Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер комсомол хатирәсе

Безнең татарда  арабыздан киткәннәрне яхшы сүз белән искә  алу гадәте бар. Кайчандыр СССР атлы ватаныбызда  яшәгән  Комсомол атлы яшьләр оешмасын да мин әле дә яхшы сүзләр белән ис...

Безнең татарда  арабыздан киткәннәрне яхшы сүз белән искә  алу гадәте бар. Кайчандыр СССР атлы ватаныбызда  яшәгән  Комсомол атлы яшьләр оешмасын да мин әле дә яхшы сүзләр белән искә алам.  Чөнки  аның сафларында безнең яшьлек эзләребез, яшьлек хыялларыбыз калды. Мәктәп партасында утырганда ук ,Ленин исемендәге бөтенсоюз  оешмасында тору, аның сафларына кирәклегебезне тою, чыннан да, зур горурлык иде!  
Безне аның сафларына 7 нче сыйныфта укыганда, Ленин туган көне алдыннан, 17 апрельдә кабул иттеләр. Айбаш авылы “Урал” колхозының үзәк утары  саналгач, аңа караган биш авылның сигезьеллык мәктәпләрендә укыган 14 яшьлек үсмерләрне шушы авыл мәктәбенә чакырдылар. Мәктәпкә безне комсомол сафларына кабул итәргә комсомолның Биектау райкомы II секретаре Сания Шакирова килгән иде. Аңа хәтле безне үз сафына комсомолның үзебез укыган Яңавыл сигезьеллык мәктәбе оешмасы кабул иткән иде инде. Дөресен әйтим: без Ленинны яратып үстек. Аны ватаныбызның бер өлеше, символы итеп күрдек. Халык бәхете өчен күп авырлыклар күрүен, төрмәләрдә утыруын, сөргеннәргә сөрелүен укып белдек. Мәктәптән өйгә кайткач, аның сөргендә күргәннәре, кишер чәе белән коры ипи ашап көн күрүе турында сөйли башласам, әнинең күзләре яшьләнә иде хәтта. Айбашка язгы ташуны ерып төшүебез истә калган. Комсомолга керү теләген аякларга үткән боздай салкын былчырак басу сулары да баса алмады. Яшьтәшләремә  бирелгән   сорауларның  җавап табылмаганнарына кул күтәреп җавап биргәләп утыргач,  миңа укуым турында бер-ике сорау бирү белән канәгатьләнделәр. Райком секретаре комсомол сафларына кабул ителүем белән котлаганда аякларым җирдән ычкынган иде. Авылга турыдан, болын буйлап төшкәндә, муеннан пионер галстугын чишеп, өй турыбызга таба селектем. Бу өйдәгеләргә: “Мин – комсомол!” – дигән сүз иде. Әмма яши-яши үз карашларымның астын-өскә әйләндерергә туры килде.  Үз  символларыннан үзе үч алырга  өйрәнгән илдә яшәве куркыныч булуы аңлашылды.  1991 елның 27–28 сентябрь көннәрендә узган ВЛКСМның ХХII гадәттән тыш съездында  Ленин исемендәге комсомол оешмасының кирәге юк дип атадылар.
Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Яндекс.дзен

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ