Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыршының кайсысы яхшырак?

Сизәсезме: җиһанга яңа 2022 елның ишек кагарына да бер атна вакыт калып бара. Төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килергә язсын инде үзенә. Ни әйтсәгез дә, үзебезнең        &nbs...

Сизәсезме: җиһанга яңа 2022 елның ишек кагарына да бер атна вакыт калып бара. Төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килергә язсын инде үзенә. Ни әйтсәгез дә, үзебезнең            ел – Барс елы – бусагада. Һәркайсыбыз һәр яңа елда якты уй-хыялларының күбрәк чынга ашуын, ил-көнгә иминлек, мәрхәмәтлелек алып килүен, изге гамәлләрнең ишлерәк кылынуын тели.
Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый инде. Урам-паркларда, яңа ел якынлашуын хәбәр иткәндәй, һәркемне бәйрәмчә бизәлгән чыршылар үз янына дәшеп тора. Бүген кичке сәгать биштә безнең «Татмедиа» бинасы янындагы башкалабызның Төп чыршысы ачылышы булачак. Мәркәзебезнең «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында, филармония бинасы янындагы скверда  да Яңа ел чыршылары хуҗа хәзер. Күпләр, урамнарда бизәлгән чыршылар белән канәгатьләнмичә, Яңа ел якынлашуга өйләрендә чын яки ясалма чыршылар урнаштыру хәстәрен күрә. Тарихка күз салсак, өйдә чыршы кую гадәте 1840 еллардан башланган. Беренче булып чыршыны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып кергән санала. Һәм бу гадәткә тугры калган бик күпләр бу көннәрдә кибет һәм базарларда чыршы сайлый. Әлбәттә, араларында чын чыршыга өстенлек бирүчеләр дә, ясалма чыршы сайлаучылар да бар. Чыршы сату бик тә табышлы, ахры. Бу көннәрдә Казанның кайсы гына базарына, кеше күп йөри торган почмагына килеп чыкма, чыршы базарына килеп төртеләсең. Әйтик, үзем көн дә үтеп йөри торган «Җиңү проспекты» метро станциясенең кереп чыгышлы дүрт почмагында да ярты метрлыдан алып  ике-өч метрлы  питомниклардагы чын чыршы-наратлар  «килеп кунаклаган».

Үзләрен бер куе урман диярсең! Тик яннарында сатып алучылары гына сирәк-мирәк. Әйтүләренә караганда, ил буенча рәсми рәвештә 55 мең чыршы киселәчәк, ди. Ә чынлыкта ел саен бер миллионга якын чыршының башына җителә икән.  Күз алдына китерүе дә кыен: берничә көнлек бәйрәм өчен табигатькә бәһаләп бетермәслек күпме зыян килә. Югыйсә базарда сатарлык чыршыны үстерү өчен кимендә ун ел вакыт кирәк, чөнки ул бик акрын – елга 3 – 4 сантиметр гына үсә. Әллә инде халык чыршы-нарат киселүдән табигатебезгә күпме  зыян-зарар килгәнлеген аңлый башлаган, әллә инде базардагы чыршы-наратның бәяләре кесәгә сугарлык, аларның табигыен сатып алучылар соңгы елларда нык кимегән. Шуңамы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы быел чыршы кисеп сату буенча аукцион да уздырып тормаган. Ә шулай да Казаныбыз базарлары чыршы-нарат белән шыплап тулган. Югыйсә рөхсәтсез чыршы кискән физик затларга –          3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20 – 40 мең, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салу белән өркетсәләр дә...


Яcалма чыршыга килгәндә, аларны теләсә кайсы сәүдә үзәгеннән, кибетләрдән сатып алырга була. Бәясе, биеклеген карап, 1 меңнән 20 мең сумга кадәр. Чын чыршының да бәясе узган елгыдан бераз кыйммәтрәк. Былтыр бер метрлысы 400 сум булса, быел 550 сум тора. Ике метрлысына – 700, ә өч метрлысын 1100 сум сорыйлар. Урманчылар чыршының 11 метрлысын да кисеп бирергә мөмкиннәр. Аның бәясе 4500 сум икән. Зәңгәр чыршы исә кыйммәтрәк йөри. Аның бер метры – 1400 сум, ә дүрт метрлысын 2500 сумга бирәләр.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ