Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер сыйныфтан – ике артист

                                                       &nbsp...

 

                                                                                                                                              Классы белән "Галиябану" дан соң


Укытучы, сыйныф җитәкчесе өчен укучыларының ирешкән уңышларыннан да куанычлырак ни бар!? Минем өчен дә бу шулай! Әле яңарак кына  минем өчен куанычлы хәбәр килеп иреште: минем элекке укучым – Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек дип табылган. Әле күптән түгел генә аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелгән иде. Шунысын да әйтим: бу чыгарырыштагы укучыларым арасыннан ул инде –артист һөнәрен сайлаган икенче шәкертем. Бу хакта соңрак...

Фәннур Фәнис улы Мөхәммәтҗанов Мамадыш районы Урта Кирмән авылы егете. Башлангычтагы беренче укытучысы Гөлнур Мөхәммәтҗанова булды, башлангыч сыйныфны тәмамлагач, 9 нчы классны тәмамлаганчы сыйныф җитәкчеләре мин булдым. Актер сәләте мәктәп елларында ук сизелә башлаганын күреп алып, класс концертларында, мәктәп кичәләрендә Фәннурны шундый рольләргә куярга тырыша идем. Ролен чын күңелдән, бирелеп башкара иде. 6 нчы сыйныфта, беркем кушмаган килеш, Тукайның "Шүрәле”сен яттан өйрәнде. Шуның белән төрле конкурсларда катнашып, күп җиңүләр яулый иде.Чәчмә әсәрләрне дә бик килештереп яттан сөйләде ул. Телевизордан спектакльләр карарга бик ярата иде. Класс белән Казанга экскурсиягә барганда, спектакль карап кайтырга тырыша идек. Тик нигәдер гел Камал театрына кермичә, Тинчурин театрына барып керә идек! Ә булачак Камал театры артисты Фәннурнең үзе эшләячәк театрда спектакль карау балачак хыялы булган икәнен кабат кына белдем. Мин аның бу хыялын тормышка ашыра алмыйча калганмын икән. Камал театрына Фәннурны алып керә алмаган булсам да, ул мине үзе эшли торган театрга алып кереп, сәхнә арты тормышы белән таныштырып, эш урыннарына экскурсия оештырып, артист тормышының тамашачыга күренми торган яклары белән таныштырып кайтарды. Үземне генә түгел, алардан соң килгән икенче классым белән бергәләп. 9 нчыны бетергән егет ике дә уйламыйча Казан театр училищесына юл тотты. Ул киткәч, класс гел ямансу булып калды, классның генераторы иде бит ул. Әнисе дә кызыклы бер факт сөйләп торган иде. Казанда укыганда аларны Камал театрына җыештыру эшләренә йөрткәннәр. Шул театрның сәхнә идәнен юганда “Балаларым була калса, берәр балам шушы сәхнәләрдә уйнаса ярар иде” дип теләдем. Теләкләрем “Амин” дигән турга туры килгән, Аллага шөкер, ди ул. Фәрит Бикчәнтәевтә укыган талантлы егетне Фәрит абыйсы, ике дә уйламыйча үзенә эшкә чакыра. Һәм ялгышмый да. Шул дәвердән башлап дистәләгән рольләр башкарды инде ул:

“Хуҗа Нәсретдин”дә Чәчтараш, “Галиябану”да Хәлил, “Кәҗә белән сарык” әкиятендә Сарык, ”Тормышмы бу?” спектаклендә Галиәкбәр, “Өйләнәм” спектаклендә Раннур, “Авыл эте Акбай” әкиятендә Актүш, “Җилкәнсезләр” спектаклендә Мулла, “Мәхәббәт FM” спектаклендә Биюче, “Хуш авылым”, “Хуш авылым хыял” спектакльләрендә Авыл карты, һәм башка төрле образлар. Үзен киносериалларда да еш күрергә туры килә.
    Теле йөгерек аның, матур-матур шигырьләр-багышлаулар яза, үземә багышлап язганнары да бар. Олпат-олпат артистлар да, хөрмәт итеп, юбилей-бинефесларын алып баруны аңа ышанып тапшыралар.

                                                                                                                                  ФАННУР мәктәптә укыганда Әбугалисина
 2018 елда театрлар арасында уза торган бәйге – "Тантана"да иң яхшы эпизодик роль номинациясендә җиңде (“Тормышмы бу” спектаклендәге Галиәкбәр роле өчен), 2021 елда  Беренче "Татар сүзе" конкурсының  профессионаллар номинациясендә беренче урын алды! Шигъри кичәләрдә даими катнаша, берничә клипта төште. Ә 2022 нче ел укучым өчен тагы да уңышлырак булды. Рөстәм Миннеханов Указы белән Татарстанның Атказанган артисты булды ул. Ә Муса Җәлилнең туган көнендә Татарстанның интеллектуаль һәм рухи куәтен үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен булдырылган Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе бирелүе турында билгеле булды. Шатлык өстенә шатлык булды инде бу. Лаек ул моңа!Тукай бүләгенә дә барып җитсен!
     Фәннур Фәнис улының иҗаты белән һәрвакыт танышып барам.  Ялларга кайтканда күрешеп, һаман шул театр турында сөйләшәбез. Артист буларак өстенә нинди зур җаваплылык алуын белеп яши ул. Сәхнә чыгып уйнау урыны гына түгел, тамашачыга нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлау урыны да. Димәк, аның да төп миссиясе – кеше тәрбияләү. Алдагы хыяллары да бик матур аның.
Фәннүр укыган сыйныфтан икенче артист кем икән диясердер? Күбегез өчен таныш булган – халкыбызның өметле җырчы сандугачы – Гөлсирин Абдуллина ул!
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ