Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең «Динамо» волейболчылары тагын Европа чемпионы!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары: команда капитаны Людмила Гыйләҗетдинова, Татьяна Вәлиева-Фукс, Россия җыелма командасы баш трен...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары: команда капитаны Людмила Гыйләҗетдинова, Татьяна Вәлиева-Фукс, Россия җыелма командасы баш тренеры Андрей Лебедев һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин белән очрашты.
Спортчылар каләм әһелләре янына Чехия башкаласы Прагада һәм Одолена-Вода каласында волейбол буенча хатын-кыз полицейскийлар арасында 7-14 октябрьдә узган Европа чемпионатында җиңү яулаулары турында сөйләргә килгәннәр иде. Куанычларын безнең белән уртаклашу өчен үзләре белән җиңү кубогын да алганнар иде якташларыбыз.
Хатын-кыз полицейский арасында волейбол буенча Европа чемпионнары яулаган бүләкләрен иң башта Татарстанның «Динамо» җәмгыяте рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшыра. Чемпионатта Россияне «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары тәкъдим итә.
Европа чемпионы титулын икенче мәртәбә яулау юлында безнең команда башта В төркемендә, ышанычлы рәвештә, 3:0 исәбе белән Греция, Венгрия һәм Бөекбритания җыелма командаларын отты һәм, беренче урынны яулап, хәлиткеч матчлар сериясенә чыкты.
Ярымфиналда россиялеләргә көндәше булып, А төркемендә кискен көрәштә 2 урынны яулаган Германия волейболчылары чыкты. Башта безнең волейболчылар беренче очрашуны 25:21 исәбе белән отты, аннары 22:25 һәм 19:25 исәпләре белән ике тапкыр рәттән оттырды, әмма уенның дүртенче өлешендә үзләрен кулга алып, көндәшне 25:20 исәбе белән отуга ирештеләр һәм уенны тигезләделәр. Хәлиткеч бишенче уенда безнекеләрне туктатырлык түгел иде. Шулай итеп, алар алманлыларны 15:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
Икенче төркемдәге ярымфиналда Греция командасын 3:0 белән отып, финалга Чехия командасы чыкты. Хәлиткеч очрашуда беренче уенны 26:24 исәбе белән мәйдан хуҗалары отты. Әмма шундый кыен хәлдә дә Татарстан уенчыларының җиңү теләге көндәшләренекеннән көчлерәк иде. Алар башта 25:18 исәбе белән җиңеп, чехларны «җилләтеп» алды. Аннары калган ике уенда 25:17 һәм 25:19 исәпләре белән отып, көндәшләргә чемпионатта кем хуҗа булуын төшендерделәр. Нәтиҗәдә, 3:1 исәбе белән отып, волейбол буенча Россия җыелма командасы хатын-кыз полицейскийлар арасында Европа чемпионы исемен яулады.
Безнең команда полицейскийлар арасында Европа чемпионы титулын моннан өч ел элек яулаган иде. Бу вакытта чемпионат башкалабыз Казанда узган иде. Җиңү җиңүчеләргә килешә!

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ