Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле юбилей концерты әзерли

ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртия Республикасына «Туган як» дип аталган концерт программасы белән гастрольгә чыга һәм үзенең 85 еллык юбилеена әзерләнә.«Без яңа программа өстендә эшлибез. Матур...

ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртия Республикасына «Туган як» дип аталган концерт программасы белән гастрольгә чыга һәм үзенең 85 еллык юбилеена әзерләнә.
«Без яңа программа өстендә эшлибез. Матур җырлар һәм биюләр белән ансамбльнең юбилеен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында 2022 елның декабрендә үткәрәчәкбез. Юбилей – минем өчен бик авыр әйбер. Ник дигәндә, ансамбльдән ветераннарыбызны пенсиягә озатабыз. Ләкин без һәрчак алар белән элемтәдә торырга тырышабыз», – диде Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Бу елның 25–28 сентябрендә ансамбль Удмуртия Республикасының 4 шәһәрендә яңа концерт программасы белән чыгыш ясый: 25 сентябрь – Ижау шәһәренең опера һәм балет театрында, 26 сентябрь – Сарапул шәһәрендә, 27 сентябрь – Глазов шәһәрендә, 28 сентябрь – Можга шәһәрендә. Программада коллективның «Алтын фондыннан» иң яхшы чыгышлары – татар көйләре, җырлары һәм биюләре, моннан тыш, XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле.
«Гастрольдән кайтышлый, 29 сентябрь көнне республикабызның Әгерҗе районында ике концерт бирәчәкбез. Ул концертлар «Пушкин картасы» кысаларында балалар өчен үтәчәк. Артистлар мастер-класслар да оештырачак. Бу концертны күрергә теләүче аерым кешеләр булса, алар кассадан, госуслуги яки билетон аша билет алып керә алалар», – дип искәртте ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ