Катнаш никахлар арта?

Галимнәр, җәмгыятебездә демографик упкын барлыкка килде, хәлләр болай дәвам итсә нишләрбез, дип җәмәгатьчелекне хафага салган иде. Бүгенге вазгыять ничек? Республикабызда катнаш никахлар 40 процентка якынаеп килә, дип чаң кагучылар да булды. Хәлебез шулай ук хөртимени? Шундыйрак сораулар белән Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдархановага мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга бик теләп һәм тәфсилләп җавап бирде.

– Татарстан Республикасының йөз дә бер ел яшәү дәверендә (ачлык, репрессия, сугыш елларын исәпкә алмаганда) 2020  елга кадәр халык саны арта килде. Шулай итеп, 2020 ел башына 3 902 888 кешегә җиттек. Тик таҗлы вирус афәте чыгып, халык саны мәсьәләсе безнең республикабызны да кыен хәлгә куйды. Үлем-китем күбәйде. Әмма шунысы да бар: безнең фаразлауларга караганда, пандемиядән башка да Татарстандагы халык саны 2048  елга 90 мең кешегә кимегән булыр иде. Моны республикадагы өч район кешесез кала дип күз алдына китерергә була.

 Без моңа кадәр, бала табу күрсәткечләре киләсе елларга да үсештә булыр, дип гөманлаган идек. Үлем-китем очракларын киметү ягыннан да шактый яхшы нәтиҗәгә ирештек. Соңгы дистә елда гомер озынлыгы артты. Ул, 2015  елдан 7 елга артып, 2019 елны, ягъни пандемия башланганчы, 75 яшькә җитте.  Хезмәткә яраклылар арасында үлем очраклары ике мәртәбә кимегән иде. Түгәрәкләп әйткәндә, йөзьеллык юбилейны каршы алганда, 2020 елның башында барча күрсәткечләр дә яхшы иде. 2019  елда, 42 871 нарасый дөньяга килсә, 42 691 кеше бакыйлыкка күчеп, Татарстан Идел буе федераль округында туу үлем-китемнән артыграк булган бердәнбер төбәк булды. Әмма пандемия әлеге күркәм күрсәткечләрне сызып ташлады. Ә 2020 елны респуб-
ликабызда 41 598 кеше туса,  54 276 кеше вафат булды. Шулай итеп, 2019–2020 елларда үлүчеләр туучылардан утыз процентка арткан булып чыга. Хәвефле сан бу.

– Халык санын тотрыкландыруда нинди проблемалар бар?

– Соңгы елларда яшьләр шактый соң гаилә кора башлады. Шул сәбәпле балалар да соңрак туа. Без инде никахта торып бала табуны күздә тотабыз. Идел буе федераль округын һәм, гомумән, Россия Федерациясен тулаем күзаллаганда, гаилә кору яше шактый нык күтәрелде. Гадәттә, хәзер бездә уртача 26 яшьтә гаилә коралар. Шул рәвешле, гаиләдә беренче бала әти-әнисенә 29 яшь булганда дөньяга килә. Әгәр элеккеге гореф-гадәтләр яшәп килсә, традицион гаилә сак-
ланса, беренче балалар 22 яшьтә туар, әти-әнисе 29 яшькә җиткәндә, шагыйрь әйтмешли, ике-өч бала «тәгәрәп-аунап буй үстерер» иде. Никахлашу вакытын кичектерү демография кризисын китереп чыгара.

– Республикабызда катнаш никахлар, чынлап та, кырык процентка якынаеп киләмени?

– 2020  елны безнең Гаилә һәм демография үзәге «Россия төбәкләре үзләрендәге демографик халәтне ничек тоя?» дигән бөтенроссия тикшеренүләрендә катнашты. Шуңа күрә, урыннарда катнаш никахларга мөгамәлә ничек икән, дип үзебездәге мәгълүматларны Россиянең башка төбәкләрендәге мәгълүматлар белән чагыштырып карый алабыз. Бездә төрле халыкларның үзара яхшы, тату мөгамәләсе, мөселманнарның һәм христианнарның аңлашып яшәве бу җәһәттән дә сизелә. Еш кына катнаш никах төрле милләт кешеләренең генә түгел, төрле дин вәкилләренең дә кавышып яшәвен аңлата. Әлеге сораштыруда катнашкан Россия Федерациясенең 14 төбәге арасында Татарстан катнаш никахларга чагыш-
тырмача уңай каравы белән аерылып тора. Татарстанлыларның 60 проценты мондый берлекне мөмкин эш дип саный икән. Шул ук вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләрнең күпчелеге мондый никахларга тискәре карашта торуын әйткән. Аларны да аңлап була: төп җирле халык ничек тә үзен сакларга тырыша. Башкалага мигрантлар шактый күп килә бит.

– Сораштыручылар башкалада җирле халыкны ничек эзләп тапкан соң?

– Бу – шактый четерекле мәсьәлә. Әйтүе кыен.

– Бездәге сораштыруда катнашучыларның күпчелеге әлеге сорауга уңай җавап бирүен Сез яхшы күренеш дип исәплисезме?

– Әлеге күренешне анык  кына бәяләү кыен. Әмма бездә катнаш никахлар саны тотрыклы. Дөрес, мондый никахларда да проблемалар чыгып тора. Бу, беренче чиратта, баланың нинди телдә сөйләшәчәгенә, нинди дин сайлаячагына бәйле. Моны еш кына аналар хәл итә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки баланы гадәттә ул тәрбияли, аңа бик күп вакытын сарыф итә. Табигый, әни кеше баласына бишек җырларын туган телендә җырлый, иркәли, назлый, беренче сүзләрне өйрәтә. Беренче әдәп-әхлак сабакларын сабыена, әлбәттә, ул бирә.

– Димәк, яһүдләрдә бу мәсьәлә дөрес куелган. Аларда баланың милләте ананың милләте буенча исәпләнә. Шулай да республикабыздагы катнаш никахлар барча никахларның күпме өлешен тәшкил итә икән? Мондый сан бармы?

– Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, бездәге никахларның егерме проценты милләтара. Димәк, һәр ЗАГСта язылышучыларның биштән бере катнаш никах булып чыга. Бу – тәгаен сан. Әйтик, 2018  елны – 4679, 2019  елны 4636 (аларның 968 е чит ил кешеләре белән) катнаш никах теркәлгән.  Әле бездә төрле милләттәге ата-аналардан туган балалар күрсәткече дә бар. Бу күрсәткеч үсә бара. 1990   елда мондый балалар барча яңа туган сабыйларның – 21, 1998  елда – 26, 2002  елда 33 процентын тәшкил иткән. Ни гаҗәп: катнаш никахларда балалар күбрәк туа. (Билгеле, катнаш никахтан тора-бара кем үсәчәге ата-аналарның ихтыярына бәйле. Яһүд, әрмәннәр катнаш никахка керсә, гадәттә аларның балалары яһүд, әрмән итеп тәрбияләнә. – Р. М.)

Катнаш никахка керүчеләр хакында мондыйрак мәгълүматлар да бар. Гадәттә, андый гаиләләрдә татар ирләре белгечлек буенча хатыннары белән бер дәрәҗәдәге квалификация-
гә  ия. Ә менә татар хатыннары башка милләт кешесе белән гаилә кора икән, еш кына аларның квалификациясе ирләренекеннән югарырак була. Табигый, катнаш никахларның күбесе шәһәр җирендә. Шунысы кызык: авыл җирендәге катнаш никахларның 63 проценты татар-рус гаиләләренә туры килә. Билгеле, район халкының милли составына бәйле бу.

– Аерылышучыларның ничә процентын катнаш никахта торучылар тәшкил итә икән?

– Гадәттә, аерылышканда мондый сорауларга җавап биреп тормыйлар. Шуңа күрә җирле ЗАГС идарәләре моны исәпкә алмый. Без статистиканы республика ЗАГС идарәсеннән алабыз. Гаилә һәм демография үзәге Татарстанда аерылышу очракларын өйрәнү максатында сораштыру уздырганда, катнаш никахларның шактый тотрыклы икәнлеген ачыклады. Кеше гаилә корганда, хатыны яки ире башка милләттән булгач, нинди кыенлыклар килеп чыгачагын бизмәнгә салып карамыйча калмый. Димәк, ул инде күз алдында тоткан каршылык-
ларны сабыр гына каршыларга әзер була. Бер нәрсә ачык: катнаш никахтагыларның аеры-чөере килүендә әти-әниләрнең йогынтысы зур. Әгәр никах корганда кыз яки егетнең әти-әнисе кавышуны хупламаса, мондый хәл тора-бара аерылышуга китерергә мөмкин. Тик бездә бу җәһәттән төгәл-тәгаен саннар юк.

Әлеге язманың аудио вариантын тыңларга тәкъдим итәбез.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.