә кала. 100 мең кешегә авыручылар саны 613 очрак тәшкил итә», – дип хәбәр итте М.Җамалиева. Узган тәүлектә 40 кеше сәламәтләнде, ә пандемиянең бөтен чорында – 21 мең 205 кеше.
Республикада, COVID-19-да шикләнелеп, 2 мең 700 кеше медицина күзәтүе астында кала. Коронавирус, пневмония һәм ОРВИны дәвалау өчен оештырылган госпитальләрдә хәзер 3 мең 883 кеше ята, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Барлыгы Британия штаммы белән 32 һәм Һиндстан штаммы белән 55 зарарлану очрагы ачыкланды, өстәвенә, барлык авыручылар да республика чигеннән чыкмаган.

Чит ил рейслары пассажирлары ТР га килгәннән соң дүрт көн эчендә COVID-19-га тест узарга тиеш


Республика аэропортларында санитар-эпидемиологик контроль дәвам итә: тәүлек эчендә белгечләр 5 мең 690 пассажирны тикшергән, шуларның 2 мең 345-е чит илдән килгән. Алар арасында ОРВИ билгеләре булган кешеләр ачыкланмаган.
Искәртеп узабыз, Татарстанга чит илләрдән килгән барлык кешеләр дә ПЦР-диагностика методы белән коронавирустан тест тапшырырга һәм аның нәтиҗәләрен ТР дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырырга тиеш. Әгәр элек моны килгәннән соң өч көн эчендә эшләргә кирәк булса, бүгенге көннән бу срок дүрт календарь көнгә кадәр арттырылды.
Әгәр халыкара рейслар пассажирлары тест нәтиҗәләрен кертмәсә, аларга штрафлар яный. Бүгенге көндә мондый хокук бозучыларга 734 беркетмә төзелгән. 533 кеше штраф алган, аларның гомуми суммасы 3 млн 833 мең сум тәшкил итә.
Чыганак: Казан мэриясе

Фото:  Pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ