Логотип Магариф уку
Цитата:

Бездә Ык булса, аларда Ыб

Әгәр сез кыска гына вакыт эчендә теге яки бу милләтнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга теләсәгез, мин сезгә этногеографик паркларга барып чыгарга киңәш итәм. Безнең иксез-чиксез Россия киңлекләре...

Әгәр сез кыска гына вакыт эчендә теге яки бу милләтнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга теләсәгез, мин сезгә этногеографик паркларга барып чыгарга киңәш итәм. Безнең иксез-чиксез Россия киңлекләрендә алар дистәләрчә. Илнең һәр төбәгендә этнооазис очратырга була. Шуларның берсе – Коми Республикасындагы фин-угор этнопаркы.
Бездә Ык булса, аларда Ыб
Тугандаш 24 фин-угор һәм самоди халыкларының мәдәни тормышына багышланган турист-сәяхәтчеләр комплексы Сык-
тывди районының Ыб саласында урнашкан. Ыб үзе 13 авылны эченә алган иң борынгы торак пункты санала. Аның тарихы ХIV гасырда коми-зыряннарга православие дине аша мәгърифәт алып килгән епископ Стефан Пермский исеме белән бәйле. Паркта Уралның көньяк-көнчыгыш өлешенә хас гигант агачлар –
әйләнәсе 2,7 метрлы карагач яки 450 яшьлек чыршы очрый. Анда шулай ук миллион еллар элек, юра чорында яшәгән динозавр һәм IV –V
 гасырларга караган алачык чудь шәһәрчеге, данлыклы изге чишмәләр белән танышырга була.
Биләмәләре бик зур булган парк ка туристларны җәлеп итү өчен кунакханә дә төзеп куйганнар. Сәяхәтчеләргә көн саен егерме төрдәге танып белү-күңел ачу программасы тәкъдим ителә. Күбесе шушы төбәк халыкларының борынгыдан килгән һөнәрләре белән бәйле. Чыпта курчак ясау, балтырган көпшәсеннән курай ую, балык шәңгәсе, баллы прәннек пешерү буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге туристларда зур кызыксыну уята. Ир-егетләргә ук, арбалеттан ату, мишеньгә сөңге яки балта тидерү кебек уеннар ошый.
Ә без кызым белән хайваннар аранына киттек. Ләкин безне монда бик күңелсез хәбәр көтеп тора иде. Без элекке килүдә бик яратып киткән Мони һәм Мули пошилары һәлакәткә юлыкканнар. Кышкы йокыдан ачыгып уянган аю, өч метр биеклектәге дивар аша вольерга үтеп, аларның башына җиткән.

Фин-угорлар. Кемнәр алар?
Фин-угорларның кайбер төрләре Россиядә кимеп баруга карамастан, алар хәзергә кадәр Европада иң зур этник төркемнәрдән санала. Бер исемнәре мадьяр, икенче исемнәре hungary булган венгрлар, эстоннар, финнардан тыш, үзебезнең мари, мордва, удмуртларны гына искә төшерик. Бүгенге көндә фин-угор телләре төркемендә 24 халык исәпләнеп, шуларның 17 се Россиядә дә яши. Галимнәр аларның тарихи ватаннары дип Урал итәкләрен һәм Идел-Чулман бассейнын күрсәтәләр. Алар арасында йөз сызыклары буенча европалыларны хәтерләткәне дә, монгол кыяфәтлеләре дә очрый. Башта алар күчмә халыкларның эзәрлекләвеннән урманнарга качканнар, ә биредә аларны төньяк славян кабиләләре эзләп тапканнар һәм ясак түләргә мәҗбүр иткәннәр дип исәпләнә. Менә шул вакыттан көчле ассимиляцияләшү башланган да инде.
Борынгы фин-угорлар беренче тапкыр җир эшкәртү, балык тоту, ау белән шөгыльләнүче утрак халык буларак рус елъязмаларында искә алына. Шулай ук аларның элеккерәк Болгар дәүләтенә ясак түләп торуы да билгеле. Хәзерге белгечләр, тел үзенчәлекләреннән чыгып, фин-угорларны биш төркемгә бүлеп карыйлар. Болар: Кола ярымутравы, Мурманск тирәсендә яшәүче саам төркеме, Пермь (удмуртлар, комилар, бесермәннәр), Балтыйк буе-фин (эстоннар, финнар, кареллар, квеннар), Идел буе-фин (мордва, мари), угор (хант, манси, венгрлар) төркемнәре. Әлеге этнопаркка барганчы, мин күршеләребез мари, мордва, удмуртларның шундый зур тел төркеме вәкилләре булуы турында уйлап та карамаган идем.Үз милли республикаларыннан тыш, алар безнең Татарстанда да, укмашып-укмашып, Тәтеш, Кама Тамагы, Әгерҗе, Кама аръягы районнарында яшиләр.
Менә шуның кебек үк, безнең татарлар да Коми Республикасында шактый исәпләнә икән. 2010 елда узган халык исәбен алу буенча монда безнең милләттәшләр сан ягыннан дүртенче урында тора. Сыктывкарның үзеннән дә бигрәк, алар төньяк шәһәрләрдә – нефть һәм газ чыгарыла торган төбәкләрнең Воркута, Ухта, Усинск, Печора, Вуктыл кебек калаларында яшиләр һәм эшлиләр. Татарларның Коми Республикасындагы милли-мәдәни автономиясе халкыбызның гореф-гадәтләрен, телне, динне саклау буенча актив эшчәнлек алып бара. Алар репрессия чорында төньякка сөрелгән аерым милләттәшләребезнең язмышларын ачык-лау белән дә шөгыльләнәләр. Печора шәһәре янындарак урнашкан Печорлагта күренекле шагыйрь Фатих Кәрим тоткынлыкта утырган. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, аны аклаганнар. Шагыйрь үз теләге белән фронтка китеп барган, һәм яудагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар офицеры 1945 елда Кёнигсберг тирәсендә һәлак булган. Безнең чор кешесе өчен шунысы гаҗәп: ГУЛАГ тәмугын узган шагыйрь үз иҗатында тоткынлык газаплары турында язмый. Ул һаман да коммунистик киләчәккә ышанып иҗат итә. Сугышта да ул: «Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була», – дип, совет сугышчыларына чакыру юллый. Милли-мәдәни автономия, шагыйрьнең туган көненә багышлап, әдәби укулар, поэзия кичәләре уздыра. Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатына багышлап та шундый ук иҗади бәйрәмнәр оештырыла. Монда аларның кайберләре, Коми милли китапханәсе белән берлектә әзерләнеп, гомумшәһәр мәдәни чарасына да әйләнә икән. Әлбәттә, андый бәйрәмнәр татар җыр-бию ансамбльләре, яшьләр клублары активистлары тырышлыгыннан башка үткәрелә алмый инде. Ә татар Сабан туе монда яшәүче барлык милләтләрнең көтеп алган бәйрәменә әйләнгән.
Чудь мае
«Экомузей» биләмәләрендә «Чудь мае» дип аталган нефть сәнгате музее булу да мондагы тормышның Татарстандагы белән якынлыгы турында сөйли. Борынгы заманнарда бу якларда саам һәм чудь (фин-
угорларның җыелма исеме) халык-
лары яшәгән. XII гасыр урталарында аларны чукындыру өчен килеп чык-кан миссионер елъязмачылар теркәгән Двина елъязмаларында чудь мае искә алына. Алар язуынча, Ухта елгасы буйларында көн күргән чудь кабиләләре, елга өстендәге майны җыеп, җәрәхәтләрне төзәтү өчен файдаланганнар. Билгеле, ул чакта моның җир астындагы зур хәзинә билгесе булуына төшенүче булмагандыр. Алай да Бөек Новгород белән Мәскәү кенәзлекләре арасында ике гасырдан артык барган көрәш-сугыштан соң, беренчеләре җиңелеп, балыкка, кыйммәтле җәнлек тиресенә бай ул җирләр 1472 елдан Мәскәү кул астына кергән. Төньякның кырыс табигате кара алтын дип йөртеләчәк җир асты байлыгын ХХ гасырга кадәр яшереп тоткан.
Музейда безне шаккатырганы – рәссам Виталий Касаткинның җир мае, газ катнашмасы һәм аларның калдыкларыннан ясалган картиналары булды. Рәссамның мастерскоенда нефтьнең аксыл-сарыдан алып чем-карага кадәр 64 төре тупланган. Төс нинди чыганактан алынуына бәйле. Сүз җаеннан әйтик, бездә хәзер алына торганы кара-көрән төстә. 1169 елгы Двина елъязмалары белән чагыштырганда, татар нефтен телгә алучы Пушкар документлары әле шактый соң – 1636 елда гына дөнья күргән. Әмма шул нефть дигән җир мае Татарстан һәм Коми Республикаларын нык элемтәдә тота. Биредә беренче җир маен чыгара башлау-
чылар да Татарстан, Башкортстан нефтен үзләштерүдә азау тешен ярдырган безнең нефтьче ир-егетләр булган. Музейда аларның да исемнәре саклана.
Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ