Логотип Магариф уку
Цитата:

«Быел 11 балалар бакчасы төзелеп бетәчәк»

Яңа уку елы башланырга аз вакыт калып бара. Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Рүзәл улы Һидиятов белән август киңәшмәсе алдыннан булган әңгәмә барышында мәгариф өлкәсен...

Яңа уку елы башланырга аз вакыт калып бара. Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Рүзәл улы Һидиятов белән август киңәшмәсе алдыннан булган әңгәмә барышында мәгариф өлкәсенә караган күп кенә мәсьәләләргә тукталдык. Әлбәттә инде мәктәпләрнең методик әсбаплар белән тәэмин ителеше хакында да сүз булды.
- Монда билгеле бер юнәлешне генә аерып күрсәтү дөрес булмас, чөнки методик әсбаплар төрле мәктәпләрдә төрлечә. Теге яки бу мәктәпнең профиленә, нинди юнәлештә эшләүләренә карап тәэмин ителеш төрлечә. Әмма шул ук вакытта алар барысы да стандартка җавап бирерлек һәм мәктәпләрнең һәм мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын республика бюджетыннан тулыландыру мөмкинлеге бирә. Дәреслекләр белән республика тәэмин итә, ә методик ярдәмлекләр, укыту әсбаплары һәм төрле башка уку-укыту җиһазлары алу өчен республика бюджетыннан мәктәпкә акча бүлеп бирелә. Шулар хисабына һәр мәктәп өстенлекле юнәлешне үзе сайлый. Кайсы интерактив такта, кайсысы методик кулланмалар ала. Бу очракта һәр директор үз хуҗалыгында үзе хуҗа һәм мәктәпкә ни кирәген ул коллектив белән килешеп хәл итә,- диде Илнар Рүзәл улы әңгәмә барышыныда.
Ильнар Һидиятов быел ачылачак 185нче һәм 186 нчы мәктәпләр һәм балалар бакчалары турында да әйтеп узды.
- Быел Рәүис Гәреев урамында 1224 балага исәплән, ә «Яз» торак комплексында 1500 балага исәпләнгән яңа мәктәпләр үз укучыларын кабул итәчәк. Билгеле бу мәктәпләр генә бөтен ихтыяҗны да канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә дә Казанда уку бер генә сменалы булачак дигән прогноз әлегә юк.
Демографик проект кысаларында ясле-балалар бакчалар төзү буенча да яңа программа старт алды. Бүгенге көндә 11 балалар бакчасы төзелә. Аларның «Светлая Долина» торак комплексындагысы август ахырында ачылыр дип көтәбез. Алар барысы да федераль проект кысаларында төзелә, шуңа күрә бу балалар бакчаларын файдалануга тапшыру 2019 елдан да соңга кала алмый,- диде ул.

Илнар Рүзәл улы Һидиятов белән тулы әңгәмә «Мәгариф» журналының август санында дөнья күрәчәк. 


 
Расиха ФАИЗОВА

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ