Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрт Бетчәләре

Яшүсмерләрнең кайсы гына бу зәхмәт белән очрашмый икән? Нәкъ кирәкмәгән вакытта күзгә ташланып торган урынга киләләр дә чыгалар бит! Әбием яшь чакта аларны «дәрт бетчәләре» дип шаярта иде. Тик бу «көт...

Яшүсмерләрнең кайсы гына бу зәхмәт белән очрашмый икән? Нәкъ кирәкмәгән вакытта күзгә ташланып торган урынга киләләр дә чыгалар бит! Әбием яшь чакта аларны «дәрт бетчәләре» дип шаярта иде. Тик бу «көтелмәгән кунак»лар шаярырлык итми шул, егет-кызларны шактый борчуга сала. Яшүсмер чакта бетчәләр каян килеп чыга, алардан ничек котылырга? Бүген шул хакта сөйләшик.
Бетчәне санарга ярамый...
Арта, имеш... Тарихы кая барып тоташадыр, әмма бу хорафат дөреслеккә туры килми. Табиб дерматолог-косметолог Мария Михаил кызы Кузнецова, киресенчә, әти-әниләр яшүсмерләрнең бетчәләренә, аларның санына, артуына игътибар юнәлтсен дип киңәш итә. Ә менә аларның «дәрт бетчәләре» дип аталуы бер дә юкка түгел икән. «Бетчәләр болай гына барлыкка килми бит. Бу чорда алар гормональ үзгәрешләргә бәйле рәвештә килеп чыга, шуңа да әти-әниләр, иң беренче чиратта, яшүсмер чорда бетчә чыгуның сәбәпләрен, гомумән, бетчәнең этиологиясен белсен иде. Организмдагы мөһим процесс белән көрәшергә кирәкми, әлбәттә, ә менә бетчәләрнең саны таралуына киртә куярга мөмкин, чөнки бетчә ул – тире күзәнәгенә кереп тулган май бизләренең ялкынсынуы. Көрәшне әнә шул ялкынсынудан башларга кирәк тә инде». Табиб фикеренчә, бетчәләр тәнне берьюлы басмый, башлыча биттә, җилкәдә, аркада берән-сәрән күренергә, ә менә дәваламаган очракта тиз арада җәелергә мөмкин.
«Бетчәләр яшүсмерләр арасында киң таралган тән авырулары рәтендә, икенче төрле без аны яшүсмерләр акнесы дип тә атыйбыз. Гадәттә, әлеге зәхмәт кызларда – 12-14, малайларда 15 яшькә җиткәндә барлыкка килә, шуңа бу чорда үз-үзеңә аеруча игътибарлы булу сорала. Бигрәк тә нәселдә бетчә белән интеккән кешеләр булса. Бу хакта, әлбәттә, әти-әни хәбәрдар була. Баласының җаваплы чорына җиткәндә, үзләренең яшүсмер вакытларын искә төшерергә, әгәр бу проблема белән очрашканнар икән, икеләтә игътибарлы булырга киңәш итәм», – ди Мария Кузнецова.
«Ашауны көйләү зарур»
Табиб яшүсмерләрдә бу проблеманың кискенләшүе ашау рационы белән турыдан-туры бәйле дип саный: «Ашауны көйләү, дөрес туклану яшүсмер өчен бик мөһим. Бетчәләрдән котылыйм дисәң – аеруча, чөнки зәһәр төрткеләр нәкъ менә зыянлы ризык ашаганда тиз тарала, алардан котылу да авырлаша. Ә яшүсмерләрнең күпчелеге, билгеле булганча, фаст-фуд ише ризыкларга өстенлек бирә шул».
Дөрес тукланмауның нәтиҗәсе буларак, организмга тиешле файдалы матдәләр җитмәү исә бетчәләр баш калкытуга икенче сәбәп. «Бетчәләрдән интеккән яшүсмердән тиешле лаборатор анализлар алсак, алардан яшь организмга мөһим витаминнар җитмәве ачык-
лана. Мисалга, гемоглобин, ферритин дәрәҗәсе тиешле булмау – моңа ачык мисал. Бу – янә тән авыруларына сәбәпче. Димәк, бар да ашауга һәм организмны кирәкле матдәләр белән тулыландыруга килеп тоташа», – ди белгеч.
«Бер кулланышлы сөлге»
Туклану белән беррәттән, табиб яшүсмернең гигиена кагыйдәләрен үтәвенә басым ясый: иртә-кич тирене чистарту һәм аерым бер кулланылышлы сөлгегә сөртенү, йоклый торган мендәрне чиста тоту, һәрдаим үтүкләү зарур.
«Электән килгән гадәт – яңа чыккан бетчәне киптерер-
гә тырышу – кирәкмәс гамәл. Моңа карап кына бетчә бетмәячәк, ә менә тагын да яманрак ялкынсыну барлык-
ка килергә мөмкин», – ди Мария Кузнецова. – «Спиртлы төнәтмәләр яки спиртның үзе белән бетчәне бастырып тотуны исә табиб кына хәл итә ала, моны теләсә ничек башкарырга ярамый».
Тагын бер хәерсез гамәл – бетчәне сыту, аңа кул белән кагылу. Бу – тиредәге бактерияләр сәбәпле ялкынсынган фолликуланы ярсыту өчен иң кулай алым, әлбәттә. Нәтиҗәдә, хәл тагын да катлаулана. Җәрәхәтле урын ярага әйләнә, һәм яра аша тире эченә бактерияләр кереп тулачак. Аларны чыгару инде ансат булмас. Иң яхшысы – көнгә ике тапкыр тән тиресен ромашка төнәтмәсе белән чистарту, юу. Махсус скраблар, пилинглар турында онытырга киңәш ителә.
«Табибка килүдән курыкмагыз!»
«Яшүсмер бетчәләре белән көрәшү түгел, аларны тынычландыру – бу чорда максат әнә шул. Күпчелек яшьләр, хәтта әти-әниләр бу мәсьәләне махсус клиникада чишүне күз алдына да китерми. Косметология үзәкләрендә ирен күпертәләр яки җыерчыкларны гына бетерәләр дип уйлыйлар, чынлыкта без бетчә авырулары белән дә бик еш очрашабыз. Шуңа да табибка килергә курыкмагыз, дим. Соңгы елларда бу төр дәвалануга мохтаҗлыгын белдереп, мәктәп укучылары белән әти-әниләре килә башлады, кайчак олылар үзләре үк балалары хакына консультация өчен мөрәҗәгать итәләр, чөнки проблема тәндә, тиредә генә калмый, яшүсмернең үз-үзен тотышына, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләренә йогынты ясый. Әйтик, бетчәле малай яки кыз сыйныфташлары тарафыннан кыерсытылырга, көлүгә дучар булырга мөмкин, шуңа да мәсьәләне бергәләп комплекслы чишү мөһим. Табиб иң элек бетчәләр таралуның сәбәпләрен ачыкларга тырышачак. Моны махсус анализлар биреп белергә була. Кирәк икән, башка белгечнең ярдәмен киңәш итәбез, шул рәвешле, сәбәбен төбе-тамыры белән йолкып алып булачак. Шуннан соң гына тиешле дәвалау билгелибез. Әгәр яшүсмер шушы киңәшләрне тотса, дөрес дәваланса, бу зәхмәт аны борчымас».
Мария Кузнецова,
табиб-дерматолог:
Әти-әниләр яшүсмер баласында бетчә күрсә, гадәттә: «Без дә бу чорны уздык, бетчә була инде ул», – дип җавап бирә, мәсьәләгә артык игътибар итми. Ә бит бу – яшүсмер өчен шактый четерекле хәл. Әти-әниләр, бу чорны җиңеләйтү өчен, кулдан килгәнне эшләсен иде. Мисалга, туклану рационын көйләп: сөтле, майлы, камыр ризыклары, газлы эчемлекләрне киметеп, файдалы ризыклар белән туклануны тәэмин итеп.
Әдилә БOРһАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ