Логотип Магариф уку
Цитата:

Белгеч 1 сентябрьдә законлы ял көне алу ысулын аңлатты

1 сентябрьдә законлы ял көне алуның берничә ысулы бар. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ»...


1 сентябрьдә законлы ял көне алуның берничә ысулы бар. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Аның сүзләренчә, иң гади вариант – 1 сентябрьне дә кертеп, еллык отпускны рәсмиләштерү, яки җитәкчелек белән килештереп, үз хисабыңа бер көн алу.
Шулай ук хезмәткәр донор булса, үзенчәлекле хезмәт шартларында эшләсә өстәмә отпуск алу хокукына ия. Бу көнне кирәк булган очракта 1 сентябрьдә рәсмиләштереп була.
Моннан тыш, нормага туры килми торган эш көне яки өстәмә эшләгән очракта, хезмәткәр үзенә кирәк булган теләсә кайсы көнне ял көне ала ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстанстат баланы беренче сыйныфка әзерләү бәясен исәпләп чыгарган

Быел Татарстанда малайлар өчен беренче сыйныф укучысының база җыелмасы (өс киеме, аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия әсбаплары), кызларныкына караганда, 3 меңгә арзанрак булган. Әлеге мәгълүмат...

Татарстанстат баланы беренче сыйныфка әзерләү бәясен исәпләп чыгарган
Быел Татарстанда малайлар өчен беренче сыйныф укучысының база җыелмасы (өс киеме, аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия әсбаплары), кызларныкына караганда, 3 меңгә арзанрак булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат оешмасы чыгарды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Статистика буенча, малайларны беренче сыйныфка әзерләү уртача 18,7 меңгә, ә кызларны әзерләү 21,8 меңгә чыга. Узган елның шушы ае белән чагыштырганда, мондый җыелмаларның бәясе быелның июлендә 8,7, һәм 6,5 процентка арткан.
База җыелмасына спорт костюмы, ике футболка, биш пар оек яки гольф, өч пар колготки һәм һәр сезон өчен берәр пар аяк киеме керә. Моннан тыш, малайларга –  ике пар чалбар һәм өч күлмәк, ә кызларга  өч блузка, ике күлмәк һәм ике итәк тә кирәк.
Шулай ук җыелмага биш дәреслек һәм дүрт дәфтәр, бишәр карандаш һәм ручка, фломастерлар җыелмасы һәм альбом да керә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2021 елның июле белән чагыштырганда, быелның июлендә мәктәп дәфтәрләре 67 процентка (бер данә өчен 10 сумга), ә шариклы авторучкалар 32 процентка (20 сумга) арткан. Рәсем ясау өчен альбомнар 94 сум (28 процентка кыйммәтләнгән) тора, ә мәктәп букчасы 3,2 процентка кыйммәтрәк – 2,2 мең сум тора.
Карандашлар һәм фломастерлар җыелмасы шушы вакыт эчендә 18 һәм 16 процентка кыйммәтләнгән. Бер карандаш 17 сумга һәм бер кап фломастер 144 сум тора. Ә дәреслекләр 8,3 процентка – 463 сумга арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ