Логотип Магариф уку
Цитата:

Декабрь аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.Совет полководецы, Советлар Союзы маршалы, дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий Жуковның  тууына 125 ел (1896–1974).Драматург Татарстанның атказанган сә...

1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
Совет полководецы, Советлар Союзы маршалы, дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий Жуковның  тууына 125 ел (1896–1974).
Драматург Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Әминовның тууына 100 ел (1921–1982).
Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Фәһимә Хисамованың тууына 85 ел (1936 –2018).
2 – Кинооператор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әмир Золондиновка 70 яшь.
Методист, педагог, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты Зәлфирә Җамалетдиновага 60 яшь.
3 – Халыкара инвалидлар көне.
Билгесез солдат көне.
Юристлар көне.
Язучы-прозаик Фәнил Мансуровның тууына 90 ел (1931–1995).
Актёр, Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачёвның тууына 65 ел (1956–2009).
4 – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел (1911–1986).
Әдәбият тәнкыйтьчесе, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәиз Зөлкарнәйнең тууына 70 ел (1951–1997).
5 – Халыкара икътисади һәм социаль үсеш өчен көрәшүчеләр көне.
Волонтёрлар көне.
6 – Мәгърифәтче, дин галиме, фикер иясе Габденнасыйр Курсавиның тууына 245 ел (1776–1812).
7 – Халыкара гражданнар оборонасы көне.
Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Фирдәүс Гарипованың тууына 80 ел (1941–2014).
9 – Ватан геройлары көне.
Техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Фоат Гарифуллинга 85 яшь.
10 – Халыкара кеше хокуклары көне.
Бөтендөнья футбол көне.
Швециядә Нобель премиясе тапшырыла башлаганга 120 ел (1901).
Рус поэзиясе классигы, язучы. публицист Николай Некрасовның тууына 200 ел (1821–1878).
11 –  Рус фәлсәфәчесе, публицист Георгий Плехановның тууына165 ел (1856–1918).
Җырчы, Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зиннур Нурмөхәммәтовның тууына 80 ел (1941–2003).
12 – Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Рус язучысы, тарихчы, тәрҗемәче, нашир Николай Карамзинның тууына 255 ел (1766–1826).
13 – Язучы, тәрҗемәче, Г.державин исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Сабировка 70 яшь.
14 – Сәүдә даһие, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтвәли Мәңгәрнең тууына 130 ел (1891–1978).
Шагыйрь Cирин Батыршинның тууына 125 ел (1896–1970).
Шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел (1946–2021).
Телче галим, филология фәннәре кандидаты Николай Максимовка 65 яшь.
15 – Россиядә һөнәри вазифаларын башкарганда һәлак булган журналистларны искә алу көне.
Шагыйрь Cириннең тууына 125 ел (1896–1970).
Язучы, тәнкыйтьче-публицист, җәмәгать эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тууына 120 ел (1901–1957).
Шагыйрә Гөлзадә Әхтәмовага 80 яшь.
Актёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга 75 яшь.
17 – Шагыйрь Зыя Мансурның тууына 105 ел (1916–1965).
Шагыйрә, дәүләт хезмәткәре. журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Таңчулпанга 55 яшь.
18 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мария Неменко-Бабковскаяның тууына 110 ел (1911–1994).
Театр һәм кино актёры, клоун, СССРның халык артисты Юрий Никулинның тууына 100 ел (1921–1997).
Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Альтер (Алексей) Литвинга 90 яшь.
Актёр, Татарстанның халык артисты Михаил Миркушинга 60 яшь.
19 – Халыкара ярлыларга ярдәм итү көне.
21 – Хәрби начальник, Советлар Союзы һәм Польша маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Константин Рокоссовскийның тууына 125 ел (1896–1968).
Актриса, Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманованың тууына 80 ел (1941–2011).
Проектлаучы рәссам, монументаль сәнгать остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ивановның тууына 75 ел (1946–2012).
22 – Энергетиклар көне.
График, рәссам, китаплар бизәүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдиновка 75 яшь.
24 – Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
Рус совет язучысы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Александр Фадеевның тууына 120 ел (1901–1956).
Шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Нуриның тууына 100 ел (1921–1994).
Җырчы, кино актёры Дима Биланга 40 яшь.
25 – Мәгариф ветераны, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиевкә 85 яшь.
Язучы-прозаик, журналист Фирдәвес Зарифка 60 яшь.
26 – Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идеал Ишбүләковның тууына 95 ел (1926–1998).
Язучы, публицист Әхәт Сафиуллинга 85 яшь.
27 – Россиядә коткаручылар көне.
Мәгърифәтче, татар-башкорт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел (1831–1895).
28 – Микробиолог, эпидемиолог Даниил Заболотныйның тууына 155 ел (1866–1929).
Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел (1911–1979).
29 – Язучы, тәрҗемәче Садри Җәлалның тууына 130 ел (1891–1943).
Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, тел галиме, язучы Галимҗан Шәрәфнең тууына 125 ел (1896–1950).
30 – Тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, педагог, филология фәннәре кандидаты Галия Хантимерованың тууына 100 ел (1921–2012).
31 – Шагыйрь Шамил Гәрәйнең тууына 105 ел (1916–1946).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ