Логотип Магариф уку
Цитата:

Чүпрәсез ипи пешерәбез

«Икмәк пешергән йортка Аллаһы Тәгалә фатихасын бирә», – диләр акыл ияләре. Чыннан да, ипидән кадерлерәк нәрсә бар? Бигрәк тә ул үз кулларың белән әзерләнгән икмәк булса!Кызганычка, кибетләрдә сатылган...

«Икмәк пешергән йортка Аллаһы Тәгалә фатихасын бирә», – диләр акыл ияләре. Чыннан да, ипидән кадерлерәк нәрсә бар? Бигрәк тә ул үз кулларың белән әзерләнгән икмәк булса!


Кызганычка, кибетләрдә сатылган икмәк үзенең сыйфатын югалта бара. Өлкән яшьтәге абый-апалар балачакта әниләре яисә әбиләре пешергән ипине сагынып искә ала. Сугышка кадәр генә түгел, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларына кадәр ипекәйне чүпрәсез әзерләгәннәр. Моның өчен һәр йортта хуҗа хатынның күәсендә (ипи тәпәнендә) ипи башламы (кайбер якларда ипи башы диләр) сакланган. Шундый икмәк тәмле дә, файдалы да булган! Гаиләсен сыйфатлы ризык белән тукландырырга тырышкан хуҗабикәләр бүген дә, борынгы рецептны кулланып, үз куллары белән файдалы икмәк пешерәләр.


Без мондый икмәкне биш ел элек пешерергә өйрәндек. Башта, әлбәттә, озак вакыт кирәк булу куркытты. Шулай да балаларга файдалы ризык ашату теләге көчлерәк булып чыкты. Иртән хуш исле икмәкнең катысы кетердәве генә дә ни тора!



«Ипи башламы»н үстерү
Стартер яисә икмәк башламы барлыкка китерү өчен, безгә арыш оны, бал һәм су кирәк булачак. Ике аш кашыгы он, борчак зурлыгындагы бал һәм суны болгатып, җылы, караңгы урынга куябыз.
Атна буе һәр көн бер аш кашыгы он һәм су өстәп торабыз. Биш-алтынчы көннәргә һава куыклары күренә башлаячак. Стартерны он белән «ашатканнан» соң ул күтәрелә башлый икән, димәк, безнең ипи башламы әзер!
Әлеге стартер белән без төрле-төрле икмәк пешерә алабыз. Икмәкнең сыйфаты, никадәр күпереп пешүе ипи башламының сыйфатына бәйле, шуңа күрә стартерны әчетмичә туңдыргычта саклыйбыз һәм гел арыш оны, бераз бал һәм су белән «ашатып» торабыз.
Бодай икмәге  өчен кирәк әйберләр:
700 г бодай оны

  • 4–5 аш кашыгы икмәк башламы

  • 1,5 бал калагы тоз

  • 1 аш кашыгы бал (яисә шикәр комы)

  • 400 мл су

  • 10 мл үсемлек мае



Әзерләү:
Стартерны арыш оны, бал һәм су белән «ашатып», ике сәгатьләп күтәрелгәнен көтәбез. Аннары, барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз.
Әзер камырны майланган табага яисә мичтә пешерергә яраклы башка савытка салып, 7–8 сәгатькә калдырабыз. Камыр күтәрелгәч, икмәкне 180–200 градуслы мичтә 1 сәгать пешерәбез.
Арыш ипиен әзерләү һәм пешерү дә бодай ипиенеке кебек үк. Тик ингредиентлары һәм аларның күләме генә үзгәрәк.
Арыш икмәге кирәкле өчен әйберләр:
350 г арыш оны

  • 350 г бодай оны

  • 6–7 аш кашыгы икмәк башламы

  • 1,5 бал калагы тоз

  • 1 аш кашыгы бал (яисә шикәр комы)

  • 400 мл су

  • 10 мл үсемлек мае


Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ