Дүрт дистә елдан соң очрашу (Видео)

Гомерләр үтә икән. Әле кайчан гына мәктәпне, университетны тәмамлаган идек. Менә Мәлләтамак урта мәктәбен бетергәнгә  – 45, КДУны бетергәнгә 40 ел узып та киткән.

Язма, рәсми телдә «тәмамлау» дип язсак та, халык барыбер «бетердек» дип сөйләшә инде, җәмәгать. Аннан килеп бетерүләре дә хак ич. Мәлләтамак урта мәктәбен, җиде-сигез авылдан килеп гыйлем эсти торган уку йортын «капиталь ремонт» зарур дигән сылтау белән вәйран иттеләр. Башлангыч мәктәп тә калмый иде әле. Җәмәгатьчелек Миңнехановка, Путинга яза торгач, элеккеге «Кызыл Октябрь» колхозы идарәсе бинасын төзекләндереп, балалар бакчасы-башлангыч мәктәп ясадылар.

Ни гаҗәп: хәзерге вакытта, оптимальләштерә торгач, шуңа барып җиттеләр: Мөслим районының  Чаллы тарафына багучы Мәлләтамак, Табын ягында җиде-сигез авылга бер унберьеллык мәктәп калмады. Башкаларда ничек соң? Әнә Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафинның раславына караганда, күптәннән  дотациягә яшәүче төбәктә 15 – 20 бала укучы урта мәктәпне дә япмыйлар, бетермиләр икән. Анда мәктәпне ябу авылны бетерүнең башы икәнен аңлыйлар, күрәсең.  2 июль көнне сабакташларыбыз белән менә шул иске, хәрабә хәлендәге мәктәбебез янында «аһ-уһ» килдек тә, Ык буена төшеп, хәсрәтебезне суга агыздык. Аннан, чәйләр эчеп, уха пешереп, хатирәләргә бирелдек. Әлбәттә инде, зарланышып кына утырмадык, биедек, уйнадык, су кердек. Ык суының җылылыгы бер гаҗәпләндерсә, нигә болай нык саекты икән, дип аптыраштык…

   КДУны да бетерделәр, җәмәгать. Университетны КФУга әйләндергәч, җитмешенче, сиксәненче, туксанынчы елларда белем алганнарга бер ямь, бер мәгънә калмады. Безнең агайлар Мәскәүдән зур акчалар булыр дип өметләнеп, педуниверситетны, финанс-икътисад институтын, башкаларны кушып, гигант уку йорты ясады.  Кемнәрдер зур акчалар алып  эшли эшләвен (соңгы вакытта гына хәл үзгәрмәсә), мондый бәхет доцент-профессорларга елмаймады дип беләм. Туксанынчы елларда татар телен укыту-өйрәтү кафедрасы бөтен университетны колачласа, хәзер  Тукай исемендәге татар теле һәм әдәбияты юнәлеше Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында җан асрый. 10 июль көнне, без-бахырлар, 1981 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнар, 466 нчы төркем башкалабызның Петербург урамындагы бер кунакчыл, күркәм  кафеда күрешеп, шушы хәлләрне күз алдыннан кичереп,  баш чайкап утырдык. Үзебезнең арадан өч сабакташыбыз мәңгелек йортка китеп барса да, шөкер, төркем җитәкчебез, профессор  Хатыйп ага Миңнегулов исән-сау. Бакчасында эш күп булганга гына, очрашуга килә алмады. Дөрес, үзебез дә җиде бөртек кенә җыелдык. Адым саен, ковид дип өркетеп торганга, монысы да аз түгел. Әнә кайберәүләр бөтенләй җыела алмый әле. Әлхәмделилла, без тату, бердәм. Алла боерса, бу зәхмәтләр үтеп китсә, күпләп җыелырбыз әле.

Рәшит МИНҺAҖ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.