Логотип Магариф уку
Цитата:

Билгесез каһарманнарыбызга багышлап

1914  елдан башлап Россиядә 3 нче декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Үлемсез батырлыклар кылып та, исемнәре билгеле булмаган ватандашларны искә алу көне ул.Бик күпләр Ватан азат...

1914  елдан башлап Россиядә 3 нче декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Үлемсез батырлыклар кылып та, исемнәре билгеле булмаган ватандашларны искә алу көне ул.
Бик күпләр Ватан азатлыгы, халык бәхете өчен  һәлак булган.  Күпме авылдашларыбыз туган җир туфрагыннан читтә башларын салган, тау-таш астында калган,  ялкын утларында янган... Барыбыз өчен дә әһәмиятле булган бу чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Мәктәбебез ишегалдындагы һәйкәл янында митинг оештырдык. Шушы авылдан үлемсезлеккә юл алган билгесез батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә гирлянда һәм укучылар көче белән ясалган чәчәкләр салдык. Мәскәү шәһәрендәге Билгесез солдат мемориалында кабызылган мәңгелек утның кечкенә кисәкләрен гәүдәләндереп, шәмнәргә ут кабыздык. 
Килгән саен ала алмыйм күзне
Ялкынланып янган тын уттан.
Утлы еллар искә төшә монда.
 Кара ташны ялмый, яна ут!
 Кем өчендер үкси, үкси ул ут!
Таш тәнендә күпме яра, ут?!
VI сыйныф укучылары әзерләгән композициядә әнә шундый шигъри юллар бар иде.
Яшь буында ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү өчен яхшы чара булды бу.
 Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ