Логотип Магариф уку
Цитата:

«Дусайлар, кайсыгыз ат җигеп килде анда?»

     Мин инде күптәннән Кукмара шәһәрендә яшим. Җае чыкканда туган авылым Ятмас–Дусайга да кайтырга тырышам. Заманында «Нәбиулла тыкрыгы» дип аталган кечкенә генә урамына килеп керүгә,...

     Мин инде күптәннән Кукмара шәһәрендә яшим. Җае чыкканда туган авылым Ятмас–Дусайга да кайтырга тырышам. Заманында «Нәбиулла тыкрыгы» дип аталган кечкенә генә урамына килеп керүгә, үзенә күрә бер истәлекләргә чумганыңны сизми дә каласың. Чирәмле урамнарда ялантәпи йөгереп йөргән бала вакытлар искә төшә... Читтән кайткан авылдашлар гадәттә бала чакларында калган эзләрне табарга тырышалар. Авылга кайткан саен, мине дә шушы тыкрыкта, 1950 еллар тирәсендә салынган Нәбиулла бабаемның мәһабәт келәте «каршы ала». Каяндыр келәт почмагыннан: «Исән - сау гына кайтып җиттеңме улым?» – дигән, бабамның да тавышы ишетелгән кебек була... Әйе, бу келәтне күргән саен истәлекләргә чумам...

     Без кечкенә вакытларда бу келәтнең урам як почмагында дегет чиләге эленеп тора иде. Дегетне инде уфалла арбасының, ат арбаларының күчәрләрен майларга кулланалар иде ул вакытларда. Шулай ук сыерларның, атларның тиреләре җәрәхәтләнгән вакытларда, иң шәп дару, мазь булып торды ул дегет. Элеккеге вакытларда, язгы – көзге пычракларда безгә күн итек киеп йөрергә дә туры килде әле. Бутый ише аяк киемнәренең яңа чыга башлаган вакытлары булгач, алары безгә бик тәтемәгәндер инде. Күн итеккә су үтә башласа, бабай аны дегет белән майлап куя да, эшләр хутка китә, аяк гел корыда йөри, «җан рәхәте» инде менә....Тик менә дегетнең үзенә күрә бер «ябышкак» исен генә борын бик ошатып бетерми, ләкин нишлисең, заманасы шундый, ияләшәбез инде ул искә дә.
     Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5 сыйныфка Нырты урта мәктәбенә йөреп укый башладык. Безнең авылда бу авылны электә, хәзердә  «Нырты совхозы», яки кыскартып «Совхоз» дип кенә йөртәләр. Шулай 1972 елның март айлары булса кирәк, аяк астына инде су чыга башлаган вакыт иде. Без икенче сменада укыйбыз, интернатта торабыз, өйне сагынабыз. Шимбә җитүгә башлар инде үзеннән – үзе Ятмас ­Дусай ягына борыла, сыйныфта без Ятмас Дусай малайлары бер тирәдәрәк утырабыз. Дәрес бетүгә, тизрәк авылга таярга дигән теләк бик көчле бит инде. Шуңа күрә күн итекләрне дә киеп куябыз. Ахыргы дәрес җыр дәресе була иде. Җыр дәресен яратабыз, чөнки укытучысы – шәп кеше. Пасыев Семён абый укытты безне җырдан. Ул җор телле, шаян күңелле, бик пөхтә, матур кеше иде. Аның баянда уйнаганын, җырлаганын бик ярата идек. Минем бу вакытларда гармун кычкыртып йөргән вакытлар. Берәүләр космоска менәргә хыялланса, минем төп максат ничек булса да Семён абзый кебек, баянда уйнарга өйрәнү иде. Шулай матур гына җырлап утырганда, Семен абзый уйнавыннан туктады да, борын тишекләрен киңәйтеп, иснәнеп алды, йөзен чытып, без утырган якка карап: “Дусайлар, кайсыгыз ат җигеп килде анда?” – дип сорап куйды. Без башта бу сүзләрнең мәгънәсен аңламадык. Әзрәк торгач, минем башка барып җитте, ләкин соң иде инде. Мин җырлап утырганда, кызып китеп, дегет белән яхшылап майланган күн итекләрне кигән аякларымны парта алдына чыгарып куйганмын, җитмәсә, беренче рәттә утырам. Сыйныфка дегет исе таралган булган икән...
     Авылга кайткач, келәтне күрүгә дегет чиләге искә төшә, борынны кытыклап дегет исе килгән кебек була. Күз алдына, авызын ерган Семён абзыйның: «Дусайлар, кайсыгыз ат җигеп килде анда?» – дигән сүзләре, мине ялан тәпиле балачагыма алып кайта...
 
                                                                                                                              Расил  НӘБИЕВ

                                                                                                                         Ветеран укытучы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ