Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит төбәкләрдәге татарлар мәнфәгате ничек яклана?

Һәр дүрт татарның өчесе Татарстаннан читтә яши дибез. Алар мәнфәгатен, телен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклау максатыннан 2007 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырылган иде...

Һәр дүрт татарның өчесе Татарстаннан читтә яши дибез. Алар мәнфәгатен, телен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклау максатыннан 2007 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештырылган иде. Бу – хөкүмәт канаты астында тормаган иҗтимагый оешма, Шулай булуга карамастан чит төбәкләрдәге татарларыбыз арасында йогынтысын елдан-ел арттыра. Абруе да, кылган эш-гамәлләре дә колачлырак була бара. Хәзер аның карамагында 37 төбәк статусындагы оешма гына бар. Шуларга өстәп, тагын 200 җирле оешма.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2020 елны нинди эш-нәтиҗәләр белән төгәлли? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә автономия рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов журналистларны үтеп баручы 2020 елда башкарылган эшләре, алдагы елда автономия алдында торган бурычлар белән таныштырды. Киләсе ел аеруча җаваплы, бигрәк тә чит төбәкләрдәге милләттәшләребез өчен сынау һәм сыналу елы булачак. Ник дигәндә, киләсе елныә апрелендә Россиядә халык санын алу үткәреләчәк. Автономия киләсе елда да тел сменалары оештыруга җитди игътибар бирергә җыена. Быел аның беренче сменасында – 180, икенчесендә 90 бала ял иткән. Автономия шулай ук чит төбәкләрдәге татарлар мәнфәгатен күздә тоткан методик кулланмалар бастырып чыгаруны да һәрдаим күз уңында тота. Әйтик, әле быел гына татар җырларыннан торган «Туган телдә җырыбыз» һәм «Җан җылысы – җырларда» дигән ноталы ике җыентык, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен милли этномәдәни материалны туплаган «Туган як» дигән өстәл уенын бастырып чыгарды. Киләсе елда, «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә, татар халкының тарихи, актерлык, вокал, блогинг, аш-су, кул эшләре мирасына багышланган видеодәресләр проектын гамәлгә куячак. Шулай ук һәвәскәр театр коллективлары өчен «Яшь талантлар» дигән пьесалар конкурсына һәм «Матур һәм акыллы» проектына да нәтиҗә ясарга исәпләре.
Фото: ИА «Татар-информ»

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ