Дус дошманга әйләнсә

Октябрь башында фейсбук челтәренә куелган бер фото мизгел эчендә хәтер төпкелендә ятып  калган истәлекләрне кубарып атты.  Күз салуга имәнеп киттем – фотога көнкүреш калдыклары  салына торган бакларда яткан китап өемнәре төшерелгән иде.

Икмәк беренчелме, китапмы?

Бу хәл безнең яшьлектә кылынса, җинаятькә саналыр иде.   Матбугатта аяк астында икмәк кисәкләре аунаганнан җаннары әрнегән укучыларның язмалары дөнья күргәнгә  кайчан гына иде әле. Күп рәнҗеттеләр инде ул ипекәйне.  Чират әкренләп китапка да җитте микәнни инде? Үсмер чагымда, әти белән әнинең    кунакка баргач, мәҗлес хуҗаларының өстәл аяклары астына китап кыстыруларын күреп шаккатып кайтканнарын  хәтерлим әле.Бик нәфрәтләнеп сүз алышканнар иде. Үз башымнан узганы болайрак булды. Кичкырын өстәл читендә китап укып утырганда,  укырга җайлы булсынга дип, китапны әни яңа гына кибеттән алып кайткан ипигә сөяп куйган идем. Моны күреп алган әни миңа шундук  кисәтү ясады. Әмма  шунда әтинең беренче тапкыр әнинең сүзен хупламавын ишеттем. «Китап икмәктән өстенрәк», – диде ул шулвакыт. Әлбәттә,  бу сүзен  ул мине яклаудан әйтмәгәндер. Әмма аның халык әйтеме кебек яңгыраган шушы зирәк сүзе гомергә хәтеремдә уелды, дәһшәтле сугыш чоры һәм аннан соңгы ачлык еллар авырлыгын үз җилкәсендә  татыган әниемнең икмәкне яклап әйткән сүзләре  дә бөтен гомеремә сабак булып калды.

Үсә төшкәч,  без, өйдәге балалар, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның «Китап» дигән шигырен изге Коръәнне күз алдында тотып язганлыгын белдек. Халыкның гасырлар буе мәгърифәткә,  аң-белемгә тартылуы аның нәкъ менә китапны һәрвакыт бөтен нәрсәдән өстен күрүенә килеп бәйләнгән. Югыйсә Кол Галинең 1233 елларда язылган «Кыйссаи Йосыф» китабы, татар халкының «Идегәй» героик-эпик шигъри дастаны, кара баганалы гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр исән-имин килеп ирешер идемени? Татар китабының тарихы шуңа да тузга, тирегә язылган гасырлар белән исәпләнәдер.

Хәвефле заман

Чүп савытындагы китап өемнәрен күргәч туган уйларымнан арынгач, фоторәсем астында Интернет челтәре аша йөрәк әрнеткеч  күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен даими белдереп барган галимә Миләүшә Хәбетдинова язган сүзләргә күзем төште: «Китапларга урын булмаган нинди хәвефле заманда яшәргә калдык. Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләре 0,5 сәгатькә калдырылган. Күп укытучылар татар теле дәресләрен генә алып бара. Әдәбият дәресләреннән тормыш үзе сабак  бирә. Әлеге хакыйкать белән исәп-
ләшергә теләмәсәк тә,  үзебезнең дә шушы җәмгыятькә лаек булуыбызны танырга кирәк».

Миләүшә ханымның иртәгесе көнебезгә, киләчәгебезгә хөкем карары чыгаргандай язылган  бу юлларын укуы кемгә дә авыр тоелыр. Әйе, хәвефле заманда яшибез. Минем дә, китапка кадер-хөрмәт ташып торган чакта яшәгән кеше буларак,  кан тамырларым буйлап энә йөргәндәй булды. Хәзер менә үземне китапны чүплеккә аткан билгесез фатир хуҗалары урынына куеп уйлап утырам. Дөнья әдәбияты классигы Александр Дюма әсәрләрен, ЖЗЛ сериясендә басылган томнарны чүплек башына өеп кую уе бары тик бүгенге заман «геройларының» башына гына килергә мөмкиндер.  Әмма акыл кабул итмәслек мондый җинаятьчел адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткән соң аларны?  Бу бәһасез хәзинәне йорт хуҗасы кайчандыр, санаулы хезмәт хакына, бик тә кирәкле әйберен читкә куеп, берәмтекләп сатып алган бит. Безнең кебек,  әсәрләренең героиняларына гашыйк булып та йөргәндер. Әнә шулай туплый торгач, аның өй китап-
ханәсе барлыкка килгән. Фатирында китапханәсе булган затларның шәһәрнең күренекле шәхесләре арасында бик тә абруй, гыйлем иясе булып саналган еллар бар иде.

Фатир хуҗасы якты дөньяда бөтенләй үк юктыр инде, чөнки яшьлегендә үз куллары белән сөенә-сөенә җыйган китапларны берәүнең  дә урамга чыгарып атарга кулы бармас иде. Яшьлектә моңарга охшаш хәл белән үземнең дә очрашканым булды. Өстәмә акча юнәтү максаты белән, төп хезмәтемнән тыш, дворник булып эшләп алган еллар иде. Беркөнне ЖКУ  тарафыннан безгә кайсыдыр каттагы  баскыч мәйданчыгында торган бер сандыкны ватып, подъезд каршына өеп куярга кушылды. Бизәкле сандыкның заманында улы янында яшәгән авыл әбисенеке булуы күренеп тора. Әби үлеп киткәч, сандык бәрәңге саклый торган әрҗәгә әйләнгән. Еллар узып, фатир оныклар кулына калгач,  сандыкның бөтенләй кирәге беткән. Чүп савытындагы китапларның язмышы да әби сандыгыныкына ике тамчы су кебек охшаган иде. Фотода чалынган китаплар арасында татар авторлары  күренмәве дә күңелгә тынычлык өстәмәде – фикерләрем белән уртаклашу өчен фейсбукта күңелне айкаган юлларның авторы,  танылган галимә, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова белән элемтәгә керми булдыра алмадым.

Китапта да кеше язмышы

– Китап турында көне буе сөйләшеп утырсак та, сүзебез бетмәскә мөмкин, –дип башлады сүзен милләтпәрвәр ханым. – Шуның өчен, әйдәгез, әңгәмәбезне гади генә мисалларга корып  алып барыйк.

Язга аяк басуга, һәркайсыбыз үзенең рухын басып торган киеренкелектән котылу һәм, әлбәттә, тузаннан, искелектән арыну өчен, кисәк кенә фатирына үзгәреш-
ләр кертергә тотына. Хәзерге яшьләр иң элек фатирны модасы чыккан иске киемнәрдән, шкафлардан чистартырга тырыша. Аеруча китап шкафларын тузан җыю, бума чир тарату чыганагы итеп күрә. Таҗлы вирус таралуы да моңа үз өлешен кертми калмады. Хәзер түргә Европа таләпләре буенча эшләнгән кечкенә генә пыяла шкафка  савыт-саба сервисы тезәләр, өске киштәсенә мода өчен Коръән һәм бер-ике төрле калын сүзлек, энциклопедик  китап урнаштыралар да –
 бетте китте вәссәлам! Шулай, моңарчы авыл өендәге ак мич кебек, йорт матурлыгы, йорт иминлеге булып торган 4–5 мең китаплы өй китапханәсенә фатирдан сөрелү, юкка чыгу куркынычы килеп туды. Ярый ла, яннарында кайчандыр ул рухи байлыкны туплаган әти-әниләр исән булса! Алар ничек тә бу бәрәкәтнең юкка чыгуына юл куймас, әкрен  генә бакча йортына ташый башлар, таныш-белешләренә таратыр иде. Әмма өлкәннәрнең якты дөньядан киткән булулары да мөмкин бит. Мондый очракта йортта китапка урын бетә, ә яшьләр аның язмышын бик тиз хәл итә. Сез аларның нәрсә көткәнен челтәргә урнаштырылган фотодан үзегез үк күргәнсез. Югыйсә йортны китаптан арындырырга теләгәндә дә, аларны мәктәп яки район китапханәсенә илтеп тапшыра алган булырлар иде.

…Миләүшә ханым сөйләгәндә, бер таныш китап сөюченең мәктәпкә өй китапханәсен тапшыра алмый йөрүе хәтеремә төште. «Китап белән эш итүнең дә үз кануннары бар, – дигән иде ул. – Син китергән китапларны мәктәп бухгалтеры нинди керемгә язып куйсын? Мәктәп китапханәсендә ничә китап барлыгы КРУга (контроль-ревизия идарәсе. – И.Н.) мәгълүм, һәр китап тамгалы. Китапханәчегә дә шул күләм буенча түләнә, аларны бушка кем карап торыр,  артык мәйданнар өчен кем түләр, синекеләр баланста юк ич, тикшерү килсә, китапханәче ничек җавап бирер? Урамга ыргытырга ярамый, вокзал, ресторан китап-
ханәләренә алырга ярамый, хәзер үк штрафка тартачаклар. Иң яхшысы, өеңдә тоту инде. Нинди илдә яшәгәнеңне беләсеңдер ич».

Дус дошманга әйләнсә

Китапка мөнәсәбәтнең үзгәрүенә, һичшиксез, илдәге компьютерлашу шаукымының йогынтысы көчле. Бер-бер артлы теләсә нинди шартларда – юлда, мунчада, балык тотканда эшли алырлык ноутбуклар, планшетлар пәйда булды. Ул яшьләрчә кызу адымнар белән турыдан-туры студентлар, мәктәп укучылары белем алган уку йортларына килеп керде. Алардан агылган мәгълүмат ташкыны аяктан екты,   чөнки бу яңалыкка  алар рухи яктан әзер түгел иде. Мәгълүматларның бирелеше дә моңарчы күрелмәгәнчә кыска, аңлаешлы һәм укырга да кызыклы бит. Шуңа да яшьләр яңа гасыр тудырган нанотехнология җимешен бик тиз кабул итте. Гаджетлар аларның аерылмас дустына әйләнде. 

– Компьютерлашу башланганнан соң, без укып үскән китаплар белән планшетлардагы китаплар арасында өзеклек туды, – диде миңа бу уңайдан Миләүшә ханым. –
 Цифрлаштыру китапханәләргә соңлап килеп керде, китапларны цифрлаштыру технологиясе ярдәмендә электрон китапларга әйләндерү менә хәзер генә башланды. Алар планшетка кергәнче, Интернет яшьләр мәхәббәтен яулап өлгерде, ә яшьләр исә андагы бөтен идеясез, мәгънәсез язмаларны үзенә сеңдерде. Хәзер алар Интернеттагы бөтен кирәкле-кирәксез мәгълүматларны рәттән укып бара. Мисалга, улларымны китерә алам. Олы улыма бакчага йөрү эләкмәде. Җәйләрен авылда, дәү әниләрендә яшәү бәхетен татыгач,  бәләкәйдән табигатьне, авылны, аның ихлас күңелле, тырыш   кешеләрен яратып, туган  телнең тәмен белеп үсте. Шуның нәтиҗәсе буларак, кечкенәдән китап укырга яратты. Ә менә кече улым – балалар бакчасы җимеше. Ул детсад тәрбиясенең бөтен баскычларын узды. Бәләкәй чагыннан кулында планшет йөртте.  Ә бакчада әзер образлар белән эш итәләр, геройларны визуаль контент ярдәмендә  таныштыралар. Әйтик, беренче сәгатьтә –
 үрдәк, каз рәсеме, икенчесендә – аю, бүре. Бар да бар төсле, әмма  балалар аңында  … картина юк, сурәтләү җитми. Алар аңындагы үрдәк образы сазлык өсләреннән очып йөрми, казлары бәбкәләр үстерми,  бакалар сайрамый. Кайбер ата-аналар, саруларын кайтнатмас өчен, сабыйларына тизрәк телефон алып бирәләр, аның белән эш итә белергә өйрәнүләренә куанычлары эчләренә сыймый. Әмма, ни аяныч, бу – техник хәтер генә, телефон баланың техник хәтерен генә үстерә.  Интеллектуаль  хәтерне исә бары тик китап кына уятырга мөмкин. Баланың хәтерен уяту өчен, аның телен үстерергә, аның белән туган телдә даими аралашып, сөйләшеп торырга  кирәк. Баланы китап укырга өйрәтү бик зур көч, хезмәт таләп итә.

Хәтәр авыру

Китап укудан бизү,  һаман вакыт тарлыктан зарлану, хроник ялкаулык үзенең җимешләрен дә бирә башлаган инде. Соңгы елларда балалар арасында деменция чире барлыкка килү шуның нәтиҗәсе, диләр. Нәрсә соң ул деменция? Яшь организм буларак, бала көн саен уңай якка үсә, үзгәрә барырга тиеш югыйсә. Әлеге борчулы соравымны Миләүшә ханым белән дә уртаклаштым.

– Бу хакта әйтергә дә куркыныч инде, – дип сөйләп китте Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы. – Деменция – бик хәтәр авыру,  дөньяны танып белүдән туктау нәтиҗәсендә барлыкка килгән  акыл зәгыйфьлеге. Кеше  укудан туктаса, фикер йөртүдән дә туктый. Бу  сүзне заманында акыл иясе Дидро әйтеп калдырган. Хәзер ул өлкәннәр арасында да, балаларда да очрый. Балаларда мондый чир аның белән аралашудан туктаганнан соң  башлана. Сабыйның үсешен үзагымына куйсаң, сөйләшергә, укырга өйрәтмәсәң, аның атна саен, көн саен сүзлек запасы кими, ул үз эченә бикләнә. Шуңа күрә гаиләдә бәләкәчләргә китап уку, аларга көн дә яңа сүзләр өйрәтү әти-әнинең яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш. Өлкәннәрнең дә кул астында һәрвакыт укый башлаган үз китабы булу зарур. Телевизордан һәрдаим «ике каптырмалы», примитив сюжетка корылган кино карау, гомумән, кешенең зәвыгын киметә. Ял көннәрен гаилә белән бергәләп табигатьтә уздыруга ни җитә. Күңелдәге милли хисләрне уяту, уянганнарын көчәйтү, ныгыту өчен татар гаиләсенә аена бер тапкыр театрга барып кайту да кирәкле шәйдер. Аеруча мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрен укыту атнасына ярты сәгатькә калдырылган заманда.

Миләүшә ханым белән сүзебез гел татар китабының гасырлар дәвамында милләтебезне саклап калуда һәм үстерүдә зур роль уйнавы һәм әле дә шушы изге юлда иң кыйммәтле рухи хәзинә булып калуы хакында барды. Китап турындагы уйларым мине милләт җанлы  ханым белән саубуллашып, өемә кайтканда да артымнан озата барды.

Өемә кайткач, үзем дә ирексездән язу бүлмәмдәге китапханәм янына килеп бастым. Никадәрле охшаш бу китап кеше гомере белән! Кеше кебек бәяләр дә алалар, кагылалар, сугылалар да, хәтта беркөнне яшәгән йортларыннан урамга да сөреләләр. Әмма барыбер кеше күңеле китапсыз яши алмый. Чөнки  яшәү матурлыгы галиҗәнап Китап сәхифәләрендә саклана. Икеләнсәгез, тагын бер кат бөек Тукаебызның «Китап» шигыренә мөрәҗәгать итегез.

Ирек НИГЪМӘТИ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.