Бик тә якты КЕШЕ иде…

Ринат НУРУЛЛИН, балалар шагыйре һәм язучы-эзтабар:

– Әллә ничек башланып китте әле бу ел. Аның беренче көне үк арабыздан Әхәт Гаффарны алып китте. Әле күңел ярасы төзәлә дә башламады, инде янә зур югалтуга дучар булдык – күренекле татар журналисты һәм шагыйре Рәфикъ Юнысның гомере өзелүе турында җан өшеткеч хәбәр килеп иреште.

Кемгәдер өлкән яшьтәге бабай булып тоелгандыр ул, ә минем өчен абый булып калды, чөнки үзем дә урта яшьләрдән узган кеше бит инде. Рәфикъ абый белән аралашкан мизгелләр турында күп сөйләргә була. Әмма бары тик аны бәяли торган ике үзенчәлеккә генә тукталып калам.

Язучының иҗат эшеннән тыш тагын бер мәшәкатьле йомышы бар бит, әлеге дә баягы үзенең иҗат җимешләрен каядыр урнаштырырга, бастыруга бирәсе бар. Мондый йомыш еш кына мине дә «Казан утлары» журналы редакциясенә алып чыга иде. Билгеле инде, беренче чиратта журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Рәфикъ абыйның фатихасын алырга кирәк. Рәфикъ абый исә җавап белән ашыкмый, материалларны калдырырга әйтә. Әмма шул ук вакытта, журналның укучылары мәнфәгатен кайгыртып,  яңа бер тема буенча мәкалә әзерләргә өнди башлый. Үзе мәгънәле итеп күзен дә кысып куйгалый. Шундый әңгәмәләрнең нәтиҗәсе буларак яңа әсәрләр туа, мәсәлән, укучылар арасында шактый гына кызыксыну уяткан «Әҗәл миңа да өч тапкыр бакты» исемле язмам да шулай барлыкка килде. Бу язма Фәнзаман Батталның могҗизалы бер әсәре белән аваздаш булып чыкты.

Рәфикъ абыйның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты бар иде. Ул үзәктә ялтырап торучы әйбергә игътибар итми, ә күбрәк вак детальләрне күзләргә тырыша. Мәсәлән, Габдулла Тукайның соңгы көннәрендә төшерелгән фотосурәтеннән тирән мәгънәле нәтиҗәләр ясавы мине таң калдырды. Ул шагыйрьне соңгы көннәрендә җылыткан мендәрләрнең тарихын ачыклап язып чыккан иде.

Йолдыз ШӘРӘПОВА, балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Бик тә якты КЕШЕ иде Рәфикъ абый. Күңеле белән дә, иҗаты белән дә! Милләт язмышы, республикабызның мөстәкыйльлеге өчен гомере буе янып яшәде. Мөгаен, соңгы вакытта телебезгә, милли хәрәкәт тарафдарларына карата булган шомлы сәмум җилләре йөрәген бер генә телгәләмәгәндер. Чын публицист иде ул. Һәр нәрсәне күңеленә якын ала һәм шул чынбарлыкны, хакыйкатькә хыянәт итмичә, үз язмаларында укучыга үтемле тел белән җиткерә дә белә иде. Балалар шагыйрәсе булсам да, аның публицистик язмаларын, әңгәмәләрен, ә инде шигъриятен яратып укый идем. Икебез дә бер казанда кайнадык, Ул – «Идел-Пресс»ның 10 нчы катында урнашкан «Казан утлары»нда, ә мин – 8 нче каттагы «Сабантуй»да… Бик еш булмаса да аралашып яшәдек. Очрашкан саен балаларымның хәлен сораша. Алда әйткәнемчә, Рәфикъ абый тормышта да бик тә дөрес яшәгән кеше иде. Спортны яратты, әйтүләренчә, хәтта ит тә ашамаган ул. Мин аны йөзгә кадәр яшәр дип уйлап йөри идем. Нишләтәсең… Татар милләтенең, татар әдәбиятының асыл ирләре, йөзек кашлары берәм-берәм китә тора. Алар китсә дә, әдәбиятыбыз, яшәешебез сирәкләнмәсен һәм сыегаймасын иде. 

Фото: «Казан утлары»

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.