Логотип Магариф уку
Цитата:

Чиләбе тәҗрибәсе башкаларга да файдалы булачак

«Россия – Минем тарих» тарих парклары – Россиядә иң   эре экспозицион  комплекслардан  санала.   Чиләбе шәһәрендә мондый   тарих паркы 2019 елның сентябреннән б...

«Россия – Минем тарих» тарих парклары – Россиядә иң   эре экспозицион  комплекслардан  санала.   Чиләбе шәһәрендә мондый   тарих паркы 2019 елның сентябреннән бирле эшли.  Әлеге паркның үзенчәлеге шунда ки,  биредә тарихи материалларны     заманча  технологияләр ярдәмендә (видеопроекцияләр,  3D модельләр, тарихи вакыйгаларны  мультимедияле реконструкцияләр рәвешендә бирү,   панорамалы һәм   диарамалы кинозаллар, күпсанлы  проекторлар,  тач-панельләр һ.б)   тәкъдим итәләр.    Пандемия чорында кабул итүләр бераз туктап торганнан соң  эшне кабат җанландырып җибәргәннәр. Дөрес коллектив ул чорда да эшен туктатмаган: онлайн программалар әзерләгәннәр,   видеороликлар төшергәннәр,  методик кулланма өстендә эшләгәннәр.

-Бүгенге көндә безнең тарихи паркта инде 100 мең кеше булды,- дип башлады сүзен Чиләбе шәһәренең  «Россия- Минем тарих» тарихи  паркы директоры Денис Павлович Кузнецов.  - Командада күбесе  диярлек тарих фәннәре кандидатлары.   Мәгариф учреждениеләре, кадрларны кабат укыту үзәкләре белән элемтәләребез нык. Бүгенге көндә Чиләбедәге 150 мәктәп белән үзара килешү төзелгән. Бу алга таба безгә килүчеләр санын арттыруга да, безнең әзерлеккә дә   йогынты ясаячак. Без гадәти стандарт тематик экскурсияләр дә,  ял көне экскурсияләре дә, тәрбияви чаралар да  уздырабыз. 2021 елда  беренче тапкыр  мәктәп лагерьлары  белән эшләдек. Июнь аенда гына да безнең тарихи паркта  10 мең бала булды.  Бу безнең өчен зур күрсәткеч. Көн саен 3 - 8   төркем кабул иттек...
Тагын нәрсәсе кызык, Тарихи парк каршында фәнни педагогик совет булдырганнар һәм алар ярты ел саен очрашып фикер алыша икән. Чиләбенең бөтен югары уку йортлары белән килешү төзеп эшләүне дә җайга салганнар. Югары уку йортларының галимнәре тарихи паркның фәнни-педагогик совет составына керүе әлеге элемтәләрне тагын да ныгыта төшүе бәхәссез.   
- Үзебезнең фәнни методик ярдәмлекне чыгарганда  аңа рецензия бирүчеләр дә алар булды.  Бу кулланма башка төбәкләр өчен дә файдалы булачак дип белдерде,-Денис Павлович.
Расиха ФАИЗОВА

Фото: Гульназ ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ