Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа балалар бакчасында татар теле бүлмәсе ачылды

Буаның «Светофорик» балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды. Матур бәйрәмдә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа башкарма комитеты рәисе урынбасары – Буа муни...

Буаның «Светофорик» балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды. Матур бәйрәмдә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа башкарма комитеты рәисе урынбасары – Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская катнашты.
Балалар кунакларны татар телендә сәламләп каршы алды. Алар татар халкының уеннарын уйнап күрсәттеләр, кунакларны «Аулак өй» кичәсен карарга чакырдылар, дип хәбәр ителә Буа муниципаль районының рәсми сайтында.

«Без балалар бакчасында татар һәм рус телләрен уңай һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Тел үзләштерү - зур байлык. Республиканың киләчәге булган балаларның татар телен дәүләт теле буларак үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтән үк старт бирү – мәктәптә белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул», - дип сөйләде Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ