Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Элҗен көн

Бу бәйрәмне христианнар, шул исәптән керәшеннәр дә, бәйрәм итә. Бу – Илья пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән көне. Халыкта пәйгамбәр үзе турында яшен, күк күкрәү кебек табигый күренешләр аша искәртеп тора,...

Бу бәйрәмне христианнар, шул исәптән керәшеннәр дә, бәйрәм итә. Бу – Илья пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән көне. Халыкта пәйгамбәр үзе турында яшен, күк күкрәү кебек табигый күренешләр аша искәртеп тора, ул күктә арба белән йөри, дигән ырым яши.
Әлеге бәйрәм табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен,  бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

Халыкта Элҗен көнгә хас булган сынамышлар да шактый. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе табигатькә бәйле. Менә ул сынамышларның кайберләре:
Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап төшкә кадәр җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.
Элҗен көнне коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.
Инде сынамышлар хакында сүз чыккан икән, августның беренче ункөнлегенә кагылышлы халык сынамышлары белән дә танышып үтегез.
3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез.
4 августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк.
5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.
6 августта күке түбәннән очса – яңгырга.
7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.
8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.

Таһир САБИРҖАНОВ


Сөмбел ТАИШЕВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ