Буыннар чылбыры өзелмәсен иде

Һәрбер ел фасылының үз матурлыгы бар. Көз айлары исә муллык белән дә, алтын төскә кергән яфраклары, матур бәйрәмнәре белән дә күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Ә минем шәхсән үземә исә ул шушы көннәрдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне белән бик якын. Чөнки безнең Нәбиуллиннар-Мөхәммәтҗановалар нәселенең укытучылык һөнәренә, гомумән, мәгърифәт өлкәсенә багышлаган гомере 480 елдан артып китә.

Минем бабам – Яңа Арыш авылының иң оста куллы һөнәрчесе, үзлегеннән су тегермәннәре корып эшләтүче Мөхәммәтҗанов Габдрахман бу династиянең башлангычында тора. Бөек Ватан сугышы алды елларында ул Яңа Арыш җидееллык мәктәбендә балаларга хезмәт дәресләре укыткан. Әмма сугышка китеп 1944 елда Белоруссия җирләрендә батырларча һәлак була, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Әнием – Мөхәммәтҗанова Фәһимә әтисе башлаган эшне дәвам итә, балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләре укытуга бар гомерен багышлый. 40 еллык хезмәт юлында күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» дигән исемгә лаек була. Аның тормыш иптәше Хатыйп та күңеле белән балаларга тартыла торган булып чыга. 1942 елдан сугышка алынып, Берлинга кадәр барып җитә. III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнгән әтием, авылга кайткач, мәктәпкә физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып килә. Лаеклы ялга чыкканчы һөнәренә тугры кала. Кечкенәдән балта-пычкы тотарга өйрәткән шәкертләре аны әле дә зур хөрмәт белән искә алалар.

Әлбәттә, гаиләбезнең мәктәп тормышы белән яшәве, намуслы хезмәте безгә дә йогынты ясамый калмады: минем алда нинди һөнәр сайлау буенча бернинди  сорау да тормады. 1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына укырга кердем. Уку йортын тәмамлагач, үзебезнең районга эшкә кайтуыма да 40 ел тулган икән бит! Шуның өч елын Яңа Арыш авылының халык депутатлары Советы рәисе булып эшләсәм, мәгариф өлкәсендә турыдан-туры хезмәт куюым 37 ел булды. Мәктәп директоры йөген тартуыма да 35 ел инде. Яңа Арыш авылының мәктәбендә заманча бина төзетеп, балалар өчен тиешле шартлар булдырып, коллективыбыз белән уңышлы эшләүне дәвам итәбез. Хәләл җефетем – Галия Гыймран кызы да –укытучылар нәселеннән. Аның әтисе – Гыймран Хафиз улы Миңлеханов 35 еллык педагогик эшчәнлегенең 26 елын мәктәп директоры булып эшләде, исеме гел алдынгылар рәтендә булды.

Гыймран аганың барлык балалары да укытучылык һөнәрен сайлаган. Галиянең олы абыйсы – Фидаил Миңлеханов – тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә 27 ел буе тарих фәнен укытты. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында эшли.

Икенче абыйсы – Рәмис Миңлеханов Алексеевск районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләде. Аның хәләл җефете – Нурсидә ханым 39 ел балаларга математика фәненнән белем бирде.

Галиянең сеңлесе – Резедә Миңлеханова Алексеевск районы Коры Көрнәле авылында яши, география-биология укытучысы булып эшләвенә 36 елдан артып китте.

Үз абыемның хәләл җефете – Елизавета Владимировна Тряева – шулай ук математика укытучысы, 42 еллык педагогик стажга ия, әле хәзер дә балалар арасында, аларны имтиханнарга әзерләп әвәрә килә.

Габдрахман бабамның дүртенче буын оныклары да –Римма Динар кызы Нәбиуллина, Руслан Дамир улы Нәбиуллин, гаилә традицияләрен дәвам итеп, мөгаллимлек һөнәрен үзләштерделәр.

Мөхәммәтҗановлар буыныннан булган Хөсәенова Нурзидә Каюмовна, Таһирова Айгөл Ильясовна татар теле укытучысы һөнәрен сайлаганнар.

Мәгърифәт өлкәсендә безнең нәсел вәкилләренең куйган хезмәте олы хөрмәткә лаек дип саныйм. Ярты гасыр чигенә җитәргә дә күп калмаган, уртанчы улыбыз Руслан Дамир улы үзенең хәләл җефете белән бу санны тутырырлар һәм буыннар чылбыры өзелмәс дип өметләнәм.

Дамир НӘБИУЛЛИН,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.