Логотип Магариф уку
Цитата:

Декрет ялын озайту укытучыга файдагамы? Директор фикере

Россия депутатлары бала караган өчен пособие түләүне җиде яшькә кадәр озайту турындагы закон проекты өстендә эшли. Әлеге башлангыч Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралачак, дип көтелә. Сабыен бала...

Россия депутатлары бала караган өчен пособие түләүне җиде яшькә кадәр озайту турындагы закон проекты өстендә эшли. Әлеге башлангыч Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралачак, дип көтелә. Сабыен балалар бакчасында урнаштырырга урын булмаган очракта гаиләгә өч яшьтән алып җиде яшькәчә айга 3 мең сум күләмендә түләү каралачак.


Декрет ялын озайту укытучыга файдагамы? «Мәгариф» әлеге сорау белән  Казандагы Ш.Мәрҗани ис. 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинага мөрәҗәгать итте.  2-0


«Укытучы ул декрет ялында 7 ел түгел, хәзерге законнар буенча 3 ел булганда  да, эшкә артта калып чыга. Күп очракта хәзер укытучылар икенче, өченче балаларын табып яңадан мәктәпкә әйләнеп кайталар, чыннан да бу педагогларның һөнәри компетенцияләренә бик каты тәэсир итә. Квалификациясен укытучы, нигездә, югалтып чыга. Минемчә, бу очрак педагогик кадрлар әзерләү сәясәтенең бик кечкенә процентын тәшкил итә. Гомумән, кадрлар сәясәтен төзек, системалы итеп корырга кирәк. Әгәр ил өчен укытучы кадрлар сәясәте мөһим мәсьәлә икән, бәлки бу очракта укытучы кешенең баласын льготалы чиратка кую мәсьәләсен карарлар», - дип белдерде Камәрия Зиннур кызы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ