Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай дарулар кемнәргә биреләчәк?

  Бушлай даруларны иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби бурычын үтәгәндә яки авырулардан соң һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм хатыннары;...

 

 




Бушлай даруларны иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби бурычын үтәгәндә яки авырулардан соң һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм хатыннары; Ленинградта блокада вакытында яшәүчеләр һәм саклаучылар; концлагерьларда балигъ булмаган яшьтә тоткын булучылар; башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары; СССР һәм РФ геройлары ала, дип хәбәр ителә «Российская газета» сайтында.

Адвокат Ольга Сулим сөйләвенчә, шулай ук ЧАЭС авариясендә зыян күргән яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш авыруы алган затлар; Ерак Төньяктагы аз санлы халыкларның да даруларны бушка алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, шикәр авыруы белән авыручыларга да, инвалидлыгына карамастан, дарулар каралган. 


Юрист сүзләренчә, пенсионерлар түләүсез тәэмин итүгә дәгъва итә алмый, әмма медицина күрсәткечләре буенча кирәкле дарулар сатып алу өчен аларга 50 процент ташлама каралган. Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш.
Эшләвен дәвам иткән II төркем һәм III төркемдәге инвалидлар да дарулар бәясенең 50 процентын гына түләп ала ала. «Ә I төркем инвалидлар һәм эшли торган II төркем инвалидлар түләүсез тәэмин ителергә тиеш», – дип сөйләде ул.
Ә йөкле хатын-кызларны медикаментлар белән тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә беркетелгән. Шуңа күрә бушлай бирелә торган дарулар исемлеге төрле төбәкләрдә төрлечә булачак.

Фәния Лотфуллина


Фото: medboli.ru




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ