Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан Җәлилова: «Әти белән минем арадагы бәйлелек бик көчле булды»

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең – яшерен оешманың җитәкчесе, хәрби разведчик Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Бул...

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең – яшерен оешманың җитәкчесе, хәрби разведчик Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның  башлары киселә. Һәр елны шушы фаҗига көнендә Россиянең һәм Татарстанның иҗат әһелләре һәм Муса Җәлилнең иҗатын, җәлилчеләрнең батырлыгын  хөрмәт итүчеләр Казан Кремле янына җыелалар. Биредә герой-шагыйрьнең һәйкәле һәм яшерен оешма вәкилләренең барельефлары уелган мәрмәр дивар каршында   митинг башлана. Әлеге тантанага  ел саен шагыйрьнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна һәм оныкчыклары  Михаил белән Елизавета кайталар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  бер пассажир самолётына Муса Җәлил исеме бирелү аерым бер мәгънәгә ия.  Чулпан  Муса кызы  аның беренче пассажирларыннан булды. Быел Татьяна Михайловна 25 августта Казанның Зур концерт  залында «Шагыйрь һәм музыка»  дигән фестиваль оештырды. Без Чулпан Муса кызы белән аның шәһәр яны дачасында очраштык. Әңгәмә күрше бүлмәдән агылган классик музыка астында барды. Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыклары – барысы да үз тормышларын музыка белән бәйләгән икән.

– Чулпан Мусеевна, Сез бөтен гомерегезне  әтиегез – шагыйрь, журналист, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое, Дәүләт премиясе лауреаты  Муса Мостафа улы Җәлилнең иҗатын киң укучылар катламына җиткерү эшчәнлегенә багышлагансыз. Әтиегезнең образы  хәтерегездә ничек саклана?
– Минем  сугышка кадәрге бала чагым искитмәле матур булды, чөнки әти-әниемнең миңа булган иксез-чиксез мәхәббәтендә коендым. Әтием шул кыска гына бәхетле гомерендә кызы өчен төп кеше иде. Аның белән минем арадагы бәйлелек бик  көчле булды. Кечкенә булсам да, ул  үзенең тыгыз һәм мәшәкатьле тормышында   минем белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты. Аның белән Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан Язучылар союзына баруым истә калган. Анда җыелыш барганда, әтинең зур кәнәфиендә (ул әле һаман да шунда тора булса кирәк) утырып, тыныч кына көтеп торуларымны әле дә хәтерлим. Аннан соң без әти белән бергәләп урамда йөри, Казансуда көймәдә йөзә идек. Мин шунда аның кызыклы хикәяләрен һәм әкиятләрен тыңлап, хозурлык кичергәнмендер дип уйлыйм.
Әтием Оренбург губернасының Мостафа авылында яшәүче Рәхимә һәм Мостафа Җәлиловларның алты балалы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Аның уку-язуга сәләте бик иртә ачылган. Ул башлангыч мәдрәсәдә бер ел эчендә дүртьеллык программаны үзләштергән.  Соңрак Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем алган. Шигырьне дә ул балачактан яза башлаган.  Аның 13 яшьтә иҗат иткән «Бәхет» шигыре газетада басылып чыккан. Әтине яшьтән  хезмәт, иҗат, җәмәгать эшләренә күмелеп яшәгән дип беләм.
Аның сугышка кадәр шулкадәр  эш башкарырга өлгерүе дә үзе бер гаҗәп. Орск, Оренбург калаларының яшьләр, балалар  оешмаларында эшләгән. Казанда һәм Мәскәүдә татар газеталары һәм журналларының («Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы», «Коммунист») мөхәррире булган. Мәскәүдә яшь шагыйрьләр  һәм язучылар семинарына җитәкчелек иткән. (Габдрахман Әпсәләмов, Әхмәт Симаев кебек сәләтле яшьләр йөргән анда.) Бер үк вакытта әти уку турында да онытмаган. Аның белем алу, дөнья әдәбияты белән танышу омтылышына таң калырлык. Казанда укытучылар институты каршындагы рабфак белән генә чикләнмичә, ул 1927 елда  Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Шул вакытта  киләчәктә зур язучы булачак Варлам Шаламов белән бер бүлмәдә яши. Бүлмәдәше соңыннан, аның үҗәтлегенә шакката идек, дип язды. Бөтен шөгыльләре, мавыгулары арасында әти өчен төп эш – әлбәттә, иҗат, шигърият. 
30 нчы  елларда ул инде – Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыккан берничә шигырь һәм поэма китаплары  авторы.
Әйтергә кирәк: әти бик музыкаль кеше булган. Композитор Латыйф Хәмиди аның бу сәләтен поэзиягә булган талантына тиңләгән. Ул мандолинада бик оста уйный иде. Хәзер мандолина аның Казандагы музей-фатирында эленеп тора. Әти Мәскәү консерваториясендә булырга яраткан, хәтта музыка теориясе буенча дәресләр дә алган. 1935 елда Казанда опера театры булдыру фикере барлыкка килгәч, Мәскәү консерваториясе каршында яшь җырчылардан опера студиясе оеша. Әти, Нәҗип Җиһанов белән рәттән торып, аның эшчәнлегендә беренче көннәреннән үк бик актив катнаша. Рус һәм көнбатыш композиторлары операларының клавирларын тәрҗемә итә. Мин  әтинең музей-фатирына Моцартның «Свадьба Фигаро» операсы клавирларын тапшырдым. Бездә сакланып калган ул битләрдә әтинең вак кына хәрефләр белән язылган тәрҗемәсен күрергә була. Казан опера театрында әдәби бүлек мөдире булып эшләгән чакта әти дүрт опера либреттосы яза. Алар арасында киң җәмәгатьчелеккә танылганы – героик «Җик Мәргән» эпосына нигезләнеп язылган «Алтынчәч» операсы.
–«Алтынчәч» операсы беренче тапкыр 1941 елда сәхнәгә куела. Ә уналты елдан Нәҗип Җиһанов «Муса Җәлил» операсын язып тәмамлый. Муса Җәлилнең татар зыялылары белән дуслыгы турында беләбез. Кемнәрне аерып әйтер идегез?
– Мәскәүдә яшәгән чагында да әти үзенең татар дуслары белән элемтәне югалтмады. Ул Столешников тыкрыгындагы кечкенә генә фатирында башта үзе генә, гаиләле булгач, әни һәм минем белән яшәде. Ул фатир Мәскәү татарлары  өчен дә, Казан, Оренбург, Орск калаларыннан килгән таныш-белешләр өчен дә җыелу-тукталу урыны булган. Әни анда бик күп кызыклы шәхесләр– мәдәният әһелләре, композиторлар, җырчылар, язу-
чылар килүе турында сөйли иде. Шунда җитди иҗади бәхәсләр купкан, шаяру, көлү яңгырап торган. Шуңа күрә дә әти, шигырьләрен коммуналь фатир тынып калгач, кунаклар  киткәч һәм мин йоклагач, төнлә язарга яраткан.  Әтием мәскәүлеләрдән шагыйрь Әхмәт Фәйзи һәм тәнкыйтьче Мәхмүт Максуди белән якын дус иде. Әмма әтинең иң зур һәм аңа иң бирелгән ышанычлы дус-
ты Гази Кашшаф булды. Мин аны безнең туган дип  белә идем. Әхмәт Фәйзи һәм Гази Кашшаф  гаилә өчен иң кыен  чорда да безне ташламадылар.
Мин 1941 елның 22 июнен – сугыш башланган көнне– бигрәк тә ачык хәтерлим. Казанда бик кояшлы көн иде. Без дусларның дачасына барырга җыендык. Әни миңа матур  сары күлмәгемне кидерде. Әти бик шат күңелле иде.  Балага ялда торналар төшкән күлмәге әйбәтрәк булыр иде, дип шаяртты. Шундый шәп кәеф белән вокзалга төшеп киттек. Кинәт кенә әти белән әни, алмаштырып куйган шикелле, борчылган кыяфәткә керделәр. Мин, билгеле, моның сәбәбен аңламадым. Әмма бу көн минем күңелемә нәкъ шулай кереп калды.
Военкоматка барганнан соң, әтине Казан янындагы хәрби лагерьга җибәргәннәр. Без әни белән аны күрергә бардык. Бу атлы кавалерия часте иде. Әтинең мине атка атландырганы, ә минем бик курыкканым хәтердә.
–Ул чорда фотога төшеп, фотоальбомнар ясау  гадәти хәл булган. Сезнең өчен аеруча кадерле фотолар бармы?
– Өебездә әти җыеп калдырган фотолардан төзелгән альбом саклана. Без сугышка бер ел кала Ялтада ял итәбез. Анда Гази Кашшаф гаиләсе белән барган идек. Мин әти белән матур ак фонтан тирәли йөрүебезне һәм аның миңа бик кызыклы бер тарих сөйләвен истә саклаганмын. Тик шулвакыт әтине волейбол уйнарга чакырып алалар. Мин борчылып, үпкәләп калдым. Бусы да  – хәтердә. Столешников тыкрыгыннан ерак түгел генә  Пушкин урамында урнашкан ательеда төшкән ике фотографияне аеруча яратам. Без әти белән өстәл янында утырабыз, ә алда студиядәге уенчыклар – куян, дуңгыз баласы ята. Күрәсең, алар миңа кызыклы булмагандыр, мин һаман әтигә елышам. Икенче фотода   әти белән мин  бербөтен кебек. Гаилә альбомы өйдә саклана. Барлык фотоларның да диярлек  күчермәсе Казандагы музей-фатирда бар. Әтинең яшь чактагы дуслары, хезмәттәшләре, артистлар, язучылар, туганнар белән төшкән фотосурәтләре дә күп. Әтине белүчеләр аның киң күңелле һәм ярдәмчел булуы турында әйтәләр. Үзе күп кыенлыклар күреп үскән, фәкыйрьлекне белгән кеше буларак, ул гел дусларына  булышлык итәргә омтылган. Композитор Сара Садыйкова һәм режиссёр Газиз Айдарскийның кызы Әлфия Айдарская авыру әтисенә Муса Җәлилнең ярдәм күрсәтүен, ә ул үлгәннән соң гаиләсенә аны җирләргә ярдәм итүен әлегә кадәр дулкынланып искә ала.
Белешмә. Ялта турында сүз кузгалгач, шуны әйтергә кирәк: Муса Җәлил анда берничә мәртәбә була. 1925 елдагы сәфәре вакытында ул үзе әсәрләрен бик яратып укыган әдип, тел белгече, «Мәгариф» журналын оештыручы   Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Бу вакытта татарның бөек язучысы үлем хәлендәге авыру була. Шулай да аны, «солтангалиевче»лектә гаепләп, Казанның Пләтән төрмәсенә озаталар.  Кырымдагы очрашу вакытында  язучының Мусага «Пролетар әдәбияты турында» дигән  китабын бүләк итүе билгеле.    Тышлыкның эчке ягына матур гарәп хәрефләре белән «Яшь шагыйрь Муса Җәлил иптәшкә истәлек өчен. Галимҗан Ибраһимов. 1925, февраль» дип язылган. Автографлы әлеге китап Муса Җәлилнең  Казандагы музей-фатирында саклана. 
– Сугыш башланганда сезнең гаилә, Мәскәүдән Казанга кайтып, шул фатирда (М.Горький урамы, 17) яшәгән була. Чулпан ханым, әтиегез белән аерылышу мизгелләрен хәтерлисезме?
– Әйе, без 1940 елның октябреннән мәгариф,  мәдәният, сәнгать кешеләре өчен махсус төзелгән  йортның 28 нче  фатирында яшәдек. Безнең гаиләгә дүртенче каттагы өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсе бирелгән иде.
Әти Казан янындагы хәрби  лагерьдан  башта – Щигрыга (Курск өлкәсе), аннан Минзәләгә политработниклар курсына җибәрелә.  Шуннан соң фронт хезмәтенә билгеләнү өчен Мәскәүгә китәргә тиеш була. Шул вакытта ул ике көнгә Казанда тукталды. Хәтерлим әле: ул бүлмәгә килеп керде. Аның хәрби киемдә булуына тагын гаҗәп-
ләнеп карадым. Мин ул чакта авырып, ут эчендә янып  ятам. Әти миңа ниндидер ягымлы, матур сүзләр пышылдый.  Салкынча учын маңгаема куеп тора да, җылынгач, карават рәшәткәсенә куеп суыта.
Бу минем аны соңгы тапкыр күрүем булды. 1942 елның 12 гыйнварында әти әнигә   язган хатында: «Казаннан соңгы китүем минем соңгы еллардагы тормышымда иң авыр момент булды...» – ди.
–Чулпан ханым, әниегез ягыннан әби-бабайларыгыз кемнәр булган? Алар турында нинди дә булса мәгълүмат сакланганмы?
– Бабам Котдус Сәйфуллин һәм әбием Рабига Җиһаншина белән Казанда яшәп, өч бала – Разия,  Әминә, Газизне үстергәннәр. Алар утызынчы елларда  Мәскәүгә укырга киткәннәр. Балалары артыннан әби белән бабай да күченгән. Әни төзелеш техникумына укырга кергән. Ул икешәр эштә эшләде. Аның төп хезмәте райжилуправлениедә булуын беләм. Сугыштан  соң   СССР Госснабына күчте. Сугыш вакытында да, аннан соң да тормышлар бик авыр булды. Безне ачлыктан әбинең бакчасы коткарды.
Һәр елны Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне җәзалап үтергән көнне Сез, гаиләгез белән Казанга килеп, тантаналы митингта чыгыш ясыйсыз. Мин аңлыйм: бу көн, еракта калган дәһшәтле вакыйгаларны искә төшерү Сезнең өчен психологик яктан бик авыр була торгандыр.
Муса Җәлил Татарстан Язучылар союзы  сәркатибе булган чагында Латвия Язучылар союзына  үзебезнең язучылар турында мәгълүматлар җибәргән булган.  Язмыш димичә, нәрсә дисең: аның үзенә бу якларга бөтенләй башка шартларда килеп эләгергә туры килә. Берничә ел элек миңа республика газета-журналларының  мөхәррирләре һәм журналистлары делегациясен  Латвиянең көнчыгышында урнашкан Даугавпилс каласына алып барырга туры килгән иде. Безгә Муса Җәлилнең әсирлектә калганнан соң, Германиягә озатылыр алдыннан Двина буендагы (аның бу хакта шигыре дә бар) Динабург (Даугавпилс) крепостенда ачылган «Шталаг-340» лагеренда тотылуы турында сөйләделәр. Балтыйк буенда яшәүче якташларыбыз хәзер крепость диварына  Муса Җәлил истәлегенә мемориаль такта куйганнар. «Шталаг -340»тан соң шагыйрьгә, хәрби тоткын буларак, Берлинның бөтен төрмәләрен үтәргә туры килгән: Моабит, Тегель, Шпандау…
 – Газета  редакциясе белән бергә Волхов фронтындагы чолганыштан чыкканда каты яраланган һәм контузия алган әти 1942 елның июнендә әсирлеккә эләгә. 
Язмыш көлде, үлем кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп. 
Нишлим, нишлим соңгы минутларда
Пистолетым итте хыянәт!
Польша җирендә әсир татарлардан оештырылган беренче батальон 1943 елның 23 февралендә Белоруссия партизаннары ягына чыга. «Идел-Урал»  Идел татарлары легионында  фашистларга каршы эшчәнлек шул вакытта ук алып барыла.«Идел-Урал» яшерен оешмасыт үзе Германиядә оештырыла. Аның  максаты  легион  баталь-
оннарына  эләккән  тоткыннарны безнең якка чыгарга күндерү була. Оешмадагылар үзләре дә әсирлектән ничек тә җай табып  качуны планлаштыралар. Тик аларның
берсе* дошманга сатыла.  Махсус хезмәт хәрбиләре оешманың эзенә төшә һәм берничә дистә кеше кулга алына. 1944 елның февралендә Дрезденда  нацистларның Империя суды оешманың 11 оештыручысын, рейхның куәтен җимерүдәге эшчәнлекләре өчен, үлем җәзасына хөкем итә.
–Яшерен оешманың идея рухландыручысы булуы белән бергә, Муса Җәлил иҗат эшчәнлеген дә алып барган. Аның бөтен дөньяга танылган «Моабит дәфтәре» тоткынлыкта язылган. 1957 елда шул шигырьләр циклы өчен ул Ленин премиясенә лаек булды. Шуның белән шагыйрь фашист тоткынлыгына эләккән милләттәшләребезнең  исемнәрен аклауга да зур  өлеш кертте.Тикшеренүчеләрнең фаразлары буенча «Моабит дәфтәре» өчәү булырга тиеш. Алар Ватанга нинди юллар белән кайткан?
–«Моабит дәфтәре» – шагыйрь иҗатының иң югары ноктасы. Андагы шигырьләр йөрәк каны белән язылган. Шигырь юлларындагы бөек хакыйкать бөтен барлыгыңны  өтеп ала. Җиңүгә ышаныч, тормышка, кешеләргә мәхәббәт белән тулы хисләр өермәсе булган ике кечкенә генә дәфтәр. Аларны беренче тапкыр кулга алып укыганда, мин әтиемнең  талант дәрәҗәсен күреп һәм  каһарманлыгының бөеклеген аңлап өнсез калдым. Шул ук вакытта аның фаҗигале язмышы өчен тирән  тетрәнү кичердем. Кәгазь  кисәкләреннән теркәлгән кечкенә генә ике дәфтәр.  Латин хәрефләре белән язылган  беренче дәфтәрдә 60 шигырь. Аларның иң соңгысы 1944 елның
1 гыйнварында язылган. Гарәп имласында язылган икенчесендә 50 шигырь.
Шуларның 19 ы кабатлана.  Дәфтәрләрнең берсендә:  «Тоткынлыкта – 1942, IX – 1943, XI– йөз егерме биш шигырь  һәм бер поэма яздым, ләкин кая язарга? Үзем белән үләләр», – дип язып куелган.
«Моабит дәфтәре» Татарстан Дәүләт музее архивында саклана. Күчермәләре – Муса Җәлилнең музей-фатирында. Бу ике дәфтәрнең илгә кайтып җитүе– могҗиза ул.  Бу – аларны фашист төрмәсеннән алып чыга алган кешеләрнең батырлыгы.  Беренче дәфтәрне төрмәдә Габбас Шәрипов ала һәм аны Франциянең Ле-Пюи лагеренда Нигъмәт Терегуловка бирә. Ул исә бу дәфтәрне, илгә алып кайтып,  Татарстан Язучылар союзына  тапшыра.  Үзе, репрессиягә эләгеп, ГУЛАГта һәлак ителә. Габбас Шәрипов бөтен хәрби әсирләр кебек үк, кулга алынып, ГУЛАГта 10 ел гомерен калдырып чыга. Икенче дәфтәрен әти Моабиттагы  камерадашы  –  Бельгия антифашисты Андре Тиммерманска бирә, һәм ул аны  үз шәхси әйберләре белән бергә өенә озата, сугыштан кайткач, дәфтәрне дусты аша Совет консуллыгына тапшыра.
Белешмә. 1946 елның гыйнварында Римдагы Совет илчелегенә төрек ватандашы, милләте буенча татар булган Казим Миршан тагын бер дәфтәр алып килә. Җыентык Чит илләр министрлыгына, аннан Мәскәү Дәүләт куркынычсызлык комитетына, аннан СМЕРШка озатыла һәм эзсез  юкка чыга.
Соңрак Казим Миршан белән Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын   өйрәнүче, 1965–1969 елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары»)  журналы баш мөхәррире булган Рафаэль Мостафин белән очраша. Күренекле төрек филологы аңа,  чынлап та, үзенең дәфтәрне Совет илчелегенә тапшыруын раслый. Әйтергә кирәк: Рафаэль Мостафин– Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү белән генә чикләнмичә, барлык җәлилчеләрне, репрессиягә эләккән татар язучылары язмышын өйрәнгән тикшеренүче.  Аның «Герой-шагыйрь эзләре буйлап» дип аталган китабы укучыларда хәзергә кадәр зур кызыксыну уята.
Еллар узгач, 1997 елда Казим Миршан, Бөтендөнья татар конгрессының II съезды делегаты буларак, Казанга килә. Шунда ул 1943 – 1944 елларда татар легионерларының Германия хөкүмәтенә каршы эшчәнлеген тикшерү барганда,  Берлин техника университеты  студенты булуын сөйли. Миршан шагыйрь белән таныш булуын, кулына «Идел-
Урал» газетасы килеп эләккәч, редакциягә барып, әдип белән очрашуын әйтә. Муса Җәлил кулга алынгач, аңа  ничек тә ярдәм итәргә тели. Төрмәгә бара, администратор, кем булуы  белән кызыксынгач, Миршаннан «Мусаның якташы» дигән җавап ишетә һәм төрек кардәшебезгә шагыйрьнең шәхси әйберләрен бирә. Алар арасында шигырьләр язылган кечкенә дәфтәрләр дә була. Бу вакытта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә карата хөкем карары үтәлгән була инде.

– «Моабит дәфтәре» 1946 – 1947 елларда Язучылар союзына кайткач,  аларда «советка каршы» фикерләр булу-булмавын ачыклау өчен  тәрҗемәгә бирүләре турында укыган бар. Экспертлар арасында күренекле галим-химик Гыйлем Камай да була.  Тикшергәннән соң,  Гази Кашшаф шигырьләрнең сүзгә-сүз тәрҗемәсен Константин Симоновка  тапшыра. Аңлавыбызча, тарихи гаделлекне торгызуда   нәкъ менә шул шәхеснең  роле зур була. 1956 елда Муса Җәлилгә үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирү турында карар чыга. Ә 1957 елда аның «Моабит дәфтәре» Ленин премиясенә лаек була.
Бөтен Совет иле җәмәгатьчелеге Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең  каһарманлыгы турында белгән ул көннәрне Сез хәтерлисезме?
– Әтинең язмышы турында шикле хәбәрләр килә башлагач, безнең гаилә өчен авыр көннәр башланды. Әнине НКВДга дәшеп алалар иде. Ул, аннан кайткач, яшенә коенып елый. Сугышка кадәр безнең бүлмәдән кунаклар өзелеп тормаса, имеш-мимешләрдән соң без ялгыз торып калдык. Кешеләрне дә аңлап була: бик куркыныч заман иде бит.
Безне ул чакта Мәскәүгә еш килүче Гази  Кашшаф һәм Әхмәт Фәйзи   ярдәмнәреннән ташламадылар. Гази Кашшаф, Муса Җәлилнең язмышына ачыклык кертүне сорап, Александр Фадеевка берничә мәртәбә мөрәҗәгать итте. Фадеев әтине яхшы белгән. Эш буенча аларга еш аралашырга туры килгән. Фронт газетасына тизрәк эшкә китү мәсьәләсендә дә әти аның булышлыгын күргән. Фадеев, барлык башка дуслары кебек үк, әтинең  илгә тугрылыгына шикләнеп карамады. Аның әнигә язган хаты бар. Ул анда 1945 елда Кызыл армиянең бер частеннан шундый хәбәр алуы турында яза: «...төрмәне кулга төшергәч, чүп-чар арасыннан якынча шундый эчтәлектәге кәгазь  кисәге табып алдык: «Мин, күренекле татар язучысы Муса Җәлил, сәяси  гаепләнеп, Моабит төрмәсенә ябылдым. Мөгаен, мине атарлар. Әгәр бу язу русча белгән берәр кешегә эләксә, миннән Мәскәүдәге язучы иптәшләргә сәлам тапшырыгыз...» Аннан соң фамилияләр санап кителә. Алар арасында минеке дә бар иде. Башкаларны мин оныттым».
«Новый мир»да эшләгән Константин Симонов  әтинең шигырьләрен журналда бастырырга талпынып карый. Ләкин аны цензура үткәрми. «Литературная газета»ның мөхәррире итеп билгеләнгәч кенә, 1953 елның апрелендә Константин Симонов әтинең фашист тоткынлыгында язган шигырьләрен туплап, газетада бастырып чыгара.  Бу уңайдан Константин Михайлович бик дулкынланып, һаман әнигә шалтыратып торды.  Берничә көннән «Правда» газетасында Гомәр Бәшировның «Сильнее смерти» дигән мәкаләсе дөнья күргәч, без Ватанга  әтинең  намуслы исеме кайтуын аңладык. Мин ул чакта өлкән сыйныфларда укый идем.
Белешмә. 1994 елда Казан Кремле калкулыгында Муса Җәлил һәйкәле янәшәсендә тоткынлыктагы  яшерен оешма каһарманнарының портретлары уелган барельеф ачылды.  Диварны яз хәбәрчеләре – карлыгачлар һәм халкыбызның мактанычы булган герой-шагыйрьнең «Моабит дәфтәре»ндәге шигъри юллары бизи:
Яшәү хозурлыгы хөрлектә.
Гомер озынлыгы ирлектә.

Сөмбел ТАИШЕВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ