«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын күрсәтте

«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды. Робер Томның детектив пьесасы буенча куелган «Сигез йөрәк сере» спектакле шәһәрнең «Рыбацкий» мәдәният йортында күрсәтелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Сигез йөрәк сере» спектакле Татарстан Республикасы грантына куелган. Бөтендөнья татар конгрессы артистлар белән мастер-класс үткәрергә Əлмәт театры артисты, яшь режиссер Энҗе Сәйфетдинованы җибәргән булган. Пьесаны татарчага театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова тәрҗемә иткән.

Спектакльдә сигез хатын-кыз – Розалия Кәрәмова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина катнашты.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.