Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда Мөселман яшьләре форумы була

26 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр яшүсмерләр өчен Болгар ислам академиясе базасында Мөселман яшьләре форумы узачак. Анда Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре чыгыш ясаячак. Чара Идел буе Болгар дәүләтен...

26 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр яшүсмерләр өчен Болгар ислам академиясе базасында Мөселман яшьләре форумы узачак. Анда Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре чыгыш ясаячак. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында узачак.
Яшьләр форумында әхлак, гаиләдә ир-атның роле һәм мөселман өммәте темалары кузгатылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Катнашучылар кызыклы лекцияләр тыңлый, квест уза, тимбилдинг оештыра алачак, ул катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк.
Укудан тыш, яшьләр өч мәйданчыкта ял итәчәк. Алар кинозалга йөри, чаңгыда шуа, шулай ук «сорау-җавап» формасында остазлар белән аралаша ала.
Ел саен уздырыла торган кышкы Яшьләр форумы аларга белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 
Хәзер Казанда кызлар өчен кышкы Мөселман яшьләре форумы уза. Әлеге вакыйгада Казан, Мәскәү, Чиләбедә, Уфа, Оренбург, Самара һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 60 мөслимә катнаша. 

«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ