Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ ныклы күзәтү астында уза

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 96 нчы Казан гимназиясендә узган матбугат очрашуында  рус теле буенча БДИ узачак барлык аудиторияләрдә һәм ППЭ штабында онлайн-күзәтү оештырылуы турынд...

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 96 нчы Казан гимназиясендә узган матбугат очрашуында  рус теле буенча БДИ узачак барлык аудиторияләрдә һәм ППЭ штабында онлайн-күзәтү оештырылуы турында хәбәр итте. 
«Һәр аудиториядә икешәр камера урнаштырылган. «Смотри.ЕГЭ» дигән портал  аша федераль җәмәгатьчелек күзәтүчеләре күзәтә. Безнең  республикада ситуацион үзәк бар. Анда да безнең студентлар хәлләрне күзәтәләр. Теләсә кайсы районда, Казанда, Чирмешәндә, Чаллыда без имтихан тапшыручы һәр укучының барысын да беләбез. Аларның һәрберсенең  исемен Мәскәүдә дә беләләр», – әйтте министр.
 БДИ үткәрү пунктларында 752 җәмәгать күзәтүчесе эшли, һәр пунктта икешәр кеше икән.
Һадиуллин бу сүзләргә өстәп тагы шуны әйтте: «БДИ үткәрү пунктларында һәм мәктәпләрдә психологик хәл дустанә һәм тыныч. Аудиторияләрдә хезмәткәрләр, ә аудиториядән читтә дежурлар тора. Һәм алар барысы да үз бурычларын үтәүдә җаваплы».
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ