Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыдагы «Изгелек» үзәге үзенчәлекле чара оештырган

Бүген Чаллыдагы «Изгелек» инвалидларның реабилитация үзәгенә йөрүчеләр  бик тә үзенчәлекле  чарада катнаштылар. Ул Татарстанда  яшәүче  халыкларның костюмнарын  ак кәгазь битл...

Бүген Чаллыдагы «Изгелек» инвалидларның реабилитация үзәгенә йөрүчеләр  бик тә үзенчәлекле  чарада катнаштылар. Ул Татарстанда  яшәүче  халыкларның костюмнарын  ак кәгазь битләренә төшерү белән бәйле иде.
Үзәк белгечләре анда катнашучыларны иң элек берничә халыкның тарихы, традицияләре һәм яшәү рәвеше  белән таныштырдылар. Чарада катнашучыларга милли киемнәр  иҗат итү белән бәйле бирем куела. Алар үз чиратында кулларына төсле кәгазь, карандашлар һәм буяулар алып  эскизлар   эшләделәр.
Нәтиҗә һәммәсен дә куандырды, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, башкарган эшләре бик матур иде. Ә иң мөһиме, бирегә килүчеләр күтәренке кәеф белән өйләренә  таралышты.
     Альберт ЗАҺИРОВ      

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ