Логотип Магариф уку
Цитата:

ДЦПлы Анельне зур сәхнә көтә

Кирәк бит, үзенчәлекле сабыйлар укыган 78 нче лицей турында язарга барганда, бер атна элек кенә Камал театрында гөрләп узган Салават Фәтхетдинов концерты искә төште. Яраткан җырчыбыз концертын тамаша...

Кирәк бит, үзенчәлекле сабыйлар укыган 78 нче лицей турында язарга барганда, бер атна элек кенә Камал театрында гөрләп узган Салават Фәтхетдинов концерты искә төште. Яраткан җырчыбыз концертын тамаша кылырга килгән моңсар халык каршына бер инвалид егетне коляскага утыртып  алып чыккач,  зал тынып калды. Бар халык җырчыдан хикмәтле сүз көтте. «Минем иҗатымны сөюче тугрылыклы тамашачым булыр бу егет», – диде ул, арбада елмаеп  утырган әлеге үсмернең иңбашыннан сыйпап. – Анель  Имамиев  атлы  бу егет үзе гитарада уйный, үзе бик матур җырлый. Пандемия сәбәпле, мине ике ел буе күрми торганнан соң, ул хәзер көн саен концертыма килә. Озакламый сез олы сәхнәдә аның  җырлавын да  ишетерсез әле».
Көтелмәгән очрашу
Ул чакта арбадагы инвалид егет язмышы  концерттан алган хисләр өермәсе эчендә бик тиз онытылды. (Алга китеп шунысын да әйтим: 78 нче лицейга редакция эше белән баргач, анда Анельне очратып, мин бөтенләй телсез калдым – безне күрештерү өчен язмыш никадәрле тырышкан!)  Минем,  Салават әйткәнчә,  Анель кебек әйткән сүзгә, максатка, матурлыкка  тугрылык саклаган   егетләр белән Казан шәһәренең сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирүче 4 нче мәктәп-интернатта күрешеп, моңа кадәр дә үзебезнең «Гаилә һәм мәктәп» журналына язганым бар иде. Аларның  үзләреннән гомер буе китмәс   чирне җиңү өчен һәр яңа көнне: «Мин яшим!» –
 дип, каршы алуларын һәм максатларына ирешүләрен күреп, ул вакытта  таң калдым. Кайбер милләттәшләребезнең    туган телебездән йөз чөереп йөргән бер заманда, андагы рус балаларының да татар телен  аралашырлык  дәрәҗәдә  белүләренә исем киткән иде. «Нигә шаккатасыз, алар бит көн дә үзләренең бу дөньяда беркемнән дә ким булмауларын исбатлап яши, – диде миңа шул чакта аларның укытучылары. – Кирәксә, иртәгә кытай телендә сөйләшәчәкләр...»
 Әгәр Ходай шундый мөмкинлек тудырып, әлеге балалардагы ихтыяр көченең бер өлешен генә булса да таза бәдәнле яшьтәшләренә бирсә, алар бу тормышта үзләренең инвалид яшьтәшләреннән күпкә калышуларыннан  оялырлар иде...

Авыртмаган башка тимер тарак
Башкалабыздагы  78 нче лицейны сез беркайчан да  үзенчәлекле балалар укыган мәктәпләр исемлегендә күрмәссез. Әйтик, мин үзем аны ул исемлектән тапмадым. Лицейның ата-аналар игътибарын җәлеп итәрлек  үзенчәлекле ягы шунда: ул – күпкырлы белем бирү учагы булып, биредә математика һәм лингвистика юнәлешендә тирәнтен белем бирү сыйныфлары оештырылган. Шулай ук  монда диңгезче  кадет  сыйныфлары бар. Аларны Суворов училищесыннан диңгез офицерлары килеп укыта. Шулар белән янәшә, мәктәптә акыл ягыннан камил, әмма терәк-хәрәкәт системасына килгәндә  сәламәтлекләре чикләнгән балалар укыганлыгы  да мәгълүм. Мине лицейның нәкъ менә әлеге юнәлештәге эшчәнлеге кызыксындырды да инде.
Гади гомуми белем бирү мәктәбе өчен, кем әйтмешли, тик  торганда үзенә гарип балаларны туплап укыта башлаудан да авыр һәм мәшәкатьле  эш юктыр ул.  Мәктәп директоры Әлфия Урманчиевага биргән  соравым да   ДЦП диагнозлы балаларны уку йортына тупларга ничек башларына килүен ачыклауга бәйле  иде. 
– Бездән кул сузымда гына Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының сәламәтлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерүче «Кояшкай»  үзәге  урнашкан иде, – дип башлады Әлфия  Госман кызы үзенең сүзен. – Анда  билгеле бер сәгатьләрдә шәһәребезнең төрле районнарыннан ДЦП диагнозлы яки көнкүрештә төрле бәхетсезлеккә очрап   гарипләнгән 150 ләп  бала дәваланырга йөри.  Халык әйтмешли, җил исмичә, яфрак селкенми. Проблеманы иң элек шушы  сабыйларның әти-әниләре күтәреп чыкты. Балалары үзләре дәваланган җирдән якын гына урнашкан мәктәптә укып кайтсалар, әти-әнигә икеләтә уңай бит инде. Югыйсә яшәгән районнарында кем аларның исәбен белә дә, кем укыту-тәрбияләү мәсьәләсен кайгыртып йөри. Монда алар йөздән артыкка җыела. Мәгариф министрлыгы ата-аналарның гозерен читкә какмады. 2007 елда мәгариф һәм социаль яклау өлкәсенә караган кануннарның вәкаләтләрен чикләү һәм тәңгәлләштерү буенча федераль закон кабул ителгәч туды ул мөмкинлек. Шуның нигезендә балаларны рәсми рәвештә 78 нче мәктәпкә кабул итүгә ирештек. Әмма законны гамәлгә куючы документларда нормативлар ачыкланмаган иде әле. Шулай да балалар хокукларын яклау белгечләре белән берлектә, кирәкле эшләрне ахыр-
гача башкарып чыктык. Без шулай  гомуми белемне махсус программа буенча бирүче инклюзив мәктәпкә  әйләндек.
 Хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә 144 бала бар. Шуларның үз аякларында йөргән 37 се, әти-әниләренең үтенече буенча, сәламәт яшьтәшләре белән бергә (инклюзив) укый.  Алар төрле яшьтә, төрле сыйныфларда, бер сыйныфка бер бала туры килерлек итеп урнаштырылган.  Үзенчәлекле балалар төшкә кадәр укый, төштән соң дәвалану курслары уза.
Авырткан җир алдан бәрелә  
Аннары Әлфия ханым, телефоннан минем керәсемне әйтеп, күршедә генә урнашкан тернәкләндерү үзәгенә шалтыратты.
– Хәзер сезне минем урынбасарым Лилия Абдуллина каршы алыр, – диде ул, аннары карашын миңа төшереп. –
 Ул сезгә тернәкләндерү үзәге турында да сөйләр, укытучылар, балалар белән дә аралашырсыз.
Мәктәпнең дә, тернәкләндерү үзәгенең дә аерым  диварлар белән әйләндереп алынганлыгы күземә чалынды. «Ишегалдына ят кеше түгел, кош та үтеп кермәслек икән монда. Авырткан җирнең һәрвакыт алдан бәрелгәнлеген  болар күптән белгән», – дип уйладым эчтән генә, 175 нче мәктәптәге канлы вакыйгаларны искә төшереп.  Хәер, үземә дә мәктәп директоры Әлфия Урманчиева белән күрешү өчен  ничәмә оешмага шылтыратырга, әллә ничә бусага таптарга, хатлар әзерләргә туры килде түгелме соң?
Үзәкнең укытучылар бүлмәсендә мине бер төркем укытучылар белән  уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Абдуллина каршы алды.
– Казанда ДЦП диагнозлы балалар яшәвен шәһәр халкы белсә дә, соңгы гасырда гына белә башлагандыр, – дип көрсенеп алды Лилия Ринат кызы. – Моңа кадәр аларны, кеше-карага күрсәтмичә, өйләрендә, дүрт дивар эчендә яшәттеләр, ата-аналары ишегалдына һава суларга гына алып чыга иде бит. Югыйсә ул чакта ук шәһәрдә  кулына кашык та тота алмаган  4000 нән артык арбалы  бала бар иде. Әнә АКШтагы Нью-Йорк шәһәренең Манхэттен районында урам, пляж, кафелар тумыштан ДЦПлы яки  дөм сукыр булып дөньяга килгән яшьләр белән тулган. Кемнәрдер җырлый, икенче берәүләре саксофонда  уйный. Үз-үзләрен ничек итеп иркен тотуларын,  җырларының тирәнлеген тоеп башкаруларына карасаң,  аларны бер генә дә гарип диеп әйтмәссең. Физик кимчелекләрен онытканда гына адәм баласы үзенең хыялына ирешә ала, ахры.
Ниһаять, XXI капкабызны кагарга торганда, безнең  авыру сабыйлар өчен дә реабилитация үзәкләре төзелә башлый. Шулай итеп, 1993 елда 78 нче мәктәп  янәшәсендә  «Кояшкай» дәвалау үзәге ачыла. Ул чакта инвалидларны гади мәктәптә укыту турында беркем дә башына  китерми әле. Шәһәр буенча әти-әниләре
 тырышлыгы белән җыелган сабыйларны биредә ортопедлар һәм башка  юнәлештәге медиклар дәвалый. Сабыйларын аякка бастырырга хыялланган аналар ДЦПлы балаларга ярдәм итәрлек һәр яңалыкны белеп кызыксынып, Казанга килеп чыккан дәрәҗәле белгечләр белән очрашып тора.  Балалары сау-сәламәт укучылар арасына кереп укырлык дип табылган менә шундый тырыш әниләрнең шатлыгын күз алдына китереп була инде.
 Калган йөздән артыграк сабыйның хәле ничегрәк соң? Алар ничек укытыла? Әлеге сорауларга җавапны да шушы «Кояшкай» үзәгендә таптым.
Бәйләнеп белем алу
Сәламәтлекләре мактарлык булмаган балаларны белем-тәрбиядән читтә калдырмас өчен, 2008 елның 1 сентябрендә 78 нче мәктәп тернәкләндерү үзәгендәге 11 бүлмәне арендага ала. ДЦПлы инвалидлар, нигездә, сулагай булганлыктан, парталарны махсус заказ белән эшләтәләр. Дәрес барганда  егылмасын өчен, сабыйның гәүдәсен күкрәк турыннан һәм аяктан партага бәйләп куялар. Һәр көн бер дәресне балалар баскан килеш укый. Моның өчен   «Базарный конторкасы» дип аталган биек вертикаль өстәл  (өстәлне табиб Владимир Базарный уйлап чыгарган)   куела. Өстәл янында сәгатьләр буе утыру сау кешегә дә зыянлы. Еллар дәвамында кымшанмый  утыру төрле сөяк, нерв, кан тамырлары  авырулары китереп чыгара, гәүдә торышын боза икән.
–Төп авырлык нәниләр белән эшләүче укытучыларга төште, – дип, сүзгә башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе, югары квалификацияле укытучы  Люция Вафина кушылып китте. – Башларын да тотып тора алмаган сабыйларын аналар, гөл чүлмәген күкрәкләренә кысып кочкандай күтәреп, беренче сыйныф укытучыларына үз куллары белән китереп тапшырды. Иртәнге сигездән алып кичке бишкә кадәр без менә шул сабыйлар белән мәш киләбез. Дәресләр дә, тернәкләнү курслары да биредә уза. Әгәр дә бала берәр операция кичерә калса,   ул өендә яши башлый, һәм  без укытуыбызны аның өенә барып дәвам иттерәбез. Шул бала 4 ел эчендә укытучы сорауларына парта арасында аягына басып җавап бирерлек, ашханәгә үз аягында барырлык итеп тәрбия кылынырга тиеш. Әгәр шуңа ирешәсең икән, монда синең дә өлешең бар дигән сүз.
Люция ханымның җанны тетрәтеп сөйләве күңелдә сораулар өермәсе тудырды. Әйтик, тернәкләнү үзәгенә балалар үзләре теләгән яки табиб әйткән вакытта йөрсә, ул мәктәп составына кергәч, дәрескә йөрү вакыты ничек билгеләнгән?  Ата-аналарга балаларын шәһәрнең төрле тарафыннан дәрескә алып килү кыенга туры килмиме? Мәктәпкә әйләнгәч, дәвалау төрләренең күләме шул килеш калганмы? Уку программалары ФГОС таләпләренә туры киләме? Әлеге сорауларның җавапларын кабат Лилия Абдуллина  шәрехләде.
– Гариплекләрен сылтау итеп, бер генә баланың да ни табиблардан, ни укытучылардан яклау эзләгәне юк, –
 диде ул соравыма каршы. – Киресенчә, һәркайсы сау яшьтәшләре белән  ярышып укырга, иҗат итәргә тырыша. Алар үз-үзләренә бик таләпчән. Һәркайсы дәресләргә бик нык әзерләнеп килә.  Әти-әниләр дә күз нурларының һәр яңа көне, һәр мөстәкыйль адымы өчен бар көчен бирергә әзер.
Сабыйларның гариплеге хатыннарданмы?
Халык арасында ДЦПлы бала тууның сәбәпләре турындагы бәхәсләр тынып торганы юк. Кемдер табибларны, кемдер атаны яки ананы гаепли. Нәселдәнлекне дә искә төшерәләр. Кем генә гаепле булса да, мондый сабый күпчелек очракта ана кулында кала. Инвалид  бала тууга, үзенчәлекле сабыйның гариплеген хатыннарыннан күргән әтиләрнең гаиләне ташлап китүен әледән-әле ишетеп торабыз. Шул сәбәпле мондый сабыйлар, гадәттә, өйдә әни-әбиләре белән генә үсә. Мондый нарасыйларын ерактагы укыту-тәрбия йортына иртәнге 8 дә (ә 178 нче мәктәп Кояшлы микрорайонында урнашкан) китереп йөртү бик авырга төшәр иде. Бәхеткә, хакимият аларны транспорт белән тәэмин итүне дә кайгырткан икән. Иртән иртүк мәктәпнең өч автобусы балаларны алырга өч маршрут буенча шәһәргә чыгып китә. Берсе Салмачы, Көек авыллары ягына юл алса, икенчесе Восстание урамын,  өченчесе, шәһәр үзәгенә китеп, «Боҗра»ны әйләнеп кайта.  Мәктәпкә килүгә, балаларны ашханәдә кайнар ризык көтеп тора. Иртәнге аштан  соң гына 110 сабый «Кояшлы» үзәгендәге дәресләргә керә. Шул рәвешле бушлай туклану  мәктәптә иртәнге якта да, төштән соң да шәһәрнең туклану департаменты тарафыннан оештырыла.
Биредәге педагоглар шуңа сөенеп туя алмый: үзләренә башка балалар кебек үк яшәү, уку өчен шартлар тудырылганны сабыйлар аңлый. Шуңа күрә фәннәрне дә тырышып өйрәнәләр. «Болар арасында көн үтсенгә йөрүчеләр бөтенләй юк, – ди алар. – Һәр бала өендә Интернет аша өстәмә программалар буенча белем алуын дәвам итә». Аларның укучылары арасында  төрле фәннәр буенча район, республика олимпиадаларында җиңүчеләр күп булуы үземне дә шаккатырды. Балалар аеруча гуманитар фәннәрдән көчле икән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, күп кенә укучылар программист, педагог, психолог, табиблар әзерләүче колледжларга, вузларга укырга керәләр, дип сөйли укытучылары.
– Әйе, күз тимәсен: безнең балалар теш-тырнак белән ябышып укыйлар, – дип, әлеге фикерне тагын да куәтли төште Люция ханым. – Күз алдына китерегез, 4 нче сыйныфта укучы 13 баланың 9 ы ходунок белән йөри, калганнары коляскада. Кабат арбага утырулары өсте өстенә операцияләр кичерүгә бәйле. Менә яңа гына Чулмат Мелисның аягына операция булды. Хәзер ул  өйдә укуга күчерелде. Әнисе –
 Халидә ханымның үзәге өзгәләнсә дә, улының алдагы көннәрдә сәламәтләнүе хакына тешен кысып  түзә. Кайсыбер сабыйларның күзләре начар күрә, шунлыктан әниләре йөрәк парәләрен укудан беркадәр чикләргә тырыша. Нәниләр исә бер-берсеннән берничек тә калышырга
 теләми. Аларның укыйсы, үзләрен көчле, талантлы укучы итеп танытасы, сау балаларныкы кебек аттестат алып,  дәүләтнең тигез хокуклы гражданы булып яшисе килә. Бу балаларның ихтыяр көченә үзебез дә шаккатабыз.
Дәрестән соң үзәктә дәвалау курслары башлана. Берәүләр ортопедка яки неврологка күренә, укол ясата, массажга йөри. Икенчеләре – дәвалау физкультурасында. Аеруча тоз мәгарәсендә сулышларын чистартып утырырга яраталар икән.
Мәктәп составына кергәннән соң, тернәкләндерү үзәгенең кадрлар составы  яңа белгечләр белән көчәйтелә. 10 нчы балалар сырхауханәсеннән табиблар, 14 нче музыка мәктәбеннән, «Олимп» балалар иҗаты үзәгеннән белгечләр чакыртыла. Үзәктә шашка-шахмат, җыр, театр түгәрәкләре ачыла. 97 «арбалы» сәнгать мәктәбенә йөри башлый. Адаптив спорт түгәрәгендә хоккей белән җенләнгән малайлардан һәм  кызлардан «Ак Барс» следж-хоккей  командасы оештырыла. Команда  чын хоккейчы осталар уйный торган «Ак Барс» хоккей стадионына тренировкага йөри. Мәктәпнең 8 нче «Ц» сыйныфы укучысы Даниэла Онегина Татарстан данын яклаучы «Ак Барс» җыелма следж-хоккей командасының капитаны хәтта. Каникуллар вакытында алар Түбән Новгород, Сочи кебек шәһәрләрдә яшәүче, үзләре кебек хоккейчы яшьтәшләре  белән очрашулар үткәрә. Әлбәттә, алар аяклары белән тимераякка баса алмый – арбалары кыска чаңгыга утыртылган.
Анельне зур сәхнә көтә
Өстәлнең аргы башында, шактый вакыт безнең әңгәмәгә кушылмыйча, ара-тирә янәшәсендәге ДЦПлы  үсмер белән пышылдап кына сүз алышып утырган ханымны мин   үз улы белән килгән укытучы дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Ул ханым  «2021 ел укытучысы» республика һөнәри осталык бәйгесенең «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар, инвалидлар белән эшләүче өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә җиңүче, 2021  елның «Мин булдырам! Чикләрсез иҗат» Бөтенроссия конкурсында – 2 нче урын, шулай ук быел «Вифлеем йолдызына юл» халыкара конкурсында да 2 нче урынны алган укытучы – балаларга өстәмә белем бирү педагогы Надежда Леонидовна Журкина икән. Янәшәсендә утырган егет... җырчы Салават Фәтхетдинов чакыруы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенең абруйлы түренә менгән «сәнгатькә тугрылык иясе» Анель Имамиев булып чыкты! Менә бу очрашу дисәң дә очрашу, җәмәгать. Баксаң, Надежда Леонидовна мәктәптә «Яшел тун» исемле театр түгәрәген җитәкли, Анель  исә 78 нче лицейда гына түгел, республикадагы бөтен инклюзив мәктәпләр арасында танылган артист булып санала икән. Менә бит дөньяга чыкмасаң, ил-җир күрмәсәң, Анель атлы булачак  артист үсеп килүен дә белми яшәрсең.
– Студиябез дә – инклюзив студия, – диде Надежда ханым, куйган хезмәтләренең нәтиҗәсе белән таныштырып. – Безнең түгәрәктә сәламәт балалар да катнаша. Рус һәм татар телләрендә уйныйбыз. Апрель аенда татар төркеме  – Хәй Вахитның «Кияүләр», рус төркеме Константин Сергеенконың «Прощай, овраг!»  спектаклен куйды. «Кияүләр»дә Анель үзен режиссёр буларак та сынады. 14 яшендә! (Афәрин, Анель энем!) Спектакльдә шулай ук аның яшьтәшләре – 9 нчыдан Карина Кайданова, Әмир Нуриев, Эльвина Федотова, 8 нчедән Хәния Гыйбадуллина сынау тотты. Театр сәхнәсе ул – баланың талантын ачык-лау һәм алга таба үз-үзен билгеләү урыны.
– Ә минемчә болай, – дип, кыюланып, әңгәмәгә Анель үзе кушылды.– Театрда уйнау ул – төрле ситуацияләрдә берничә тормышта яшәп карарга ярдәм итә һәм бу  үз чиратында яшәешне аңларга булыша. Тормыш дигәнең ачы тәҗрибәләрдән торган хакыйкать икән...
Анель киләчәктә мәктәп сәхнәсе белән генә тукталып калырга уйламый, күрәсең. Ул әнисе – артист  Ландыш Имамиева белән бергә К. Тинчурин театры сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасы һәм Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә уңышлы чыгыш ясарга өлгергән инде. Аның гитарада оста итеп уйнавын һәм моңлы итеп җырлавын да истә тотсак, алдагы елларда безне сәләтле артист иҗаты белән танышу көтүен чамаларга була. Яшь сәнгатькәрләрнең тәҗрибәле остазы Салават Фәтхетдинов аны  туг-
рылык иясе дип юкка гына атамагандыр. Халык артисты сәнгатькә тугрылык турында сүз алып барды, билгеле.
Инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны   сабыйларны махсус мәктәпләрдә дә, гомуми урта белем бирүче  уку йортларының аерым  һәм катнаш сыйныфларында да укыталар.  Татарстанда шушындый статусларга туры килгән 11 396 бала исәпләнә.
Татарстанда  52 интернат-мәктәп җиңеләйтелгән төп гомуми белем программасы нигезендә  укыту эшчәнлеге  алып бара (барлыгы – 7571 бала). Алар арасындагы  4 интернат-мәктәптә – күрмәүче яки начар күрүче, 37 интернат-мәктәптә – акылга зәгыйфь, 5 интернат-мәктәптә – ишетмәүче яки начар ишетүче, 4 есендә үзәк нерв системасы бозылу аркасында сәламәтлеге какшаган балалар укый.
Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ