Логотип Магариф уку
Цитата:

Бурят һәм монгол кардәшлеге

Хәзерге вазгыять уңаеннан, Себердәге аз санлы җирле халыклар арасыннан иң күп телгә кергәне бурятлар булды. Интернет  айлар буе шул теманы шаулатты. Ни өчен? Бу сорауга җавапны без «Совет культур...

Хәзерге вазгыять уңаеннан, Себердәге аз санлы җирле халыклар арасыннан иң күп телгә кергәне бурятлар булды. Интернет  айлар буе шул теманы шаулатты. Ни өчен? Бу сорауга җавапны без «Совет культурасында җәмгыяви һәм милли күренешләр» дигән төбәкара конференциядә чыгыш ясаган Павел Варнавский белән очрашканнан соң таптык.
Әлеге гыйльми конференция Россия халыклары мәдәнияте елы кысасында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында ТР Мәдәният министрлыгы гранты хисабына  уздырылды. Ул 1957 елда Мәскәүдә уздырылган татар мәдәнияте декадасының 65 еллыгына багышланган иде. «Совет культурасында җәмгыяви һәм милли күренешләр» дигән төбәкара конференциядә милли республикалардан, өлкә-крайлардан байтак галим катнашты.
Павел Варнавский  – Бурят Республикасының башкаласы Улан-Удэда урнашкан  Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенә караучы Монгол белеме, буддология, тибетология институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.
– Безнең институт  – төбәгебездәге иң өлкән гыйльми оешмаларның берсе, – дип башлады галим  институт һәм үзе алып барган фәнни юнәлеш турындагы сүзен. –  Җәен бүлекнең оешуына   йөз ел тулуны билгеләп үттек. Бу уңайдан бик зур конференция оештырылды, төрле юбилей чаралары үткәрелде. Бурят халкының мәшһүр зыялылары нигез салган институт бу. Гражданнар сугышы яңа гына тәмамланган, ярым хәрабә биналар әле төзекләндерелә дә башламаган мәлдә, бурят халкына белем бирүне оештыру, фәнни эзләнүләргә тотыну зарурлыгын яхшы аңлаганнар. 1923 елда Бурят-Монгол автономияле республикасы оешкан. Ул чакта республика шактый зур биләмәләрне алып торган, аерым алганда, аңа хәзерге Иркутск өлкәсенең байтак өлеше кергән. Йөзьеллыкка әзерлек уңаеннан, әле менә «Республика Бурятия: хроника, события, люди» дигән икетомлык гыйльми хезмәтебезне төгәлләп, типографиягә тапшырдык. 
– Бурятиядә унберьеллык бурят мәктәпләре бармы?
– Бурят телендә белем бирә торган мәгариф системасы бар, билгеле. Улан-Удэда бурят лицее эшли. Безнең бурятлар ике телле инде. Бурятча да, русча да белем алалар. Авыл җирләрендә башлангыч мәктәптә, гомумән, тугызынчы сыйныфка хәтле бурят теле шактый яхшы укытыла дип беләм. 10–11 нче сыйныфларда юк инде. Анда инде, илдәге барча мәктәпләрдәге шикелле, бөтенесе БДИга әзерләнүне күздә тота.
Бурятиядә якынча 960–980 мең кеше яши. Шуларның 400 меңнән артыгы – бурятлар. Улан-Удэда 400 меңләп кеше тора. Башкала халкының 30 процент чамасы – бурят. Руслар 60 проценттан артыграк. Калганнары – башка халык. Милли хәрәкәтләр арасыннан татар җәмгыяте аеруча актив эшли. Татар милли үзәге җитәкчесе Саҗидә Батталова, ишетүебезчә, быел Казанда уздырылган Татар конгрессы корылтаенда Милли Шура әгъзасы итеп сайланган. Бездә сигез меңләп татар яши.
 
– Бурят халкының тормыш-көнкүрешен кыр экспедицияләренә барып өйрәнгәнегез булдымы?
– Мин тарихчы буларак, вакытлы матбугатны күзәтеп барам. Барча яңалыклардан диярлек хәбәрдар. Билгеле, Бурятия үз эченә йомылып яшәми. Җиһандагы барча уңай-тискәре күренеш-йогынтылар безне дә читләтеп үтми. Гомумән алганда, заман җилләре барча  традицион милли  культураларга тискәре йогынты ясады. Ни кызганыч, борынгы гореф-гадәтләрнең бер өлеше юкка чыга, бер өлеше заманчалаштырыла. Бер караганда, бу – объектив процесс. Культура үзгәреп тора, әйләнә-тирә мохиткә, дөньяга җайлаша. Алай да  бездә мәдәнияткә, аеруча бурят мәдәниятенә сак карарга тырышалар. Сездәге кебек, бездә дә Халыклар дуслыгы йорты бар. Бөтенбурят мәдәниятне үстерү берләшмәсе аеруча уңышлы эшләп килә. Менә утыз ел инде ул бурят телен, мәдәниятен саклау, үстерү белән шөгыльләнә. Билгеле, шәһәр җире белән авыл җире арасында аерма шактый зур. Авыл җирендә тел, традицион сәнәгать яхшырак саклана. Мәгълүм булганча, бурятлар элек күчмән терлекчеләр булган. Совет дәверендә инде утрак тормышка күчкәннәр. Атчылык, сарыкчылык киң таралган. Элек безнең якта дөя көтүләре дә ишле иде диләр. Нишләптер терлекчелекнең бу төре хәзер онытылып бара. Монгол традицион культурасында  «табун-хушугу мал» дигән төшенчә-атама бар. Болар биш төрле терлек: сыер, ат, кәҗә, сарык, дөя. Хәзер кәҗә асраучылар да аз. Әйтик, күршедә – тугандаш Монголиядә кәҗә саны бик күп. Гомумән, Монголиядә терлекне бик күп асрыйлар. Шуның нәтиҗәсендә экология афәте чыгу ихтималы зур. Сарык үләнне кыркып ашый, яңа үлән үсеп, җитешеп өлгерә алмый. Шул сәбәпле яңа көтүлекләргә ихтыяҗ бик зур. Бурятиядә андый кыенлык юк: терлек, нигездә, аранда асрала. Авыл җирендә игенчелек нык үскән. Аеруча бодай күп игелә.
Бездә аз санлы җирле башка халыклар яшәгән төбәкләр дә аз түгел. Әйтик, Бурятиянең төньягында, БАМ тирәсендә – эвенклар, республиканың көньягында, көньяк-көнбатышында, Тувага таба сойотлар көн күрә.  Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап, алар  болан асрау кебек борынгы терлекчелек тармагын, сунарчылыкны тергезү белән мәшгуль.
– Сездә гаиләләр ишледер?
– Әйе, бездә, бигрәк тә авыл җирендә, ишле гаиләләр күп. Димәк, демографиядә арту булырга тиеш.  Тик республика халкы артмый. Чөнки бик күп кеше читкә китә. Моның төп сәбәбе – икътисад тармагының шактый тар булуы. Шактый кеше Көнбатышка таба кузгала. Иркутскидан Петербургка чаклы ничә шәһәр булса, һәммәсендә якташларыбызны очратырга мөмкин. Башка төбәкләрдәге кебек, әүвәл авыл җиреннән Улан-Удэга килеп урнашалар, аннан яхшырак, уңайлырак төшләргә китеп баралар. Дөрес, шул ук вакытта читтән, тәгаен алганда, Урта Азия республикаларыннан килеп урнашучылар байтак кына. Болар, нигездә, үзбәкләр һәм кыргызлар. Таҗиклар да аз түгел. Аеруча кыргызларга килеп урнашу, ияләшү бик ансат. Чөнки бурятлар белән бер үк антропологик типка карыйлар. Бездә әлегә кадәр полиция, Мәскәүдәге кебек, еш тикшереп аптыратмый иде. Хәер, Улан-Удэны, башка классик башкалалар сыман, миграция үзәге дип әйтеп булмый. Күршедәге Иркутск белән чагыштырганда, икътисади мөмкинлекләребез шактый кечкенә. Шулай да әлеге халыкларның тотрыклы мәдәни үзәге бар дип әйтә алам.
Хәзер Улан-Удэда мәчет эшли башлады. Ул 2000 еллар башында корыла башласа да,  «сакаллы» төзелешкә әйләнеп, шактый озак салынды. Югыйсә бездәге беренче мөселман мәхәлләләре узган гасырның сиксәненче еллар ахырында ук пәйда була. Җирлегебезгә исламны XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында ук татарлар алып килгән. Инкыйлабка хәтле Югары Удэда (революциягә чаклы башкалабыз шулай аталган) мәчет-мәдрәсә эшләп торган. Ул заманда алты мәхәллә булуы мәгълүм. Революциядән соң аларны япканнар. Илебезнең бүтән төбәкләрендәге кебек, совет чорында Бурятиядә мөселман традицияләре өзелә. Хәзер мөселман җәмәгатьчелеге оешты, алар үз дини мәнфәгатьләрен кайгырта башлады, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Табигый, бу хәл җәмгыятебездәге милли, дини яңарышка бәйле. Яңарышның башында татарлар һәм азәриләр торды. Улан-Удэдан тыш, Северобайкальскида, Онохойда мөселман мәхәлләләре теркәлде. Улан-Удэда исламга аеруча уңай карыйлар, бурятлар, руслар арасыннан да мәчеткә йөрүчеләр бар. Шунысы кызык: узган гасырның сиксәненче еллар ахырында төбәгебезгә байтак кына Әфганстан кешеләре күчеп килде. Дини яңарышка алар сизелерлек өлеш кертте: шәхси фатирларында җыелышып, намаз укый башладылар. Бер караганда, бу гаҗәп тә түгел: аларда дини традицияләр өзелмәгән.
– Кандидатлык хезмәтегез ничек дип атала?
– «XX гасырның беренче өч дистә елында бурят милләтенең оешуы» дип тәгаенләдем мин аны. Бурят милләтенең формалашу-оешу барышын өйрәнеп язылды ул. Бу процесс XIX гасыр ахырында башланган. Бурят зыялылары катлавы шул чорда барлыкка килә. Сүз уңаеннан бурят халкының беренче галиме саналучы Доржи Банзаров үз заманында Казан университетын тәмамлаган. Нәкъ менә шул чорда шактый гына Россия халыкларында милли үзбилгеләнү омтылышы туа. Бу хәл патша хөкүмәтенең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында кыска гына арада уздырылган административ җир реформасына бәйле. Аңа кадәр бурятлар Сперанский уставы нигезендә яши, аларның Дала думасы дип йөртелүче үзидарә оешмасы була. Гади генә әйткәндә, элгәре  бурятлар, ыру биләмәсе берләшмәләренә тупланып, зур киңлекләрдә гомер сөргән. Патша хөкүмәтенә ясак түләүне исәпкә алмаганда, алар шактый мөстәкыйль тормыш алып барган. XIX гасыр ахырында җирле хакимиятләр, административ реформа уздырып, Үзәк Россиядәге кебек, өяз-олуслар корып, яңача идарә итүгә күчәргә була. Җир реформасы  терлек асрап көн күрүче бурятларны иң иркен, мул җирләрдән – елга буйларыннан, үзәнлекләрдән кысрыклап чыгаруга китерә. Табигый, бу хәл – бурятларны уңайлы көтүлекләрдән мәхрүм итү рус крестьяннары белән каршылыклар китереп чыгара. Әлеге вакыйга беренче рус революциясе белән бер чорга туры килә. Шушы кризис шартларында бурятлар арасында, ниндидер автономия-үзидарә зарур, дигән шигарь-чакырулар мәйданга килә. Бу болгавыр елларда буддачылыкның бурят халкын берләштерүче көчкә әверелүен күпләр танып бетерми әле. Шунысы да бар: көнбатыш бурятлар кам-шаманчылыкка йөз тотканга (алар хәзерге Иркутск өлкәсе җирләрендә  бик ишле яшәгән булалар), аларны православие диненә күндерү кыен булмый, Байкал аръягында яшәгән бурятлар арасында, мәгълүм булганча, буддачылыкның Тибет версиясе киң таралган. Әби патша вакытында буддачылык инде рәсми дин булып таныла. Шул сәбәпле буддачыларны дин алмаштыру мәсьәләсендә әллә ни кысрыкламыйлар.
– 1917 елгы Октябрь революциясен хәзер  тискәре яктан гына  бәяләүчеләр бар.
– Килешмим. 1917 елгы Октябрь революциясе милли яңарышка этәргеч ясый. Гомумән, 1917 елдан 1929 елга кадәр милли яшәештә ике төп сәяси агым мәйданга килә. Берсе, совет хакимияте урнаштырып, коммунизм идеяләрен таратуны, бөтендөнья революциясе ясауны алга сөрсә, икенчесе туфракчыл милли-мәдәни автономия коруны максат итеп куя. 1921 елда РСФСР составында Бурят-Монгол өлкәсе барлыкка килеп, 1922 елда Бурят-Монгол автономияле өлкәсе пәйда була. 1923 елның маенда, аларны кушып, Бурят-Монгол автономияле совет социалистик автономиясе оештырыла. Шушы рәвешле совет федерализмының нигез ташларыннан берсе буларак республикабыз туа. Утызынчы елларда  тора-бара төбәк  икътисадының нигезен тәшкил итәчәк зур заводлар корылган. Менә шул чорда республикабызга руслар күпләп  күчеп килә дә инде. Күмәкләштерү барышында авыл җирендә яшәүчеләр  күчмәнлектән утрак тормышка күчерелә. Нәтиҗәдә терлек саны нык кими. Сер түгел, әлеге  кискен борылыш крестьяннарның баш күтәрүенә китергән. Хәер, инде 1940 елларда республикабыз шактый индустриальләштерелгән төбәккә әйләнгән. Әлбәттә, күчмәннәрне пролетариатка әйләндерү зур кыенлыклар белән барган. Шулай да фән, мәдәният, медицина, идарә тармагында милли кадрларны үстерү шактый уңышлы җайга салынган. Мәгълүм ки, Советлар Союзының соңгы  яшәү дәверендә бурятлар илебезнең Себер төбәгендәге  иң укымышлы милләтләрнең берсе дип таныла иде. Буддачылык динендә аң-белем алу кешенең иң зур бурычларыннан санала. Шуңа күрә элек-электән бурят гаиләсендә бер генә баланы булса да Будда монастырена биреп укытырга тырышканнар. Совет чорына кадәр Будда монастырьлары гыйлем үзәге исәпләнгән. Хәзер дә «укысаң, кеше булырсың» тәгъбире еш әйтелә.
1960–1980 елларда республика үсешендә яңа үрләр яулана. Мадагаев, Саганов кебек күренекле җитәкчеләр идарә итә бу елларда төбәгебездә. Алар республиканы үстерү өчен кулларыннан килгәнне дә, кем әйтмешли, килмәгәнне дә эшлиләр.
–  Конференциядә ясаган чыгышыгызда ни-нәрсә әйтергә теләдегез?
– Чыгышым нәкъ менә бурят яки рус  халкының яшәешенә багышланды дип әйтә алмыйм. Мин анда, гомумән, СССР чорында эш йөрткән Совет хөкүмәтенең, коммунистик җитәкчелекнең милли сәясәтен, идеологиянең халыкларны ни рәвешле берләштерергә омтылганын тасвирларга тырыштым. Патша Россиясеннән четерекле мирас булып калган каршылыкларны идеологик чаралар кулланып ничек тә хәл итәргә кирәк булган. Мәгълүм ки, халыклар арасында яшәп килгән каршылыкларны бердәм совет халкы булдырып, әйтик, әдәбиятта социалистик реализм ысулына өстенлек биреп,  хәл итәргә ниятләгәннәр. Бер яктан, милли тиңдәшлекне үстерү, икенче яктан, төрле-төрле халыкларны берләштереп, совет тиңдәшлеге, совет халкы булдыру бурычы куелган. Әлеге бурыч күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырылды да. Әмма Советлар Союзы әллә ни озын гомерле булмады, җитмеш ел гына яшәп калды.
–  Бурятлар һәм монголлар – бер-берсенә бик якын, уртак тарихлы, телләре якын булган кардәш халыклар, дип әйттегез. Хәзерге вакытта ике арадагы багланышлар ни хәлдә?
– Бик тыгыз багланышлар урнашкан дип әйтергә була. Ике арада визасыз режим хәзер. Икътисади, мәдәни, фәнни багланышлар шактый югары дәрәҗәдә. Әйтик, фәнни өлкәне алсак, еш аралашып, уртак конференцияләр уздырып торабыз. Гади халык арасында дустанә мөнәсәбәтләр.  Монголиядән туристлар еш килә. Катнаш гаиләләр киң таралган дип раслап булмаса да, андыйлар да аз түгел. Монголиянең төньяк-көнбатышында бик ишле булмаса да элек-электән тупланып бурятлар яши. Ә шул ук вакытта  Төньяк  Бурятиядә бераз монгол халкы  көн күрә. 
Гомумән алганда, монгол дөньясы  өч өлешкә бүленә. Әйтик, хәзерге Монголия җирләре Халха (Тышкы) Монголия дип  атала. Әле Кытай эчендә  Эчке Монголия дип йөртелгән, башкаласы Хух-Хото дип аталган автоном өлкә бар. Монголларның күпчелеге – җиде миллион чамасы шул өлкәдә яши.

Рәшит МИНҺАҖ


Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ