Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфка – 96 бала

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп Белем бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт  ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы 6 нчы урта мәктәп –...

Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп Белем бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт  ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы 6 нчы урта мәктәп – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 826 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген матур бәйрәм узды. Мәктәбебез укучылар сафына бу уку елында беренче сыйныфка 96 баланы кабул итте.


Бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров килде. Килгән кунакларыбыз, укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналарны уку елы башлану белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.


Яңа уку елы белем үрләрен яулауда тагын да югарырак биеклекләргә ирешүдә бер баскыч булсын. Яңа уку елы белән барыгызны да! Уку елы уңышлы булсын, сәләтле укучыларыбыз көннән-көн артып торсын.
Гүзәл МУЛЛАГАЛИЕВА,

Арчадагы 6 нчы урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ