Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыгарылыш укучыларын ни көтә?

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Кемнәр өчендер бу соңгысы булыр: берәүләре чыгарылыш имтиханнары тапшырып үзенең хезмәт юлын башлар, икенчеләре исә, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы т...

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Кемнәр өчендер бу соңгысы булыр: берәүләре чыгарылыш имтиханнары тапшырып үзенең хезмәт юлын башлар, икенчеләре исә, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып югары уку йортларында  гыйлем эстәр.  Ләкин анда укулар мәктәптәге кебек бушлай гына булмас, түләүсез урыннар өчен  шактый көч түгәргә туры килер.
Бюджет исәбеннән уку урыннарын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ачык конкурс нәтижәләре буенча  билгели. Ил буенча алганда 588 мең 44  бюджет урыны, (узган елгыдан 11 мең 546га артык)  каралган. Россия хөкүмәте соңгы елларда инженер-техник кадралар (251 мең бюджет урыны), педагоглар, табиблар һәм авыл хужалыгы (75 – 40 мең) белгечләре әзерләүгә өстенлек бирә. Татарстанның югары уку йортларында киләсе елда 21707 егет һәм кыз бюджет исәбенә укый алачак.  Бу узган ел белән чагыштырганда 367 урынга артык дигән сүз.
Татарстанда эшләп килүче югары уку  йортларының саны бүгенге көндә 40 тан артып китә, андагы белгечлекләр дә күп төрле. Республикабыз башка төбәкләргә караганда промышленность ягыннан алда бара, шуны күздә тотып бездә әлеге тармакларда эшләрдәй белгечләр әзерләүгә өстенлек бирелә. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында да химия, җылылык-энергетика, информатика, медицина, мәгариф өлкәсендә эшләргә теләк белдерүчеләр байтак.   
Альберт ЗАҺИРОВ

                                                                                                                   

                                                                

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ