Логотип Магариф уку
Цитата:

Чүпрәле географиясе ни белән кызыклы?

2007 елда кабул ителгән федераль закон нигезендә Татарстан мәктәпләренең укыту программаларыннан милли-төбәк компоненты дигән төшенчә алып ташланган иде. Шуның нәтиҗәсендә укучыларыбыз үз туган төбәге...

2007 елда кабул ителгән федераль закон нигезендә Татарстан мәктәпләренең укыту программаларыннан милли-төбәк компоненты дигән төшенчә алып ташланган иде. Шуның нәтиҗәсендә укучыларыбыз үз туган төбәгеннң тарихи сәхифәләре, географик үзенчәлекләре белән дәресләрдә танышудан мәхрүм ителде. Югыйсә, Татарстанның суверенлык алган елларында Татарстан һәм татар халкы тарихын, географиясен, экологиясен яктырткан никадәр дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар дөнья күргән иде. Рәхәтләнеп файдалан, укучыларыңны таныштыр гына. Федераль дәрәҗәдә милли-төбәк компонентына никадәр кизәнергә омтылмасыннар, милли җанлы энтузиаст мөгаллимнәребез һәм мөхтәрәм галимнәребез туган төбәкләребез тарихына, географиясенә багышланган китапларын бастырып чыгара тора. Шушы көннәрдә шундыйларның чираттагысы – Чүпрәле районына багышланганы дөнья күрде.
Гадәттә, Чүпрәле ягы хакында сүз чыкса, уенын-чынын бергә кушып, «Чыпчык кунарлык та куак юк бит анда», – дияргә яраталар. Анысы шулайдыр: ни дисәң дә, Татарстандагы урманнарга иң ярлы район Чүпрәле шул. Тик туган ягың табигатенең матурлыгы урманнарың булу-булмаудан гына тормый икән! Шулай булмаса, педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәенов, «Татарстан географиясе» курсына өстәмә рәвештә, VIII – X сыйныфлар өчен үз туган ягына багышланган «География и экология Дрожжановского района» уку әсбабын 16 басма табак күләмендә тулыландырылган өченче басмасын Чабаксардагы «Новое время» нәшриятында бастырып чыгармас иде. Шулкадәр мавыктыргыч, үтемле тел белән бары тик туган ягына ихлас мөкиббән булган һәм бу матурлыкны яшь буын күәеленә дә сеңдерергә омтылышы үтә көчле булган педагог кына яза аладыр. 
Чыннан да, Чүпрәле районы урманнарга бай түгел, анда далалар өстенлек итә. Әмма, дала үзенчә матур. Аның иркен кырлары, чәчәкләргә төренгән болын-тугайлары китап авторы Җәүдәт ага Хөсәенов күңеленә бик тә якын. Ул аларны дистәләрчә еллар дәвамында төрле яклап өйрәнгән. Шуңа күрә ул туган як табигатен яшүсмерләр өчен фәнни яктан, комплекслы итеп тасвирлый да алган.
Уку әсбабы ике бүлектән тора. Беренче бүлек – туган якның табигый үзенчәлекләре белән башлана һәм районның Кызыл китабы белән төгәлләнә. Икенче бүлек исә районның халкы һәм хуҗалыгын бәян итә. Китап ахырында  район табигате һәм хуҗалыгы укучыга һәрьяклап аңлашылсын өчен, авыррак булган терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге дә китерелә.   
Туган як географиясе һәм экологиясе ул – матурлык, гүзәллек һәм мәрхәмәтлелек чыганагы. Туган якның табигый матурлыгы аша автор яшүсмерләрнең рухи дөньясына яхшылык, сизгерлек, мәрхәмәтлелек, табигатьне саклау чаралары алып килә, туган якның табигатен үз хәлендә саклап калу юлларын табуга этәрә. Кешелеклелек, кеше хәлен уртаклашу, явызлыкка түзеп тормау кебек сыйфатлар тәрбияләүгә нигез булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ