Логотип Магариф уку
Цитата:

Без көрәшмәсәк, кем көрәшер?

«Укытучының ставкасы идән юучыныкы белән бер булганда, нәрсә өмет итәргә? Укытучылар елында педагогларга караш үзгәрерме?» Әлеге борчулы фикерләрне Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктә...

«Укытучының ставкасы идән юучыныкы белән бер булганда, нәрсә өмет итәргә? Укытучылар елында педагогларга караш үзгәрерме?» Әлеге борчулы фикерләрне Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә «Мәгариф» редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә узган «түгәрәк өстәл» вакытында ишеттек. Ни өчен шәһәр үзәгендә урнашкан әлеге мәктәп игътибар үзәгеннән читтә кала соң?
Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәп 1922 елда ачылган. Бүген биредә 800 дән артык бала белем ала, аларга 57 педагог гыйлем бирә. Күптән түгел мәктәпкә мәгърифәтче, этнограф, әдип, тел белгече Каюм Насыйри исеме бирелде. Озак еллар инде янәшәдә Каюм Насыйри музее эшләп килә. Әлеге мәктәпнең киләчәге өчен янып-көеп йөргән, бердәм, профессиональ коллектив булдыруга зур өлеш керткән эрудицияле укытучы, галим, остаз, мәктәп директоры Марс Камил улы Зиннуровның узган ел коронавирус авыруыннан якты дөньядан китеп баруы мәктәп коллективы өчен зур югалту булган. Аның турында укытучылар: «Намуслы, тыйнак, үз эшенә тугрылыклы педагог, психолог, кеше күңелен аңлаучы шәхес иде», – дип искә алдылар. Быелның март аеннан мәктәп директоры вазифасына РФның атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, педагогика фәннәре кандидаты, шактый еллар Кукмара районының мәгариф бүлеген җитәкләгән Роберт Мияссәр улы Мансуров билгеләнгән.

– Бүгенге көндә, җитәкче буларак, мин төп максатларның берсен белем йортыбызны заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерү, укыту-тәрбия базасын ныгытуда күрәм, – ди Роберт Мияссәрович. – Педагоглар коллективы яшь буынга заманча белем бирерлек укытучылардан тора. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алган, Н. Крупская медале белән бүләкләнгән, РФның халык укытучысы исеме алган укытучыларыбыз бар. Хәзерге вакытта, укытудан тыш, тәрбия эшенең беренче планга чыгуын барыбыз да яхшы төшенә. Казан, Пермь фаҗигаләре үсмерләр дөньясында психология белән бәйле тирән проблемалар барлыгын күрсәтә. Шушы мәсьәлә дәүләт, республика, шәһәр дәрәҗәсендә төрле юнәлештәге әзерлекле белгечләр белән өйрәнелеп, бердәм тәрбия системасы булдырылырга тиеш, дип уйлыйм. Бу өлкәдә тотрыклылыкка ирешәсебез килә икән, безгә һәрбер ата-ана белән тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Совет чоры мәктәбенең иң көчле якларының берсе шул иде. Ата-ана педагогның, мәктәпнең ярдәмчесе булды. Бергә бердәм эшләделәр. Яхшы тәҗрибәне онытырга ярамый. Заманында 80 нче мәктәп тирән белем һәм әйбәт тәрбия бирүче татар мәктәбе булган. Туган телдә тәрбия һәм конкурентлыкка сәләтле ныклы белем бирү мәктәбебезнең төп миссиясенә әйләнер дип ышанам.
Җиһазсыз гына химия, биология дәресе кызыклы булырмы?
Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Цыцарова сүзен мәктәптә кадрлар мәсьәләсенең торышыннан башлады. Ул укытучы булып 38 ел эшли. Аның әйтүенчә, мәктәп укытучыларга кытлык кичерми. Район мәгариф бүлегенә кадрлар буенча хисап тапшырганда, сез ничек кадрларны саклап кала аласыз, дип тә гаҗәпләнәләр икән. Яшь кадрларга килгәндә, мәктәптә үзен кыска вакыт эчендә чын профессионал итеп күрсәткән, коллективның, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган укытучыларны билгеләп үтте ул. Шуларның берсе – икенче елын химия дәресеннән укыткан 23 яшьлек Полина Миронова. Яшь булуына карамастан, педагог зур уңышларга ирешә. Быел белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен оештырылган «Педагогик олимпиада» төбәкара һөнәри осталык конкурсында катнашып, беренче урынны алган. Шулай ук май ахырында узган «Мәктәпнең намус көне» бәйрәмендә фәнни-педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Ел укытучысы – 2021» номинациясендә грамота һәм кубок белән бүләкләнгән. Яшь мөгаллимә бу уңышлары белән генә шаккатырып калмый әле. Алар, 2020 елда педагогика фәннәре кандидаты Светлана Космодемьянская белән бергәләп, «Укыту методикасында САSE-STUDIES технологиясе» уку әсбабын чыгарганнар. Басма үзебезнең КФУ китапханәсендә дә, Россиянең башка уку йортларында да бар. Ул – булачак укытучылар өчен файдалы кулланма.
Бүгенге укытучыларны уйландырган проблемаларга күчкәч, Полина Николаевна башка мәктәпләрнең педагогларын да борчыган мәсьәләләргә берәмтекләп тукталды.
– Белгәнебезчә, ел саен БДИ биремнәрен катлауландыралар. Ә безгә имтиханнарга һаман 2013 елгы материаллар белән әзерләнергә туры килә, –диде ул. – Күрсәтмә материалларны һәр өч ел саен алыштырырга кирәк дип саныйм. Эш программасыннан артта калмас өчен, һәр мәктәптә лаборатор һәм практик тәҗрибәләр өчен җиһазлар булдыру да – өлгергән мәсьәлә. Уйлап кына карагыз, без кайбер җиһазларны, хәтта чистартылган суны да үз исәбезгә сатып алырга мәҗбүр. БДИ темасына әйләнеп кайтсак, мәктәптә биремнәрне тикшерү һәм әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашу семинарлары оештырырга тәкъдим итәр идем. СБЕРкласслар бар бит хәзер. СБЕРплатформада укыту өчен, ноутбук таләп ителә. Аерым компьютер сыйныфы булдырылса, һәр укытучыга үз дәресен үткәрергә зур ярдәм булыр иде.

Киләчәктә мәктәптә бик күп кызыклы проектлар көтелә. Шуларның берсе белән 25 елдан артык биология укытучысы булып эшләүче Гөлназ Шакирова таныштырып китте.
– Роберт Мияссәровичның тәкъдиме белән, район мәктәпләрендәгечә, укыту- тәҗрибә участогы булдырырга планлаштырабыз. Моның буенча эш башланды инде. Әлеге кишәрлектә эш башлангыч мәктәп укытучылары белән алып барылачак. Монда экологик сукмак һәм эксперименталь мәйданчыклар булыр дип уйлыйбыз. Анда кече һәм урта сыйныф укучылары практик эшләр белән шөгыльләнә алачак, – диде ул әлеге проект буенча.
Тәҗрибәле укытучы биология дәресенә кагылган проблемаларга да тукталып үтте. Иске методик кулланмалар һәм «борынгы» күрсәтмә әсбаплар белән хәзерге яңа технологияләр заманында баланың предметка игътибарын яулау – бик кыен эш. Фәнне тирәнрәк үзләштерүгә микроскопларның җитмәве дә тәэсир итә. «Киләчәктә балаларга биологиягә кызыксынуны арттыру өчен, мин укытучы буларак, һәр партада микроскоп булуын теләр идем. Бүген менә 5 микроскопны алыштырдык. Ләкин аларны укучыларга күрсәтергә генә мөмкин. Ә микроскоплар 5 нчедән башлап 11 нчегә кадәр барлык сыйныфларда кирәк. Билгеле, яңа төзелгән мәктәпләрдәге кебек, бездә дә заманча лабораторияләр булса, дәресләр тагын да кызыклырак үтәр иде», – ди укытучы.
Без көрәшмәсәк, кем көрәшер?
Мәктәптә балаларга милли тәрбия ничек бирелә? Мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Сабированың көн кадагындагы әлеге сорауга җаваплары, бәлки, җитәкчеләрне дә уйланырга мәҗбүр итәр. Һәрхәлдә, моңа ышанасы килә. Чөнки укытучының һәр фикере «без укытучылар үзебезнең телебезне саклау өчен көрәшмәсәк, кем көрәшер» рәвешендә яңгырады.
– Заман мәктәбе турында сөйләшәбез икән, иң беренче шундый сорау килеп туа: заман мәктәбендә татар теленә урын бармы? Без 2017 елдан бирле зур проблема алдында торабыз. Киләчәктә туган телебезне нәрсә көтә? Ата-аналар балаларына татар телен өйрәтүне хуплап торырлармы? Бу сорауга җавап аның киләчәк тормышыбызда кирәк булу-булмавы белән билгеләнә. «Татар теле ул – сезнең туган телегез. Аны сакларга әби-бабаларыгыз әманәт иткән, сез аны өйрәнергә тиеш», – дигән коры сүзләр белән генә укучыларда телебезгә уңай караш тудыра алмыйбыз. Шуңа күрә методик берләшмә укытучылары белән балаларны һөнәргә өйрәтү турында сүз алып барганда, телгә мөнәсәбәтне уңайга үзгәртү буенча да ниндидер мөмкинлекләр тудыру, балаларны һөнәргә әзерләгәндә, туган тел компетенция булдыру турында уйланырга вакыт дигән фикергә килдек, – диде Ләйлә Сабирова. – Без үз фәнебез белән балаларда нинди кызыксыну уята алабыз? Әйтик, татар телен белеп, Татарстанда нинди һөнәрләр алырга була? Мәсәлән, туризм, музей эшләре, милли юнәлешле башка һөнәрләр, журналистика, сәнгать. Шуннан соң балалар, чынлап та, татар теле белән кызыксына башладылар. Балаларны бит тормышка әзерләү ул – һөнәр алу, телеңне камилләштерү, үз-үзеңне тотышың өстендә эшләү дигән сүз. Укучыга үзен ике телдә дә реклама һәм «пиар» ясый белү дә мөһим. Татар кабинетлары бар, ләкин аларны бизәү, җиһазлау өчен бернинди мөмкинлек юк! Кибеттә алар сатылмый, реклама өлкәсендә эшләүчеләр татар кабинетларын күздә тотмыйлар. Шуннан соң мин 11 нче сыйныф укучылары алдына: «Сез реклама өлкәсендә эшләсәгез, туган тел буенча нинди плакатлар, стендлар тәкъдим итәр идегез?» дигән сорау куйдым. Алар миңа матур проектлар ясап алып килә башладылар. «Бу бит үзенә күрә бизнес-план, укучылар! Бәлки бу һөнәр белән сез турыдан-туры шөгыльләнмәссез, ләкин бусы икенче һөнәрегез булыр», – дидем. Менә шулай балаларны кызыксындырабыз. Әлбәттә, моның өчен үзеңә иҗади булырга кирәк. Киенүең дә, сөйләшүең дә балаларга тәэсир итүдә зур роль уйный.

Ләйлә Сабирова белдергәнчә, һаман хәл ителмәгән проблемаларның берсе – дәреслекләр мәсьәләсе.
– Беренчедән, алар юк. Безнең 11 нче сыйныфта 12 бала укый. Алар үз теләкләре белән татар төркеменә гариза язып килделәр. Рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Аларга дәресләр бирәм. Әмма бүген аларның дәреслекләре юк. Бу – укытучының, мәктәпнең генә гаебе түгел. Электрон вариантлар бар, ләкин без моның өчен аерым кабинетта утырырга, аның өчен махсус такта булырга тиеш. Икенчедән, булган дәреслекләр дә артык фәнни. Балалар алар буенча өйдә мөстәкыйль эшли алмыйлар. Рус мәктәбендәге балалар өчен ул дәреслекләр бик катлаулы булганга, кечкенә балаларны куркыта, ә зурракларының гайрәтен чигерә. Чөнки алар аны аңламыйлар. Гади практик укытучы буларак, үземнең бик күп тәкъдимнәремне кертеп карадым, шуннан соң миңа эш дәфтәремне башкалар белән уртаклашу өчен махсус эшләргә мөмкинлек бирделәр. Үзем ничек кирәклеген күрсәм, шулай эшләдем. Алар өчесе дә басылып чыкты, – ди Ләйлә ханым. – Безнең мәктәптә укучыларның күпчелеге – татар балалары. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, укучыларыбызның үз-үзләрен тотышы да башка төрле дип әйтер идем. Балаларны төрле чараларга алып баргач, без башка мәктәп укытучыларыннан мактау сүзләре ишетәбез. Бездә милли җанлылык бетмәгән. Хәер, бала, аның ата-анасы күңелендә ниндидер миллилекне тоймаса, ул сабый, бәлкем, безнең мәктәпкә килмәс тә иде. Бездә нинди генә чаралар үткәрелсә дә, һәрберсе татар телендә алып барыла. Укучыларыбызның тәрбиясендә менә шул чагыла да инде.
Милли белем буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхмәтҗанова башлангыч сыйныфлар өчен татарча мульфильмнарның ничә еллардан бирле яңартылмавын ассызыклап үтте. «Еду.татар» сайтында кечерәк күләмдә булса да спектакльләрдән өзекләр кертсәләр, укытучыларга эшләргә җиңелрәк булыр иде, дигән фикердә ул.
«Безнең мәктәптән полициядә исәптә торучы балалар юк»
2005 елдан бирле тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкаручы Гөлнара Әхмәдуллина әнә шулай диде. Ул, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашып, болай сөйләде:
– Бу – безнең коллективның хезмәте һәм инспекторлар белән тыгыз элемтәдә булу нәтиҗәсе дип уйлыйм. Әгәр сыйныфта ниндидер проблема, ыгы-зыгы килеп чыкса, балаларны сыйныф җитәкчесе җиңә алмый икән, инспекторга шалтыратып, шушы сыйныф өчен лекция укырга кирәк яисә күзгә-күз карап сөйләшү әйбәт булыр иде, дип үтенәм. Һәр ай саен профилактик утырышлар үткәрәбез. Анда без исәптә торган гаиләләрдәге әти-әниләрне, балаларны чакырабыз. Инспекторлар белән үткән җыелышлар үз нәтиҗәсен бирә. Былтыр республика күләмендә оештырылган «Территория закона» дигән конкурста эш нәтиҗәләре буенча үз коллегаларым арасында беренче урынны алдым. Без инспекторларга соңгы чиккә җиткәч кенә мөрәҗәгать итәбез. Үзебезнең психологыбыз бар, – диде Гөлнара Әхмәдуллина.

«Хисап эше күп, ял итәргә вакыт юк»
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучыларны мәктәптә хисап эшенең күп булуы, кабинетлары җитәрлек булмавы, техниканың искерүе дә борчый.
– Укытучы заманча коралланган булырга тиеш. Әмма техниканың бик тиз искерүе моңа комачаулый. Без үз акчабызга ноутбуклар, программалар сатып алырга мәҗбүр. Курслар өчен дә акчаны үз кесәбездән чыгарырга туры килә. Интернеттан дәрес өчен кирәкле фильмнарны карый алмыйбыз. Хисап тутыру вакытны ала. Әйтик, нинди бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашканбыз, ничә мәкалә бастырганбыз – барысы өчен дә хисап тотасы, өстәвенә болар түләүле, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Гайнуллина. – Бер сыйныфта 30–32 шәр бала. Без сыйныфка сыймыйбыз. Башлангыч мәктәптә спорт залы нибары 60 квадрат метр тәшкил итә. Балаларга, спорт белән шөгыльләнер өчен, бу урын гына җитми. Хезмәт хакы аз булгач, яшь укытучылар мәктәптә төпләнеп калмый. Андыйлар өчен репетитор булып эшләү күпкә отышлырак. Укытучы хезмәте бик күп энергия сорый. Аның ял итәргә дә, сәламәтлеге, гаиләсе турында кайгыртырга да вакыты калмый. Мәктәптән кайткач, эш бетми бит, бертуктаусыз әти-әниләр шалтырата. Шуның өчен мәктәпләрдә кәгазь эшен,
РФ Президенты күптән түгел белдергәнчә, күпкә киметергә кирәк.
Мәктәп, үз укытучыларының заманча, белемле; укучыларының тәрбияле, актив булулары белән аерылып торса да, уку йортының матди ягы мактанырлык түгел. Искелек күзгә бәрелә, диварларына соры иңгән.
– Мин Кукмарадан килдем. Бу иске бинада ничек эшләрмен, дип уйлаган идем. Әмма юкка борчылганмын икән, – диде педагог-оештыручы Регина Ваккасова.– Яңа хезмәттәшләрем белән танышудан соң фикерләрем үзгәрде. Монда бик көчле, энергияле укытучылар белем бирә.
Укытучыларны борчыган мәсьәләләр уртак. Алар барысы да мәктәптә яңа сулыш өрелүен – мәктәпнең төзекләндерелүен, заманча җиһазлар белән тәэмин ителүен, укучылар өчен ял итү урыннары булдыруны көтә. Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе педагогларының җан авазын өстәгеләр дә ишетсеннәр иде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ