Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер күрешү – үзе бер гомер

Урта Кирмән китапханәсендә «Бер күрешү – үзе бер гомер» дигән әдәби кичә булып үтте. Әдәби чараның төп кунагы якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать э...

Урта Кирмән китапханәсендә «Бер күрешү – үзе бер гомер» дигән әдәби кичә булып үтте. Әдәби чараның төп кунагы якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе, Мәскәү шәһәрендә башка беркайда да булмаган «Татар зыялылары клубын оештыручы Нәзифә апа Кәримова иде. Нәзифә апаның быел – юбилей елы. Шул уңайдан авылыбызда оешкан «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче әбиләр, укытучылар һәм укучылар катнашты бу кичәдә.

Кичәгә килүчеләр ике сәгать буе Нәзифә апаның сөйләвен тын да алмыйча тыңлап утырды. Кичә барышында Нәзифә Кәримованың шигырьләре, истәлекләре тыңланды. Аның шигырьләрен мәктәп укучылары сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.

Очрашу барышында фоторәсемнәрдән торган видео күрсәтелеп торды. Нәзифә ханым, кайбер фотографияләр тарихын сөйләп, журналистикада эшләгән вакытта кызыклы кешеләр белән очрашулар хакында сөйләде. Нәзифә апа хезмәте бәяләп  бирелгән бик күп бүләкләре белән таныштырды. «Бүләкләр арасында иң яратканым – шушы көмеш беләзек», – дип, сул кулына кигән беләзек турында да сөйләп алды. Аңа аны Татарстанның иҗтимагый тормышына, татар телен һәм традицияләрне саклап калуга, милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен  бүләк иткән булганнар.

Кичәдә Нәзифә апаның яраткан укытучысы Гөлфәридә Минһаҗ кызы Шәрипов үзе язган шигырен укып алды:
Гади генә кыз түгел ул
Арташ кызы Нәзифә,
Таулар күчерергә әзер
Башына бер уй килсә.
Кирәк тапса, романын да яза,
Тәрҗемә дә аңа чит түгел...

Әдәби кичә ахырында 10 нчы сыйныф укучысы Ислам Абдуллин башкаруында Нәзифә апа Кәримова шигыренә язылган «Бер күрешү – үзе бер гомер» җыры яңгырады. Авторның үзе һәм килгән тамашачының бергәләп җырга кушылуы кичәне күтәренке рухта тәмамлады. Кичәнең икенче өлеше табын янында чәй эчү белән тәмамланды.

Илнур ШАКИРҖАНОВ,  Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ