Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай юридик ярдәм

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күр...

2022 елның 25 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Телефон элемтәсе ярдәмендә гражданнарны консультацияләү республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр, Казанда 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфессез рәвештә үтәчәк. Казанда бушлай юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:
• 8-800-201-16-00;
• WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
• (843) 238-10-00.
Татарстан Республикасы районнарында беренчел хокукый консультация кизү тору графигында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләренең номерлары буенча бирелә.
Халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан региональ бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан иҗтимагый палатасының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина


Фото: rostov-gorod.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ