Логотип Магариф уку
Цитата:

«Болгар радиосы»ның могҗизалы концерты

Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Могҗиза» дип аталган концерты гөрләде. Җомга кичендә бер сәхнәдә татар эстрадасының популяр җырчылары чыгыш ясады. 2,5 сәгатьлек концерт яңа...

Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Могҗиза» дип аталган концерты гөрләде. Җомга кичендә бер сәхнәдә татар эстрадасының популяр җырчылары чыгыш ясады.
2,5 сәгатьлек концерт яңа композицияләр һәм инде күп еллар актуальлеген югалтмаучы хитлар белән үрелеп барды. Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева,  ИлСаф, Закир Шаһбан, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов һәм Рөстәм Закиров «могҗиза» төшенчәсен мәхәббәт, бәхет, дуслык турындагы җырлар аша аңлаттылар. Радио дулкыннары һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләре аша милләттәшләребезгә яхшы таныш булган Ришат Фазлыйәхмәтов, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Казан егетләре” заманча биюләр, тиз ритмлы, позитив җырлар белән шатландырды.
«Болгар радиосы» концерты — татар тамашачысы үзе өчен Илнар Миранов, Лилия Хәйруллина кебек яшь җырчылар иҗатын ачу өчен дә яхшы мөмкинлек. Мисал өчен, Илнар музыкаль кичәдә «Язмышлар» җырын башкарды.
«Могҗиза» концертының тагын бер көтелмәгән могҗизасы композитор Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы «Тукай сүзе» дип аталучы чыгыш.
Концерт барышында «Болгар радиосы» кунакларын уеннар һәм бүләкләр көтте.
Бу гади концерт кына түгел, бу – могҗиза!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ