Логотип Магариф уку
Цитата:

Беркем күрмәгәнне күрәсегез килсә

Иртәгә, 17 июль көнне, башкалабыздагы Татар китабы йорты төнге экскурсия оештыра. Әлеге йорт Татар әдәбияты тарихы музее, Шәриф Камал ядкяре фатиры буларак та мәгълүм. Татар китабы йорты әһелләре...

Иртәгә, 17 июль көнне, башкалабыздагы Татар китабы йорты төнге экскурсия оештыра.
 Әлеге йорт Татар әдәбияты тарихы музее, Шәриф Камал ядкяре фатиры буларак та мәгълүм. Татар китабы йорты әһелләре Шәриф Камал, аның башка әдипләр белән мөнәсәбәтләре, язучының иҗат лабораториясе турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган хәл-вакыйгалар, әлеге бинаның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашырга, «моңа кадәр беркем күрмәгәнне күрсәтергә», аерым алганда бикле ишекләрне ачарга вәгъдә итә.
Журналистларга керү ирекле. Каләм хакына өмет итеп яшәмәүчеләргә 300 сум түлисе. Төнлә йөрергә яратучыларга алдан музейга (590-80-67 телефонына) шылтыратып язылу мәслихәт.
Әмир ЗАРИФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ