Логотип Магариф уку
Цитата:

Цифрлаштыру урман тармагын да читтә калдырмый

Бу көннәрдә Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слеты узды . Чара өч көн дәвам итте, дип яза  «Хезмәт даны» газетасы. Урманчылыклар хәрәкәтен ү...

Бу көннәрдә Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слеты узды . Чара өч көн дәвам итте, дип яза  «Хезмәт даны» газетасы.
 Урманчылыклар хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылучы чарада 200 дән артык кеше катнашкан.
Республика слеты кысаларында  «Яшь урманчылар» конкурсы  үткән. Анда катнашучылар тест узганнар, «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча берничә гамәли биремнәр үтәгәннәр.
Чараның кунагы, Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров,  Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы уңаеннан,  урман тармагының да читтә калмавын ассызыклап үткән. «Бу слет алдагыларыннан аерылып тора, ул цифрлы урманга багышланган. Без урман эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә актив рәвештә цифрлаштыру кертәбез. Безнең урманчылар урманнарны саклау һәм контрольдә тотуда төрле сервислардан файдалана», – дигән ул.
Укучылар  шулай ук «Урман цифрлы викторинасы» интерактив интеллектуаль уенында катнашып,  урман хуҗалыгы, экология, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте тарихы, биология,  кинематография, рәсем сәнгате, музыка, әдәбият  фәннәре буенча белемнәрен сынап караганнар.
«Барысы да синең кулларыңда» дип аталган тренинг мәктәп урманчылыклары җитәкчеләренә аеруча ошаган. Кунаклар өчен мәктәп урманчылыкларының күргәзмә экспозициясе дә тәкъдим ителгән.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ